Зәңгәр кулъяулык

Җәй аеның кызу көнендә киявебез Газизнең туган көне. Билгеле инде, туган көнгә туган-тумача, дус-ишләр чакырыла. Быел аңа 70 яшь тулды. Инде хәзер без дә табынга «яшел елан»ны куймыйбыз. Аннан башка да мәҗлес күңелле үтә. Бер кат Коръән аятьләрен укып, догалар кылгач, хәер-сәдака өләшү гадәте бар бит инде. Шунда бер туганыбыз кулъяулыклары өләште. Кулъяулыгы шундый матур, зәп-зәңгәр рәсемнәр төшерелгән. Өстә әйтеп киткән идем бит, көн кызу, дип, табын артында тагын да кызурак –тирләтә. Минем кесәдә үземнең дә кулъяулык бар инде барын, ләкин мин хәер итеп бирелгән кулъяулыкка битемне сөртсәм, савабы күбрәк булыр, дип, шул зәңгәр кулъяулыкка битемне, күз төпләрен сөрткәли башладым. Бер заман карыйм: кул бармагымда зәңгәр таплар күренә башлады. Өстәлдә төрле җиләк-җимеш һәм башка ашамлыклар күп инде. Шуларның берәрсеннән йоккандыр, дип уйлап куйдым. Тәнәфестә бакчага чыккач, кулымны юдым, теге зәңгәр тап та юылып төште. Тагын өстәл артына кереп утырдык. Битемне зәңгәр кулъяулыгы белән сөртүемне дәвам иттем. Мәҗлес тәмамланды, караңгы төште. Шунда Газизнең улы Илгизәр миңа сәерсенеп карап-карап алгалый башлады. Аның миңа сәерсенеп каравының хикмәте бар икән. Теге зәңгәр кулъяулыгының бөтен зәңгәре минем күз төпләренә, кашларыма ягылган икән. Илгизәр үзе инде миңа әйтергә кыймаган. Мине авырып киткән, сорасам яхшы түгел, дип уйлаган. Без киткәч, әнисеннән: «Дәү абый авырый мәллә ул? Безгә килгәндә шундый матур иде. Бездән киткәндә күз төпләре зәңгәрләнеп китте», – дигән. Өйгә кайтып, кулларны юып, чәй эчәргә утыргач (көн кызу булды, кунактан кайтсаң да чәй эчәсе килә), иптәшем Рәхилә: «Сиңа нәрсә булды, үзеңне көзгедән карадыңмы әле? Күз төпләрең-кашларың зәңгәрләнеп тырпаеп торалар», – дигәч, ванна бүлмәсенә кереп, көзгедән карасам – үземне-үзем танымадым. Теге, зәңгәр күзләр, дип, без ир-ат халкы күз кырыйларын куе итеп зәңгәргә буяган хатын-кызлардан көләргә яратабыз бит әле. Мин менә шулардан да зәңгәррәк, әле күз төпләре генә түгел, кашларым да зәңгәргә буялган. Битне сабынлап юа башлагач, кулъюгыч өстенә зәңгәр су ага башлады, көчкә юып бетердем. Менә шулай, дөньяда төрле хәлләр була икән. Кунактан да зәңгәрләнеп кайтасың, тирләгәч, битеңне үз кулъяулыгыңа сөртмәсәң… Аннары көзгегә дә ешрак караштыргаларга кирәк, иртән кырынганда гына түгел.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии