«Башваткыч» түгел – «таныштыргыч»

«Башваткыч» – саф татар телендә алып барыла торган чараларның берсе. Монда инде уенчының белемен, осталыгын гына сынау түгел, онытылып, кулланыштан төшкән сүзләребез дә искә төшерелә, мәгънәсе аңлатыла. Бу чараны алып баручы Рафил Җамалиев чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, иҗатчы дисәм дә ялгышмам. Ул һәрбер уенчының уен ярты сүздән эләктереп алып, уенны үз җаена салып җибәрә. Уенда катнашучылар артистлар түгел, кайчакларда югалып та калалар. Менә шул вакытта инде ул, аларның, бабайлар әйтмешли, «салпы якларына салам кыстырып» җибәрә. Монда төрле милләт халыклары – татар, мари, удмурт, чуваш, мордвалар килә. Барысы да саф татар телендә сөйләшәләр. Алар үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән үз төбәкләрендә киләчәк буынны ничек тәрбияләүләре турында сөйли.

Менә Казан шәһәренең Кадыш бистәсе мәдәният йортының үзешчәннәренә дә бу чарада үзләренең осталыкларын күрсәтергә насыйп булды. «Башваткыч» тапшыруында «Зәңгәр күл» татар вокал ансамбле солистлары һәм «Өмет» татар театры артистлары катнашты.

Кадыш бистәсе мәдәният сараеның аккомпаниаторы – аккордеончы Люция Камалова – күп еллар Хәмдүнә Тимергалиева төркеме белән Татарстанның төрле төбәкләрендә концертларда чыгыш ясаган гармунчы. Татар халык көйләренә мәхәббәт әти-әнисеннән күчә Люциягә, алар икесе дә бик оста гармунчылар була. Бабасы – скрипка һәм тальян гармуннар ясаган оста. Люция ханым 4 яшьтән тальян гармунда уйнарга өйрәнә, соңыннан хромка һәм баян алып бирәләр аңа, тормыш юлын музыкага багышлый ул. 2019нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Кадыш мәдәният йортында «Задорные кумушки» урыс вокал ансамбле аккомпаниаторы, «Зәңгәр күл» татар ансамбле җитәкчесе булып эшли. Ике коллектив та күп кенә чараларда катнаша, урыс һәм татар телләрендә чыгышлар ясап, халык күңелен яулап ала.

Беренче урынны алган уенчы Фирдисә Мифтахова күп еллар 12нче хастаханәдә эшләгән, гомере буе зур сәхнәләрдә җырларга хыялланган. Лаеклы ялга чыккач кына үз теләгенә ирешә алган – бүгенге көндә ул «Зәңгәр күл» татар ансамбле солисткасы. Күп кенә конкурсларда катнашып, лауреат исеменә лаек булган җырчы. Тамашачылар аны «Бик шәп мәйдан» конкурсында 2нче урынга лаек булган, Ваһапов фестивале оештырган «Халык җәүһәрләре» концертында чыгыш ясаган җырчы буларак та белә.

Икенче уенчы – Рамилә Мостафина да «Зәңгәр күл» татар ансамблендә чыгыш ясый. Кечкенәдән сәхнәгә гашыйк булганга, халык театрларында уйнап, күп кенә образлар тудырган, «Әниләр һәм бәбиләр», «Хатын түгел, аждаһа» спектакльләрендә төп рольләрне башкарган үзешчән артист. Хатын-кыз булса да, техника җене кагылган Рамилә ханымга, мотоцикл, трактор, машинаны бик яратып йөртә. Бүгенге көндә тепловоз йөртеп карарга хыяллана ул. Берсеннән берсе матур гөлләр үстерә, кул эшләренә дә бик оста – бәйли, тегә, чигә, белмәгән эше юк дисәң дә була.

Уенда катнашкан Хәмбәл Идрисов – 50 ел буена Татар халык театрларында уйнап, зур казанышларга ирешкән артист. Ул тудырган төрледән-төрле образлар халкыбызның театр сәнгате тарихында алтын хәрефләр белән язып куярлык. 1968нче елда Советлар Союзында эшләп килгән Халык театрлары арасында Мәскәүдә чыгыш ясап, ВЦСПСның «Сәнгатьтәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Төрле елларда, төп рольләрдә уйнап яулаган уңышлары байтак. Күп санлы дипломнар, мактау грамоталары да шул турыда сөйли. Бүгенге көндә ул Кадыш мәдәният йортында эшләп килүче «Өмет» театрында берсеннән берсе күркәм образлар тудырып халыкны сөендерүен дәвам итә.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии