Халыкка нәрсә кызык?

Халыкка нәрсә кызык?

Әллә нинди болганчык заманда яшибез. Акчага корылган дөньяда, диләр берәүләр. Акчага, ялганга, тормыш кыйммәтләрен бутауга яки бөтенләй юкка чыгаруга корылган, дияр идем мин. Шулар арасында әхлак кануннары да бар бит. Ә аларны, белгәнебезчә, үтәргә өйрәтергә кирәк. Яшьләргә кем өйрәтә соң аны? Яисә яшь буынны кем тәрбияли? Тәрбияләмибез шул, ниндидер әхлактан аерылган белем артыннан куабыз, мәктәптә балаларны коры тестка нигезләнгән имтихан бирергә өйрәтәбез. Ә тәрбиясез, мәгънәсез кешеләр кулындагы белем атом бомбасына тиң икәнен онытабыз. Бу турыда, гомумән, уйларга да теләмибез. Тагын шулай барса, җәмгыятебезне һәлакәт көтә. Бу турыда бүген чаң сугарга кирәк. Тизрәк айнып, бүгенге көндә популяр булган көнбатыш «әхлагыннан» арынырга кирәк. Үзлегебезне югалтабыз бит. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, үзебезгә хас булган яшәү рәвешен югалтсак, без коллар хәлендә калып, изелеп, югалып бетәчәкбез. Кайберәүләр бу әйтелгәннәрне арттыру дияр. Әмма йөрәккә кадалган тормыш мисаллары бихисап. Татарстанның башкаласында күпме татар баласы үзенең ана телен мәктәптә өйрәнми? Әлбәттә, беркем дә санамаган. Телен белмәгәнгә халкының гореф-гадәте нәрсәгә? Үзебезнең мәдәниятне дә телебезне онытып юкка чыгарачакбыз. Мәдәниятебезне, динебезне… Гомумән, безне халык итеп саклап килгән бар нәрсәне… Әлбәттә, әле театрларыбыз да гөрләп иҗат итә, татар әдәбиятын, тарихын барлаучылар да киләчәк буыннарга мирас туплый. Монысы, һичшиксез, бик яхшы. Ләкин мирасны кабул итеп алучылар калмаса яисә аңа караш тиешле дәрәҗәдә булмаса, барысы да бик тиз арада юкка чыгачак. Ә халык рухи кыйммәтләргә сусаган. Гади халыкка гел уен-көлке, юмор дигән булып, читтән кертелгән нәрсәләргә иярү ошамый башлаган икән.

Ике-өч ай эчендә «Ютуб» каналында 5 мең язылучы җыйган татар блогеры Фәгыйлә Шакированың да иң күп каралган видеосюжеты дин темасына багышланган бит. Анда мәрткә киткән әби үзе белән булганнарны бәян итә, ә иң мөһиме: рухи кыйммәтләрне искә төшерә, башкаларны гөнаһтан арынырга чакыра. Динебезгә кайткан чакта гына без яшь буынны саклап кала алачакбыз. Халыкта моны аңлау аның геннарында яши. Без бу хакта Фәгыйлә ханым белән аралаштык.

– Чыннан да, интернет заманында яшибез. Балаларыбызны да үзебез түгел, яшьләр арасында популяр булган блогерлар тәрбияли. Анда матур яшәү, модалы киенү культы, ниндидер шикле модельләр, тамырларын югалткан супергеройлар, бернинди чикләүләр юк. Шушы ялган ирек яшьләребезне йотып ала. Гаиләдә дә балаларыбызга гореф-гадәтләребез, милли яшәү рәвешебез сеңдерелми. Болар бит телебез аша башкарылырга тиеш. Ә телгә караш, белгәнебезчә, соңгы вакытта бик аяныч. Каналымны да язылучыларым белән милләтебез, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшү мәйданы буларак күзаллыйм.

– Фәгыйлә ханым, бүген сезнең 5000 язылучыгыз бар һәм алар арта тора. Кайбер сюжетларыгызны 13 меңнән артык кеше караган. Сез бу кадәр аудиторияне ничек туплый алдыгыз? Әлегә кадәр «Ютуб»та бу кадәр язылучыны бер татар блогеры яисә блогы җыя алмады (социаль челтәрләр белгечләре, «Ютубта»гы мең тавыш шул ук «Инстаграм» кебек челтәрдә 10 000 язылучыга тиң, диләр).

– Гади халык арасына чыгарга кирәк, җанлы аралашу җитми кешегә. 90нчы елларда татар телевидениесендә эшләгәндә дә гел кеше арасында йөрдем. Ялгыз калган әниләр темасы белән кызыксынуым да шул вакыттан ук башланды. Картлар йортында тәрбияләнүче апаларның сагыш тулы карашлары әле дә күңелдә. Гел җыр-биюдән, уен-көлкедән генә тормый бит тормыш. Кайбер мәгълүмат чаралары халыкның аңын томалый, чын кыйммәтләр турында уйларга урын калдырмый. Ә халык әхлак турында җитди уйлана, язылучыларым һаман миңа шалтыратып, фикерләре белән уртаклашып, мине яңа темаларга үзләре үк этәрәләр. Кеше фикеренә тиешле хөрмәт тә җитми бүген.

Сугыш елларын күргән әби-бабайларыбыз да бик аз кала. Алардан тормыш хикмәтләрен өйрәнеп каласы иде. Өлкәннәребез динебезне дә саклаучылар, аларның гыйбрәт тулы сүзләренә колак салу бик кирәк безгә.

Мин әле дә телевидениедә бергә эшләгән иптәшләремне искә алам. Рәисә Гәрәева, Флера Абдуллина, Фаил Мөхәммәтов – алар барысы да халыкка якын иде. Фаил Талипович, гомумән, командировкалардан кайтып кермәде. Чын татар журналисты иде ул.

Шаблон, рәсми кысалар, бар нәрсәне бер калыпка гына салу да алҗытты кешене. Халкыбызга хас үзаңны да, фикерләү рәвешен дә бер дә онытырга ярамый.

Изображение удалено.– Фәгыйлә ханым, алга таба нинди темалар күтәрергә җыенасыз?

– Темаларны язылучыларым үзләре тәкъдим итә. Алар арасында динебезне тоту, гореф-гадәтләребезне саклау, татар гаиләсе, татар яшьләре, Татарстаныбыздан читтә яшәүче милләттәшләребез тормышы, мәрхәмәтлелек, миһербанлык темасы. Күп инде алар, барысын да әйтеп тә бетермим, сер булып калсын. Минем сюжетларымны карыйлар икән – димәк, алар халыкны кызыксындыра, уйландыра. Димәк, эшләргә стимул бар. Мәрткә киткән әби сюжетыннан соң балалар бакчасында эшләүче апалар, балалардан тәлинкәдә калган ризыкны өйгә алып кайтып куллану гөнаһ булмыймы икән, дип сорау бирделәр. Гөнаһтан курыккан халыкта өмет бар. Өметләнеп яшик.

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Арча районы, Ашабаш авылы

Халыкка нәрсә кызык?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии