Киң күңелле китапханәчеләр

Киң күңелле китапханәчеләр

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгәллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә. ( Г.Тукай )

Бөек Тукаебызның бу юлларын искә алуымның сәбәбе шул: китап яраткан балалар һичкайчан да кыек юлларга кереп китмәсләр. Һәрбер баланың яшенә карап, язучыларыбыз алар өчен махсус китаплар язалар. Бар китапларның кызыклары, мавыктыргычлары, әкренләп-әкренләп, олы тормышка юл күрсәтүчеләре. Тәүге тапкыр кыяр-кыймас кына беренче сыйныф баласы китапханә ишеген ачып кергәндә китапханәче апасы елмаеп каршы алса, бу баланың инде өченче йорты шул була. Беренчесе туган йорты, икенчесе мәктәп, өченчесе китапханә. Бу йортның ишеген ул яшьлегендә генә түгел, тирән картлыгында да ачып керер. Яшьлегендә укыган китапларын кабат-кабат барлар, кулына алып укыр. Яшьлек елларын искә алып, тәүге тапкыр каршы алган китапханәче апасын искә төшереп елмаеп куяр. Бар бит әле шундый шәфкатьле, ягымлы китапханәчеләребез. Казаныбызның Кутузов урамындагы 17нче «А» йортта урнашкан 14нче китапханәнең хезмәткәрләре турында берничә сүз әйтеп китмәкче булам. Җитәкчеләре Әмирова Надежда Илдар кызы 1986нчы елдан бирле китапханәдә эшли. 1991нче елны мәдәният институтын тәмамлый. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, хәзерге компьютер-ноутбуклар заманында балалар гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә белем йортына юлларын онытмасыннар өчен армый-талмый төрле чаралар үткәрә. Олыларны чәй өстәле артына җыеп үткәннәрне искә алалар, үзләренең шигырьләрен укыйлар, мәктәп балалары алдында чыгышлар ясыйлар.

Фәйзрахманова Гүзәл Сәхип кызы да 1986нчы елда китапханәче булып эшен башлап җибәрә, 1998нче елны мәдәният институтын тәмамлый. Китапханә ишеген ачып керүчеләрне елмаеп каршы ала, кирәкле китапларын, киңәшләрен биреп, елмаеп озатып кала. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгының рәхмәт хатына лаек була.

Гайнетинова Алсу Фәрхулла кызы 14нче китапханә ишеген тәүге тапкыр 1986нчы елны ачып керә, 1994нче елны КДУның филология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә баш китапханәче булып эшли. Никифорова Диләрә Наил кызы 2012нче елдан балалар бүлегендә армый-талмый хезмәт итә. Якын тирәдәге мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә тора. Тукай-Пушкин дәресләрен, Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары белән очрашулар һәм башка чараларны даими үткәреп торалар.

Август аенда, башкалабыз Казанның туган көнен билгеләп үткәндә, әлеге өч китапханәченең дә 14нче китапханәдә эшли башлауларына 30 ел була. Чын мәгънәсендә юбилей елы алар өчен. Киләчәктә дә аларның бу фидакарь хезмәтләрендә уңышлар теләп каласы килә.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии