Бәхет акчада түгел

Бәхет акчада түгел

Быелгы җәй айлары безнең гаилә өчен вакыйгаларга бик бай булды. Башта бабаларыбыз кулак калдыклары диеп 1931нче елда куылган Магнитогорск каласына барып кайттык. Анда без хәзер дә шунда яшәп ятучы иң олы апабызның хәлен белдек. Карт бабабыз белән әбиебез яшәгән җирләрне күреп, шул җирләрдән туган якларына кайта алмыйча, мәңгелек йортка күчкән туганнарыбызның каберлекләрен зыярәт кылып кайттык.

«Үз илемдә ямьле минем бәрәңге бакчасы да», – диеп юл буенча җырлый-җырлый үзебезнең Татарстан җиренә кайтып җиттек. Үзебезнең Яр Чаллы каласының чисталыгына, матурлыгына бер җирдә дә алмаш булмавына тагын бер кат инандык.

Икенче вакыйга, ничә еллар хыялланып йөреп тә, финанс мәсьәләләре аркасында бара алмаган Ижау шәһәренә бару насыйп булды. Кечкенә улым Айрат Габдрахманов Русия күләмендә үткәрелгән брейк-данс фестиваленә барып чыгыш ясап кайтты. Әтисе белән утырып сөйләштек тә: « ул беркайчан җитмәс», – дип баланы юлга озаттык.

Өченче бер вакыйгага илткән юлны быелның март аеннан ук башлап язасы килә. Дөресрәге, ул марттан гына түгел, безнең гаилә тормышы белән бик күп еллар үрелеп килә иде инде. Ирем Әбүзәр Таһир улы Габдрахманов 1984-1986 елларда ерак Әфган җирләрендә хәрби бурычын үтәгән. Менә шунда хезмәт иткән чакта аның үз туганыдай якын дусты Таҗикстан егете Илсур Муллахмәтов булган.

Кышкы озын кичләрдә без әкрен генә балалар белән ирем Әбүзәр кырыена сыенабыз да аның истәлекләрен әкрен-әкрен генә күңеле түреннән тарта башлыйбыз. Менә шундый кичләрдә ул безгә шушы Илсур турында бик күп истәлекләр сөйләде. Алар башта Украинада укуда бергә булган. Аннан соң Илсурны каядыр күчергәннәр, ә Әбүзәр Грузиянең Тель-авив шәһәренә күчкән. Шуннан соң алар аерылышкан.

1985 елның октябрь ае. Әбүзәрләр Әфганстаннан Кандагар шәһәренә хезмәтен дәвам итәргә кертелә. Менә шунда аларның Илсур белән дуслыклары тагын да ныгый. «Ашханәгә ашарга барганда карасам, икенче бер рәттә тигез атлап Илсур бара. Шул вакытта, уставны бозып булса да, мин аңа кычкырып эндәштем һәм без башка аерылышмадык», – диеп искә ала Әбүзәр. Әфганстанда ике-өч ай хезмәт иткәннән соң аларның юллары тагын аерыла. Чөнки Илсурны башка җиргә күчерәләр. Аерылышкан чагында алар армия сафларыннан кайткач та аралашырга сүз куешкан була, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында алар арасындагы җеп өзелә.

Менә шундый кискен шартларда тагын да ныгыган дуслык бүгенгесе көнгә кадәр дәвам итә. Без берничә кат, Илсурның бездә булган адресы буенча хат яздык, ләкин алар кире кайтты. Заманалар үзгәреп һәрбер йортка интернет кергәч, Илсурны эзләп табу теләгебез тагын да ныграк артты. Без балалар белән, Әбүзәргә әйтмичә генә, интернет челтәреннән Илсурны эзли башладык. Ниһаять шушы елның февралендә без башта аларның командирларын, ә соңрак март аенда Илсурның үзен дә эзләп таптык. Алар арасында элеккеге дуслык яңадан яңарып, бер-берсе белән хат алышулар башланды.

Шул хатларның берсендә, Илсур, Тольятти шәһәреннән, Әлмәт аркылы, Сәет авылына кыска юлны сорады. Ә мин аңа, аны-моны уйламыйча гына, бик белдекле кеше сыман, юлны аңлатып яздым. Һәм менә августның иң матур көннәренең берсендә, Ураза гаете алдыннан, алдан әйтми-нитми генә, Илсур белән аның хатыны Рәмзия килеп кермәсенме?! Кич утырып уйлашканнар да, шимбә-якшәмбегә безгә килергә исәпләп, юлга чыгып киткәннәр. Шулай итеп, 26 елдан соң, ерак Әфган җирләрендә иңне-иңгә куеп хезмәт иткән дуслар табышты. Бу мизгелләрнең алар өчен генә түгел, ә гаиләләребезнең башка кешеләре өчен дә нинди дулкынландыргыч икәнлеген әйтеп аңлатып булмый.

Бик кыска вакытка килгәнгә, без аларга Яр Чаллы каласының матурлыгын күрсәтә алмадык, ләкин районыбызның һәм Әфганстан җирендә хезмәт иткән һәр кешенең горурлыгы булган «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музеена экскурсиягә бардык менә! Анда безне, тыгыз эш вакыты булуга карамастан, музей каршында эшләп килүче «Гиндукуш» хәрби-патриотик клубының оештыручысы Айбулат Мөнир улы Якупов белән Нәкыйп абый Хафизовлар каршы алды. Музейдагы экспонатларны карап, төрле истәлекле вакыйгаларны искә төшереп утыра торгач, кыска гына җәйге төннең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Кунакларга безнең музей бик ошады. Алар безнең музейның тоткасы булган биш әфганлы һәм аларның гаиләләре арасында булган дуслыкка бик сокланды.

Ә мин, үз чиратымда, Әбүзәр белән Илсур арасында булган ниндидер күренмәс җепләрнең бик нык булуына музейда йөргән вакытта кат-кат инандым. Инде хәзер кабаттан югалышмаска сүз куешып иске-яңа дуслар аерылышты. Безне гаиләбез белән үзләрендә кунакка көтәбез диеп кайтып киттеләр.

Тукай районы, Сәет авылы.

Айсылу ГАБДРАХМАНОВА, авыл клубы мөдире.

акчада түгел , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии