«Үз хезмәтебез өчен бер тиен акча алган булмады»

«Үз хезмәтебез өчен бер тиен акча алган булмады»

Аның күзе телефон экранына төбәлгән: дикъкать белән нидер эзли. Тапты ахры – күзләре көлә. «Хәерле көн!» – дип авызымны ачам дигәндә генә, аның телефоны телгә килә: «Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал, җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр...». Мине күреп, ахры, телефонын алып куярга ашыга һәм:

– Нәкъ шушы моң һәм җыр турында сөйләячәкбез, – ди ул.

Әлеге кызыклы әңгәмәдәшем – Әнвәр абый Гыйниятуллин. Көр сүзле, калын тавышлы абый. «Концертмейстер» дип атый үзен. «Гөлҗамал» ансамблендә баянчы булып йөри икән. «Җырчы гына түгел, баянчы да җырның һәр сүзен йөрәге аша үткәрә белергә, таштай катып тормаска тиеш», – ди ул.

«Гөлҗамал» ансамбле турында, бәлки, ишетеп беләсездер. Күпләрегезгә аның белән танышу бәхете дә елмайгандыр. Алар – татар халык җырларын ничек бар, шулай башкаручылар. Үзләре шулай ди. Бернинди «минусовка», «фонограмма» дигән төшенчәләрне белми үзләре. «Чын татар җыры бары тик тере тавышка гына башкарылырга тиеш», – дигән фикердә алар. Шуңа күрә дә оста баянчы Әнвәр абый һәм ансамбльнең анасы – Казан шәһәре, Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасы рәисе, «Гөлҗамал» фольклор ансамбленең җитәкчесе Фәрзәнә апа Кулеева белән татар моңы турында сөйләштек.

***

– Татар кешесе үзенең шатлыгын да, кайгысын да җырына, моңына салган. Нинди генә татар халык җырын алма, аның һәр сүзендә, һәр өтер-ноктасында тирән мәгънә ята. Мин моны бары тик җырлый башлагач кына аңладым, – дип башлады Фәрзәнә апа сүзен. – Әниемне югалткач, җырлап юандым. Әтием инде мәрхүм иде, әмма ул җырлаган «Уел», «Иске кара урман», «Саҗидә» җырлары гел исемдә булды. Мин аларны 10 яшемдә, әтием совет концлагерыннан кайткач тыңладым. Аның тавышы искиткеч матур, моңлы иде. 10 ел буена бер гаепсезгә лагерьда газап чиксәң, кайткач та һаман халык дошманы булып саналсаң, яраткан укытучылык эшеңә юл ябылса, моңланырсың да...

Фәрзәнә апага 84 яшь. Аның тормышы китап язарлык хатирәләргә бай. Тумышы белән Омск өлкәсенең Тара шәһәреннән ул. Әтисе Галләм Мөхәммәтшәрип улын ул туган елны ук «халык дошманы» дип кулга алалар һәм Воркута-Котлас тимер юлын төзергә җибәрәләр.

– Алар арба белән вак таш ташыйлар. Әтием кулга алынганчы директор булып эшләгән 8нче татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, 17 яшемдә Казанга берүзем чыгып киттем. Ленин укыган университетта укыйсым килде. Әтием төрмәдән 1948нче елда кайтты. Ул акланганчы, университеттан куып чыгармасыннар, дидем. Кеше көлмәсен, алтын медаль алды да укый алмады, дип әйтүләре дә бик куркытты, – дип искә ала ул.

Фәрзәнә апа университетның физмат факультетында математика бүлеген тәмамлый. Башта Казан авиация институтында 25 ел югары математика кафедрасында, аннан Казан химия технология институтында укыта. Шунда математиканы татар телендә укыту бәхетенә дә ирешә. Татар милли университетын оештыруда актив катнаша. «Авылдан татар мәктәпләрен тәмамлап килгән балага югары математиканы үз телләрендә үзләштерү күпкә җиңелрәк иде», – дип искә ала ул. Татар телендә югары уку йорты булмаганга, хәзер дә йөрәге әрни аның.

***

– Халкым, милләтем өчен яшим. Аның киләчәге өчен тырышам. Шуңа җырлыйм да. Безнең һәр халык җыры да – мини спектакль бит ул. Аны тыңлагач, эчтәлеге күз алдына килеп үк баса. «Гөлҗамал», «Порт-Артур», «Көзге ачы җилләрдә», «Уел», «Себер татарлары җыры»н гына мисал итеп алыйк. Санап бетергесез күп, мин аларны бик яратып башкарам. Безнең җырларны матур, моңлы итеп җырласаң, башка милләт кешеләренең дә тәне чымырдый. Бу хәлне мин Себердә, Вильнюста, Мәскәүдә, башка төбәкләрдә күзәттем.

Фәрзәнә апаның сәхнәгә менү тарихы очраклы рәвештә башлана. Казан химия технология институтында югары математика кафедрасында укыткан чагы... Укытучылар бүлмәсендә пианино артында бер профессор көйләр уйнап утыра. Фәрзәнә апа аннан Рөстәм Яхинның «Син кайда идең» җырын уйнавын сорый.

– Ул: «Җырлап күрсәтегез», – диде. Мин ялындырып тормадым – җырладым. Ошатты. Шуннан Идел буе студентлары олимпиадасында җырлавымны сорадылар. Риза булдым. Шул көннән халык алдында, сәхнәдә җырлый башладым. Казанның һәрбер районында ветераннар өчен көндезге ял итү үзәге бар иде. Бу стационарларга гомере буена эшләп, ялга чыккан ветераннар килә иде. Атна саен алар алдында чыгыш ясадык. Тик бу ветераннарның мәдәни-күңел ачу үзәкләре кемгәдер комачау иттеме, барысы да берәм-берәм ябылып бетте. Ябылмасын дип тырыштык, имзалар җыйдык – файдасы булмады, – дип авыр сулап искә алды Фәрзәнә апа һәм хатирәләр йомгагын сүтүен дәвам итте:

– Без курайда, мандолинада татар халык көйләрен профессионал башкаручы Вольфрам Газеев белән «Гөлҗамал» исемле вокал-инструменталь дуэт оештырдык. Хәзер Әнвәр белән чыгыш ясыйбыз. Аның баянда уйнавы ук моңлы, аның кебек уйный белмиләр. Безнең концерт биргән урыннар аз булмады: галимнәр йорты, мәдәни үзәк, шифаханәләр... Күп мәртәбә җырлап йөрүебез Казандагы «Сөләймән» мәчетендә булды, без бары тик тере тавышка җырладык.

Күп кенә бәйгеләрдә катнашып, гел мактаулы урыннар алып килдек. Идел буе районы өчен концертта катнашып, борынгы халык җыры «Гөлҗамал»ны милли калорит белән башкарган өчен рәхмәт хаты һәм бүләк бирделәр. Шуннан соң ансамблебезне «Гөлҗамал» дип атадык та. Безнең состав 7 кешедән тора башлады, хәзер – 9. Исеменнән җисеме күренә: безнең максат татар халык җырларын, мәшһүр татар композиторларының әсәрләрен башкару, яшьләргә җиткерү, моңны һәм телне саклап калу.

2005нче елдан башлап «Гөлҗамал» ансамбле Идел буе районнарында, күп кенә авылларда чыгыш ясый. Хәзер дә яулаган урынын саклый әлеге ансамбль. Сабантуй, Республика көне, «Уйнагыз, гармуннар», «Ага-Базар» һәм башка бәйрәмнәрдә катнашалар... Кабат санаган саен, тагын берәр чара искә төшеп, кулдагы бармакны бөгеп куясың. Шулай аларның саны 10нан артканын үзең дә сизмисең. 20 елдан артык гомере булган ансамбль куелган 420ләп концерты белән мактана ала бүген. Ләкин ансамбльдәгеләр андый түгел. Бернинди масаю, борын чөю кебек сыйфат хас түгел үзләренә.

– «Балкыш» ветераннар фестивалендә яулаган дипломнарыбыз, грамоталарыбыз, рәхмәт хатларыбыз бар. Аларга карап сөенәбез, ләкин беркайчан да үз хезмәтебез өчен акча алган булмады. Бар җирдә дә бушлай җырладык һәм күп вакытта юл чыгымнарын да үз өстебезгә ала идек. Күңел өчен эшләдек, җан кушканга, – дип кушылды баян остасы Әнвәр абый Гыйниятуллин.

– «Акча музее»н хәтерлисеңме? – дип исенә төшерде Фәрзәнә апа. – Шул музей ачылу уңаеннан бер бәйрәм чарасында катнаштык. Туристлар да күп иде. Шуларның берсе миңа 100 сум акча сузды. Аптырап һәм көлеп үлә яздым. Мондый нәрсә күргән юк бит. Бер шифаханәдә гармунчыга булса да акча салмаслармы икән дип, сәхнә читенә тартма да куйган идек, 50 тиен акча салдылар, артыгын бирүче булмады. Кирәкми дә.

***

– Туган шәһәрем Тарада беренче мәртәбә концертымда җырлагач, туганнар, сабакташлар, якташларымның исе китте, баянда икетуган сеңлем Җинан уйнады. «Фәрзәнә, син җырламый идең бит», – диләр. Мин көләм. Ә дөресен әйткәндә, минем йөрәгем гаиләмдәге, нәселемдәге Сталин репрессияләрендә, сугыш кырларында һәлак булган туганнарым өчен, татар милли университеты эшләп китмәгәнгә, анам телебез бетеп барганга әрнидер, шуңа моңланамдыр, – ди Фәрзанә апа һәм сүзен дәвам итә:

– Хәзерге яшь композиторларның язган җырларында татар моңы юк. Хәзерге көйләрдә урыс көйләренә яраклашу, охшашлану сизелә. Ләкин мин үземне чит илләрдә: Австралия, Кытай, Финляндия, Америка илләрендәге милләттәшләребез динне дә, моңны да, телне дә саклыйлар дип тынычландырам. Моң – ул җанны-тәнне чистарта, күңелләрне йомшарта, тормышыңа өмет өстәү мөмкинлеге бирә. Бервакыт бакчада агач төбендә өч ир эчеп утыра, мин яннарына килдем дә: «Әйдәгез, мин сезгә җырлап бирим», – дидем. Шулчак күз алдыма әтиемнең «Уел»ны җырлаганы килеп басты. Нигәдер мин дә «Уел»ны сузып җибәрдем. Җырлап туктагач, бөтен тәне кара бизәкләр белән капланган урыс ире: «Минем тәнем чымырдый, каз тәне чыкты, мин нинди тормыш белән яшим», – димәсенме? Татар моңы уйландыра да, дәвалый да, җырлата да, елата да...

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии