Гашыйклар көне, яки гади якшәмбе

Гашыйклар көне, яки гади якшәмбе

Кемдер 14нче февральне гадәти көн буларак кабул итсә, күпләр аны «Гашыйклар көне» исеме белән атап йөртә. Февральнең нәкъ шушы көнендә бер-береңә бүләк бирү, хисләреңне аңлату гадәткә кергән. Ә танылган шәхесләр бу көнне билгеләп үткәнме? Мәхәббәт аңлату өчен аерым көннең булуы кирәкме? Үзләреннән сораштык.

Изображение удалено.Люция МУСИНА (җырчы): «БЕЗНЕҢ ӨЧЕН КӨН ДӘ БӘЙРӘМ»

– Гашыйклар көнен билгеләп үтмәсәк тә, бер-беребезгә мәхәббәтне еш аңлатабыз. Аллаһка шөкер, безнең һәр көнебез – гашыйклар көне. Гомер үткән саен мәхәббәт сүрелә, диләр. Бу безнең гаиләгә кагылмый. Һәр гаиләгә дә шундый бәхет телим. Барысы да бер-берсен сүзсез дә аңлап, хөрмәт итеп һәм яратып яшәсен иде.

Изображение удалено.Айсылу ЛЕРОН (алып баручы): «ИКЕ КӨН БӘЙРӘМ ИТТЕК»

– 13нче февраль көнне улыбыз Нуриханның туган көне. Ел да 13-14нче февраль көннәрендә аның туган көнен билгеләп үтәбез. Бу юлы да шулай булды. Безгә кунакка Нуриханның әби-бабалары килде. Бәлешләр пешереп, салат ясап, бик күңелле бәйрәм үткәрдек. Кыскасы, бу көн якыннарыбыз янында үтте, шуңа күрә бернинди Гашыйклар көне кайгысы калмады. Гомумән, 14нче февральне билгеләп үтү юк инде ул. Бүләк бирү гадәте генә бар. Әмма, әйткәнемчә, улымның туган көне булуы бу көнне тагын да күңеллерәк итә.

– Ирегезгә «яратам» дип еш әйтәсезме?

– Ярату сүзләрен әйтү өчен билгеле бер көн кирәкми, әлбәттә. Хисләр ташыса, ниндидер көтелмәгән вакыйгага очрасаң, ул сүз үзе үк авыздан чыга. Гашыйклар көненең бернинди начар ягын күрмим үзем. Кем өчендер бу хисләр аңлатуның бердәнбер мөмкинлеге булырга мөмкин. Бәлки, кемдер озак кына аңлата алмый йөргән хисләрен нәкъ бу көнне аңлатадыр. Күпләр 14нче февраль көнне гаилә коруга беренче адымын ясый – кызның кулын сорый. Кайбер парлар эш дип йөреп, гаилә тормышын гомумән оныткан була. Мондыйлар да 14нче февраль көнен сәбәп итеп, бергә урам әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә аерым бер мәхәббәт көне булу яхшы, булырга тиеш дисәм дә, ялгышмам. Әмма яратуыңны фәкать бер көнгә генә бүлеп бирү дә дөрес булмас. Синең һәр гамәлең һәм адымың яратуыңны күрсәтеп торырга тиеш дип саныйм.

Изображение удалено.Илмира НӘГЫЙМОВА (җырчы): «БИЛГЕЛӘП ҮТМИБЕЗ»

Гашыйклар көнен билгеләп үтмибез, бүләкләр дә бирешмибез. Безнең өчен мондый бәйрәм юк, быел да гади якшәмбе булды. Очрашып йөргәндә үк бәйрәмгә санамый идек. Яшь чакта «валентинкалар» бирешү гадәте бар иде, анысы. Ләкин минемчә, яратам дип әйтер өчен бәйрәм көне кирәк түгел. Дөрес, иремә һәр көнне мәхәббәт аңлатмасам да, бер-беребезне ярату кимеми.

Изображение удалено.Алмаз МИРЗАЯНОВ (җырчы, конферансье): «ИРТӘН ГЕНӘ ИСКӘ ТӨШТЕ»

– Гашыйклар көне икәнлеген 14нче февраль иртә белән генә искә төшердем. Дөресен генә әйткәндә, 13-14нче февральдә Казанда концертлар куйдык, шуңа күрә ниндидер бәйрәм кайгысы булмады. Искә төшкәч, хатыным Зөлфирә: «Әйдә бүләкләр алышып тормыйк әле, вакыт та юк», – ди. «Ярар», – дидем инде көлеп, чөнки үзем дә бу турыда уйламаган идем. Февраль ае бүләкләргә, туган көннәргә бай ай ул, бу арада бүләк бирешүләр дә күп булды. Аңа да карамастан бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып яшибез. Өйләнешкәнебезнең беренче генә еллары бит әле. Бәлки шуңадыр, «яратам» дигән сүзне көн саен әйтеп торабыз. Тормыш коргач, гел әйтәсең, аннары әзәя ул, диләр бит. Тәмле сүзләрнең күп булганына сөенеп, бу вакытның кадерен белеп, шатланып яшибез әлегә. Гомумән алганда, Гашыйклар көненең булуы әйбәт. Яши-яши мөһим даталар онытылырга мөмкин, ичмасам елга бер тапкыр булса да чәчәк бирү традициясе булу бик яхшы ул, минемчә.

Изображение удалено.Рамил ХӘЙРЕТДИНОВ (җырчы): «АЭРОПОРТТА БӘЙРӘМ ИТТЕК»

– Кемдер тормыш иптәше, сөйгән яры белән Гашыйклар көнен билгеләп үткәндә, без хатыным Рамилә белән Мәскәүдә туй гөрләттек. Туйда 5 сәгать чыгыш ясадык, аннары аэропортта 18 сәгать тоткарланырга туры килде. Аллаһка шөкер, барысы да хәерле генә тәмамланды.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии