Галстуклы грузчик

Галстуклы грузчик

Бу язмам 1940нчы елның 1нче мартында Әтнә районы Иске Жогып авылында туган авылдашым һәм хезмәттәшем Хасбуллин Харис Гарифҗан улы турында. Ул сугыш чоры баласы, ишле гаиләдә, тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татып үскән кеше. Харис абый армия хезмәтеннән кайткач, 1962нче елда Яңа Кенәр сельпосына эшкә керә һәм гомер буе шунда эшләде. Яшәве дә Яңа Кенәрдә булды. Башта йомырка җыючы булып эшли ул. Кибетләрдән ат белән йомырка җыеп алып кайтып, 720 данә йомырканы агач әрҗәләргә йомычка белән тутырып, Казан кибетләренә җибәрү була төп эше. Авылда Харислар күп. Аңа эше буенча Күкәй Харисы дигән кушамат бирәләр. Чеби Харисы – чеби чыгарган, Ут Харисы дизель агрегатын кабызып, ут биргән. Карга Харисы кукуруз басуыннан карга куган.

Харис абый шофер булып эшләп, сельпога товар да ташып ала. Мин 1970нче елда Яңа Кенәр сельпосына бухгалтер булып эшкә килдем. Аның белән шул елдан бергә эшләдек, дуслар булдык. Харис абый бу вакытта товаровед булып эшли иде. Сельпода 3 товаровед, өстәвенә кибетчеләр үзләре. 4-5 машина товарны һәр көн ташып тордылар. Сельполарның гөрләп эшләп торган вакытлары. Анда ике йөзгә якын кеше эшли иде. Ашханәсе, пекарнясы, 28 кибете бар иде. Бар иде дип язам. Русиядә пай акчаларына оештырылган ирекле оешмалар – сельполар барлыкка килә. Бик кызганыч, бетте бит сельполар.

Харис абый яшь товароведлар Марс һәм Наилнең остазы, укытучысы булды. Ул товаровед эшен яратып, чын күңеленнән башкарды. Шоферлар да аның белән товарга барырга ашкынып торды. Шат күңелле, жор телле, юмор хисле, ара-тирә анекдотлар да сөйләп көлдереп алыр иде. Оешмалар концерт куйганда, сельпо данын яклап, сәхнәгә чыгып җырларга да тарсынып тормады. Без бер-беребезгә фамилия белән дәшеп сөйләшеп йөрдек. Мин: «Хасбуллин, хәлләрең ничек?» – дип сорасам, ул: «Гөлләр кебек», – дип җавап бирер иде. Әйе, ул гөлләр кебек балкып йөрде. Өстендә ак күлмәк, галстук, костюм, чалбары стрелкалы, ботинкасы ялтыраган, башында эшләпә булыр иде. Машина кабинасында товар төяү-бушату өчен чиста халаты һәрвакыт әзер. Сәүдә базаларында эшләгән склад мөдирләре аңа тагын бер исем бирделәр – «Галстуклы грузчик».

Харис абый белән булган бер вакыйганы язасым килә. Мин бухгалтер булып эшләгән еллар. Товароведларга ун-унбиш ышаныч язуы бирәбез. Харис абыйга номерлап журналга язып, үзем кул куеп, унны бирдем. Ни сәбәпледер доверенностьларга рәистән кул куйдырмыйча, мөһер суктырмыйча, иртәнге сәгать алтыда Казан базаларына товарга чыгып китә. Склад мөдире бер машина алачак товарга наряд яза. Аңа доверенностьне бирим дип, кулына алса, күзе шакмак була Харис абыйның. Хәлне аңлатып, доверенностьне бирә. Склад мөдире аңа: «Менә бу подпись рәиснекенә дә, мөһергә дә тора», – ди, шаяртып. Бераздан өстәп куя: «Мин бухгалтериягә отчет биргәнче, бер атна эчендә шушы номер белән икенче доверенность алып килеп бирерсең», – ди.

Иртәнге якта ул авыз ерып, көлеп, мине каршы алып тора. «Сабиров, мин Казанга рәистән кул куйдырмый, мөһер суктырмый киткәнмен бит. Ярый әле синең имзаң коткарды, буш кайтармады», – ди. Атна үткәнне көтәме соң инде ул, икенче көнне үк Казанга юл тотты. Ул сельпода эшен ат җигеп башлый, аннары шофер да, ашханә мөдире дә, сельпо рәисе дә булып эшләде. Универсаль кеше иде.

Харис абый хатыны Кәүсәрия апа белән бер ул, бер кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары үз тормышлары белән Казанда яши.

60 яшен тутырып, 61нче яше белән барганда Харис абый арабыздан мәңгелеккә китте. Кәүсәрия апа пар канатсыз, ялгыз калды. Ялгыз дию бик үк дөрес булмас, балалары, кияү-килене, оныклары атна саен кайтып, хәлен белеп торалар. Кәүсәрия апа күп еллардан бирле дин юлында. Авылыбызның бик хөрмәтле, белемле абыстае ул. Мәчеттә дин сабаклары да бирә. Авылдашларыбызга иман нигезләрен өйрәтә, тәрбияли. Рәхмәт аңа. Бу язмам исә Харис абыйның рухына дога булып барып ирешсен.

Габделбәр САБИРОВ,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Рәсемдә: төп геройның (рәсемдә уртада) сельпо рәисе булып эшләгән еллары, сул яктан беренче – язманың авторы

Комментарии