Авылда талантлар күп, уятырга гына кирәк

Безнең Сәрдекбаш авылында клуб мөдире булып Вәсилә Сафина эшли иде. Өч айга бер тапкыр гел кичә-тамаша оештырды ул. Шул концерт белән алар бармаган якын-тирә авылларның берәрсе калды микән?! Әле дә хәтеремдә: шулай бервакыт кыш көне, авылдан авылга эшчеләр йөртер өчен дизель тракторы чанасына махсус урнаштырылган будкага төялеп, Вахит авылы клубына концерт куярга чыгып киттек. Ярты юлга җиткәч, тракторның ягулыгы бетеп, төнге сәгать унберенче яртыда гына клубка барып кердек. Ышанасызмы-юкмы – бер кеше кайтып китмәгән иде: кемдер юлда калганыбызны алдан барып хәбәр иткән.

Иң истә сакланган тагын бер мөһим әйбер – Вәсиләнең әнисе пешергән түгәрәк ипи. Ягулык алып килгәннәрен көткән арада 10-11 кешенең шушы түгәрәк ипине сыпыртканыбызны онытырлыкмы соң?! Ярым караңгы будканың салам түшәлгән идәненә утырып, берәр авылга концерт куярга баруны хәзер күз алдына да китереп булмый.

Вәсиләдән соң клубта Габделнур Вилданов эшләде. Кар төшүгә, иң беренче эше тауга шугалак ясап кую, ике яктан төрле төсләргә буялган лампочкалар элү иде. Яңа елны каршылагач, бөтен олысы-кечесе бирегә җыела, 1нче гыйнвар көнне якын-тирә авыл яшьләре килә. Күршем буларак беләм: бар күңелен биреп, яратып башкарды ул эшен. Габделнурны көндез өендә очратып булмаганга, кирәк кеше аны клубтан эзләде. Элек клуб ишекләре көндез дә ябык тормады шул. Үзем дә эштән кайтканда-киткәндә кермичә калмый идем. Ә хәзер…

Әле ярый район мәдәният идарәсе җитәкчелеге, авыл халкының буш вакытларын файдалы итеп оештыру максатыннан, фестиваль-конкурслар оештырып, авыл мәдәният йортларының ишеген киңрәк итеп ачарга мәҗбүр итә.

Декабрь башында Тырыш авылы клубында «Төп йорт киленнәре» дигән кичә узды. Бәйрәм ахырында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев: «Шушындый чараларны ешрак оештырырга кирәк. Барлык таләпләр үтәлгән мондый клуб буш торырга тиеш түгел», – дип, үзенең тәнкыйть сүзләрен белдерде. Дөрес сүзгә җавап юк шул.

Чираттагы кичә гыйнварда Каенлык авылында булды. Утыз ел элек Яңа ел бәйрәме карарга баргач, клублары бик иске, суык икән, дип кайтканым исемә төште. Ул вакытта утырырга 3-4 эскәмиясе генә булган клубның сәхнәсе юк та юк иде. Иске клуб тагын да «картайгандыр» дисәм, өч-дүрт ел элек эшләп киткән Хаҗирә Низамова бинаның алдын артка әйләндереп куйган, диярсең. Кечкенә генә булса да сәхнә барлыкка килгән, тәрәзәләргә челтәр эленгән, идәнгә палас җәелгән, 60 кеше сыярлык урындыкларга да урын табылган. Ике сәгатьтән артык барган кичәне без тамашачылар гына түгел, район мәдәният йортыннан килгән җитәкчеләр дә ошатып киттеләр. Барысы да үзебезчә гади, нәкъ авылча булды. Бәйрәмнең төп кунаклары итеп чакырылган Кәнҗебану апага, 40 ел каенана белән яшәгән Фирдәүсә апага, 40 елдан артык кибеттә сатучы булып эшләгән Афзалия апага, 25 ел каенана белән яшәп ятучы Әлфияләргә һәркем сокланып утырды.

Яңа Сәрдек авылы клубында булган «Парлы гомер – пар атларда» дигән кичәгә 30, 40, 45 ел бергә гомер иткән алты пар чакырылган иде. Көчле алкышлар астында бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән гаиләләргә сокланып та, ямансулап та караганнардыр. Ни кызганыч, бу дөньяда парлы яшәү һәркемгә дә насыйп түгел шул.

Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, Сәрдекбаш җирлегендә авыл үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында «Туган яктан илһам алып» дигән фестиваль-концертны да карау насыйп булды. Фестиваль җырлы-биюле тамаша гына түгел, аның таләпләре бик югары. Концертны «Яшь гомер» җыры белән 78 яшьлек Фирдәүсә апа Хөсәенова башлап җибәрде. Баянга кушылып, саф чишмәдәй челтерәп аккан тере тавышы белән җырлады. Унбиш яшеннән «Галиябану»ны уйный башлаган Фирдәүсә апа әле дә сәхнә күрке. Мин һаман җырлап та, биеп тә туймадым, ди ул. Сценарий тамашачы күңеленә барып җитәрлек җыр-бию, шигырьләр белән бергә аралаштырып төзелгән. Бу хакта кичә ахырында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев та әйтте. Өч-дүрт ай элек кенә эшкә чыккан Сәрдекбаш мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфания Газинага: «Сагынып, эшлисең килеп чыкканлыгы күренеп тора, сценариең да безнең таләпләргә туры килеп төзелгән», – диде.

Бу язмага ничек нокта куярга да белмәдем. Иң башта авыл мәдәният йортлары тиешле дәрәҗәдә эшләми, аның өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорауны үз-үземә биргән идем. Шушы кичәдән соң җавабы табылды: югарыдагыларның фәрманы һәм урындагыларның теләкләре кенә кирәк икән. Чөнки теләк булмаганда, акланулар һәрчак табыла ул.

Фәридә ХИСАМОВА,

Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии