Кичә үле булган чишмә бүген авылдашларны җыя

Кичә үле булган чишмә бүген авылдашларны җыя

«И-и, безнең авыл бетеп бара бит инде», – дип, зар елап утырырга була. «Туктале, авылны бетермик, яшәтик әле», – дип тырышырга, тик утырганчы, нәрсә дә булса эшләп карарга да мөмкин. Тик анысын сайлаучылар сирәгрәк. Хәер, сирәк дию дөрес тә түгелдер. Тәтеш районы, Келәш авылы халкы әнә бердәм рәвештә тотынган бит бу эшкә. Агач басып, ләм күмеп киткән чишмәләрен рәткә китереп, шуның янында авылдашлар очрашуы уздырды алар.

«КИЗЛӘҮНЕ КУЛЛАР БЕЛӘН КАЗЫДЫК»

Заманында миллионер колхоз саналган «Путь Ильича» таркалган, даны еракларга таралган сыер, үгез фермалары кайсы җимерелеп беткән, кайсы башка фермаларга кушылган. Колхоз составында булган ике урыс авылы бөтенләй юкка чыккан, берсендә ярымҗимерек чиркәү бинасы гына утырып тора. Ә Келәш, шөкер, яши әле. 130лап хуҗалык бар, диделәр. Кешеләр Буага йә Тәтешкә йөреп эшли, чөнки авылда эш юк. Узган ел тугызъеллык мәктәпләрен дә башлангычка калдырганнар. Яшьләр эшлерәк җиргә күченеп китү ягын карый… Шулай да Келәш халкының авылларын бетерәсе килми! Инде икенче тапкыр авылдашлар очрашуы уздырулары да юкка түгел. Шушы җирдән чыккан кешеләр туган нигезләренә кайтсыннар, үзләре белән балаларын, оныкларын да алсыннар, әти-әниләренең каберен зыярат кылсыннар һәм: «Тагын кайтырмын әле сиңа, авылым!» – дип таралышсыннар, дигән изге нияттә башлап җибәргәннәр алар бу матур гадәтне.

Очрашу турында язуга күчкәнче, башта бәйрәмнең төп сәбәпчесе – Каш кизләве турында язу дөрес булыр. Нәкъ ике каш рәвешендәге калкулык астыннан агып чыкканга Каш кизләве дигән исем алган чишмә элек бик мул сулы булган. Ләкин тора-бара аны агач баса башлаган, челтерәп аккан су ләм катыш балчык астында калган. Янәшәдә генә чүплек барлыкка килгән.

Шушы урында сүзне Келәштә туып, бүген Буада гомер итүче Оркыя абыстай Хисамиевага бирик. «Каш кизләве турысы изге җир санала иде. Әнкәйләр заманында кешеләр монда төшеп гыйбадәт кыла, Коръән укый торган булган. Өч ел элек мин дә төштем. Чишмәнең нинди хәлгә калганын күреп, йөрәгем әрнеде, елап та җибәрдем. Икенче көнне җомга намазына дип киенергә тотындым. Игезәк сыңарым Наилә: «Тагын нәрсә уйладың инде?» – ди. «Мәчеткә барам, бер уй килде әле», – дидем. Җомга намазыннан соң, ирләрнең укып бетергәнен көттем дә: «Җәмәгать, минем сезгә сүзем бар», – дип кереп дәштем. «Изге чишмә буйларыбыз рәнҗеп ятадыр, әйдәгез, йөри алганнар – үз аякларында, йөри алмаганнар таякка таянып төшеп, шул чишмәне рәткә китерә башлыйк», – дидем. Тыңладылар сүземне. Шуннан эш башланып китте», – дип сөйли ул.

Оркыя абыстай инде 16 ел Келәштә дин сабаклары бирә, аның башлангычы белән 2014нче елда авылда мөслимәләр оешмасы да булдырылган. Чишмәне чистартуда да шул оешмадагы хатын-кызлар башлап йөргән инде. «Рәшит Галимов бер төркем ир-атны оештырып алып төшеп, кул пычкылары белән агачларны кистеләр. Без, хатын-кызлар, аларны өеп яндыра тордык. Бераз ачыла башлагач, үзебез тез тиңентен сазга кереп, чишмә башлангычы булган җирне эзли башладык. Куллар, көрәкләр белән казыдык. Рәшитнең хатыны Гөлчәчәк бик салкын су тибеп торган турыга эләкте, чишмә урыны шул булып чыкты. Аннары Рәшит Тәтештән трактор китертеп, кизләүне казытты», – дип искә алды Луиза апа Нәбиуллина. Кизләүне чистарту, рәткә китерү ел ярымга сузыла. Бөтен эшләр дә авыл халкы акчасына башкарыла.

16 САМАВЫР ЧӘЙ ЭЧТЕК!

Ике көн бәйрәм итте келәшлеләр. Бәйрәм дигәч тә, җыр-бию, уен-көлке белән генә түгел. Әйтик, шимбә көнне, өмә ясап, зиратны чистарттылар. Шул ук көнне кич хәйрия концерты булды. Үзләренең җырчылары да бар икән. Келәштә туып үскән Айгөл Сәгыева бүген Буа сатира театры артисты. Театрдан команда җыеп килеп, авылдашлары өчен өч сәгатьлек концерт куйды ул. «Концерттан кергән акчаны мәчеткә тапшырабыз», – диде Айгөл. Ә ул акчаның кая тотылачагын Фәһим хәзрәт Галимов аңлатып бирде: «Шулай акча җыешып, яңа зиратны коймалап алган, зур капка эшләткән идек. Бу җыелганы иске зиратны төзекләндерү өчен тотылачак. Кем күпме сәдака биргәнен дәфтәргә теркәп бара икән хәзрәт, узган елгы дәфтәрне авыл музеена тапшырды.

Ә икенче көнне инде бәйрәм кизләү буенда дәвам итте. Келәштә быел Сабан туе да булмаган, шуңа күрә авыл халкы милли бәйрәмне тансыклаган. Каш кизләү буендагы бәйрәм исә милли генә түгел, дини дә иде. Азан һәм тәкъбир әйтүдән башланып китте ул. Мөслимәләр оешмасына йөрүче хатын-кызлар мөнәҗәт әйтте. Бөтен авыл белән бергәләп әзерләгәннәр тамашаны. Хәтта 77 яшьлек Галия апа Камалетдинова да гармунда уйнады.

Концерттан һәм өйлә намазыннан соң, нәфел корбаны итеннән пешерелгән пылаудан авыз иттек. Оркыя абыстайның кияве Нур Вәлиуллин пешерде аны. Ул үзе гаиләсе белән Казанда яши, туберкулез диспансеры баш табибының кадрлар мәсьәләсе буенча урынбасары. Якшәмбе көнне пылау пешерүче роленә кереп торды. «Йөз кешелек пылауга 10 кило ит, шуның кадәр үк дөге, пешерүгә, чәйгә һәм савыт-сабаларны юуга барлыгы 200 литрлап су китте», – дип белдерде ул. Ә Әнүзә апа 16 самавыр чәй кайнатты! Саф һавада, чишмә буенда чәй эчелә дә эчелә икән ул.

Күмәк хуҗалык рәисе Шәүкәт Хөсәенов бәйрәм уздырырга дип 22 мең сум акча биргән, ә калган барысы да – халыкныкы. Казаннан, Ульяннан да кайтканнар иде бу көнне Келәшкә. Нәкъ оештыручылар фаразлаганча булды: «Шушы кизләү буенда тагын күрешергә язсын!» – дип таралышты кешеләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Тәтеш – Казан

Комментарии