Без дә солдат булдык

Без дә солдат булдык

«Безнең гәҗит»нең 9нчы июнь санында (№ 22. 2021 ел) Әнәс Фәхриевның «Җырлар көчлерәк» дигән язмасын укыдым да, күңелдә хатирәләр уянды. Без 1962-1963нче елларда 3 татар малае бергә хезмәт иттек. Аларның берсе мин – Хисмәтов Марат, икенчесе Фәхриев Хафиз, өченчесе Мөхәммәтҗанов Рафаэль. Хафизның кайсы районнан икәнен хәтерләмим. Без аның белән 1960нчы елда Казан шәһәренең Попов урамындагы бораулаучылар әзерли торган училищеда бергә укыдык. Бер елдан соң безне Рязань шәһәренә практикага җибәрделәр. Мин Рязаньнан Горькига командировкага киттем, ул Рязаньда калды. Армиягә кадәр шушы өлкәләрдә эшләп, су коелары казыдык. 1962нче елның көзендә бергә армиягә киттек. Бер ел буе Түбән Новгород өлкәсендәге Медведь дигән бистәдә сержантлар мәктәбендә хезмәт иттек. 2000 солдат арасында 3 татар егете идек. Бик тату, бер-беребезгә ышанычлы дуслар булдык. Беркемнән дә курыкмыйча хезмәт иттек. Бер ел укыгач, кайсыбыз кая таралыштык. Мине Украинага җибәрделәр. Украин егетләре арасында татарлардан берүзем генә идем. Ә фотодагы бу егетләр белән башкача аралашырга туры килмәде.

Газетадан Әнәс Фәхриев язмасын укыгач, шушы фотоны эзләп таптым. Газетага язган ул Фәхриев белән фотодагы Фәхриев туган түгел микән?

Бу егетләр хәзер кайда икән? Исәннәрме икән? Без дә сиксәнне куып барабыз бит инде. Теге гасырның алтмышынчы елларында нинди матур вакытлар булган бит, карап туйгысыз. Бәлки, алар да мине танырлар, аралашырга теләрләр. Телефоным «Безнең гәҗит» редакциясендә.

Марат ХИСМӘТОВ,

Кукмара шәһәре

Комментарии