Аулак өйдә булдым әле

Аулак өйдә булдым әле

Яңа ел алдыннан әниемне, туган-тумачаны, авылдашларны күреп китим дип, туган авылым Олы Елгага кайткан идем. Кичен бераз йөреп керим дип, урамга чыктым. Кичке урам тып-тын, элеккеге кебек бала чагалар да чыр-чу килеп урам тутырып уйнап йөрми. Куе томан төшкән, әйтерсең кыш түгел, көз ае, баганадагы утлар да тонык күренә. Күңелне моңсулык биләп алды. Тукта, чү, нәрсә бу? Авылыбызның мәдәният йорты ягыннан баян тавышы ишетелде. Ирексездән адымнарымны тизләтеп, шул якка юнәлдем. Мәдәният йортының беренче катында сәнгать җитәкчесе Алсу Әлмиева авылыбызның яшь талантлары белән Яңа ел кичәсенә концерт-тамаша әзерлиләр икән. Җырлаучысы Әлфия Абдуллина инде дистә еллар шушы мәдәният йортының мөдире булып эшләүче Вакыйф Нургали улының баянына кушылып җырлый икән. Яннарында Казан шәһәрендә туып-үсеп, Олы Елга авылында мәхәббәтен табып, гаиләсе белән шушында тормыш итеп ятучы Илнур Кыямов та Кыш бабай киеменнән басып тора. Ул шушы авылда яшәгән 5 елында авылыбызның Кыш бабае булып, бала-чагаларны сөендереп тора, концертларда чыгыш ясый. Бераз карап тордым да, яшьләргә комачаулаганчы, китапханәгә кереп чыгыйм әле дип, икенче катка менеп киттем. Ишеген ачып керсәм, анда да көлешү, шаян җырлар. Әллә ялгыш кердем инде дип, чыгарга борылган идем, китапхәнәче Люция Габдуллина белән «Сердәш» һәм «Хәзинә» клубы җитәкчесе Хатимә Солтановалар: «Вакыйф абый, туктагыз, китмәгез, әйдәгез безгә кунакка», – дип, китапхәнәгә чакырдылар. Залда, түгәрәкләнеп, туган авылымның бер төркем хатын-кызлары утыра. Кайберләренең кулларында чигү энәләре, йөзләрендә шатлык, елмаю, телләрендә (безнең авыл хатын-кызларына гына хас) шаянлык. Мин килеп кергәч тә: «Менә яңа елга кунак та килде. Хәзер чәй эчәбез, самавыр кайнап чыга, беренче тапкыр килгән кунак мәзәк сөйләп йә биеп алмаса, аңа чәй эчертмибез», – дип шаулашып алдылар. Кунак хуҗаның ишәге, ни кушсалар шуны эшлисең, дигәндәй, бер-ике мәзәк сөйләп алырга туры килде. Мин кергәндә алар чәй эчәргә җыенып йөргән икән. Кыстый-кыстый тәмле чәйләре, үзләре пешереп алып килгән телеңне йотарлык ризыклары белән сыйладылар. Бу нинди бәйрәм, яңа ел җитмәде бит әле, дип сорагач, үзләренең яратып йөри торган «Сердәш» һәм «Хәзинә» клубы ансамбле икәнлекләрен әйттеләр. Кыш айларында һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә монда ансамбльгә йөрүчеләр генә түгел, теләге, вакыты булган һәрбер хатын-кыз килә ала икән. Бер-берсенә кул эшләре серләрен, аш-су пешерү нечкәлекләрен, осталыкларын күрсәтәләр, ярышалар. Үзләре язган шигырьләрен, мөнәҗәтләрен укыйлар, яңа чыккан китаплар белән танышалар. Болай җыелып кич утырулар, элеккечә итеп әйтсәк, чын мәгънәсендә «Аулак өй» була. Җәй буена бакчаларында, каралты-курасында эшләп арыган апалар-сеңелләр, кыш көнендә шулай бергә җыелып, кул эше эшләп, шаярышып, күңел ачып, бер атналык энергия туплап кайтып китәләр.

Изображение удалено.Мондый чаралар үткәрү авыл халкын берләштерә, дуслаштыра. «Аулак өй»гә Олы Елга хатын-кызлары гына түгел, күрше Казаклары авылыннан да киләләр.

Бу авыл халкы элек-электән мәдәниятле. Монда язучы һәм галим Мөхәммәтшин Гали (Гали Мөхәммәт) туып-үскән. Аның тууына 2018нче елның 24нче мартында 125 ел тула. Язучы Мансур Шиһабетдинов әледән-әле китап сөюче авылдашлары белән очрашып тора. Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов, композиторлар берлеге әгъзасы, танылган җырлар авторы Габтразак Мингалиев, Опера һәм балет театры солисты, музыканты Илгизәр Ибраһимов та шушы авыл егетләре.

Сафиян Ибрагимов көе, якташыбыз Әхәт Гаффаров сүзләренә язылган Олы Елгам дигән җырның бер куплеты белән язмамны тәмамлыйм.

Олы Елгам – юллар арасы,

Йөрәк белән йөрәк тоташа.

Бик сагынган чакта, авылым,

Кайтып киләм сиңа җыр аша.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии