Булачак Кытай теле укытучысы әлегә комбайнда эшли

Булачак Кытай теле укытучысы әлегә комбайнда эшли

Күпләр «авыллар бетә, авылда яхшы хезмәт хакы алырлык эш юк» дип шәһәргә күченсә, кайберәүләр, киресенчә, авылга хезмәт күрсәтергә ашкына. Әнә, 20 яшьлек Эльвина Хаҗетдинованы гына мисал итеп алыйк. Казан (Идел буе) федераль университетының инглиз һәм кытай теле бүлегендә укып, укытучы булырга хыялланучы кыз ике җәй рәттән Питрәч кырларында комбайнчы булып эшләгән.

«ӘТИ-ӘНИ КЕСӘСЕНӘ КЕРӘСЕ КИЛМИ»

– Җәй айларында эш эзләүчеләр бер мин генә түгелдер, – дип башлады сүзен Эльвина. – Безнең район җирендә эшкә урнашу бик җиңелләрдән түгел. Гомумән, шәһәрдә дә сине санаулы гына көннәр өчен эшкә алырга да, яхшы хезмәт хакы түләргә дә ашыкмыйлар. Шуңа да йөргән егетем Евгений мине үзе янына комбайнчы ярдәмчесе итеп эшкә чакырды.

Комбайнда эшләүнең ничек авыр икәнен ишетеп кенә булса да беләбез. Ә Эльвина исә бу авырлыкны үз җилкәсендә татып караган. Ләкин бу адымы өчен ул үкенми, шуңа да озак уйлап тормыйча, кырга урып-сугу эшләренә дә чыга. «Ятып калганчы, атып кал, диләр бит», – дип аңлата ул моны, көлеп.

Әлбәттә, бүген чакырдылар да иртәгә комбайнга менеп утырып, урырга тотындың түгел. Моның өчен өйрәнү һәм техниканы тоемлау да кирәк. Эльвинага йөргән егете ярдәм итә. Быел алар бергә эшләгәннәр, ләкин алга таба кыз комбайнны үзе генә йөртү турында хыяллана:

– Дөресен генә әйткәндә, комбайнда эшләү кызлар өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә бик авыр. Аннары эшнең авыр яки җиңел буласы комбайнның нинди булуына да карый. Әйтик, узган ел без «Клаас» немец комбайнында эшләгән идек. Анда эшләр өчен менә дигән уңайлыклар: кондиционер да бар, тузан да керми. Ә быел исә «Нива»да эшләдек. Сер итеп әйтим: аңа инде 15 елдан артык. Шуңа тузаны да керә, кабинада эссе дә. Ләкин төзәтергә җайлы.

Эльвина тумышы белән Питрәч районыннан. Ләкин укып бетергәч, үз белгечлеге буенча Кытайда һөнәри практика үтү турында хыяллана. Бу хыялны чынга ашыру өчен акча кирәклеген дә яшерми.

– Мин КФУның түләүле бүлегендә укыйм. Бүгенге көндә 3нче курста, ә югары белем алуның кыйммәт икәнен һәркем дә беләдер. Гел әти-әни кесәсенә дә керәсе килми бит, шуңа да бераз булса да акча булыр, дип эшлим, – ди ул.

«КОМБАЙНДА ЭШЛӘВЕМ ТУРЫНДА ӘЙТЕРГӘ ОЯЛАМ»

Эльвинаны күрешкә үк «бу кыз, чыннан да комбайн йөртә аламы икән» дип уйлап куясың. Беренче карашка кечкенә буйлы һәм мөлаем йөзле кыз бу шөгыле турында шаярта гына дип уйлыйлар. Ул үзе дә бу турыда ачылып сөйли:

– Үземнең комбайнда эшләвем турында якыннарым гына белә. Дөресен генә әйткәндә, кайбер дусларым да бу хакта белми әле. Никтер «мин комбайнда эшлим» дип кычкырып әйтергә оялам. Барыбер дә, кызлар өчен түгел бит бу, дип көләрләр төсле. Әле беренче тапкыр кырга чыгуым турында әти-әниемә белгерткәч, алар да көлеп, ничектер мәзәк итеп кабул иттеләр. Ләкин көн дә эшли башлагач, ияләштеләр.

Комбайнчы кыз үзенең акча эшләү теләге белән башлаган хезмәтеннән бүген тулысынча канәгать. Гомумән, кырда эшләүне кыз беренче көнне үк үз иткән.

– Быел минем кырда эшләвемнең икенче сезоны, ләкин мин бу ел белән генә чикләнергә җыенмыйм. Комбайнда эшләү миңа ошый. Беренчедән бу – азарт. Күбрәк урган саен – күбрәк акча түлиләр. Ә кемнең үз хезмәте өчен акча аласы килмәсен ди? Бигрәк тә тир түгеп күрсәтелгән хезмәт өчен, – ди ул.

Әлбәттә, комбайнда теләсә кем эшли алмый: аның өчен рульнең нәрсә икәнен булса да белергә кирәк бит. Ә Эльвинаның бу яктан тәҗрибәсе бар: җиңел машина йөртү таныклыгы һәрчак үзе белән. Хәер, комбайн кадәр комбайн белән идарә итү өчен ул гына җитмәс, ләкин кыз зур машиналар йөртү таныклыгын алу турында да уйлана. Алга таба да планнары зурдан аның:

– Әлбәттә, минем үз белгечлегем буенча эшлисем килә. Ләкин укытучы булып берәр район яки шәһәрдә укыта башласам да, комбайнда эшләү серләрен онытып бетермәскә иде инде. Ике эшне бергә җигеп алып барырмын.

«ҖИҢЕЛ МАШИНАНЫ ЙӨРТҮГӘ КАРАГАНДА, КОМБАЙННЫ ЙӨРТҮ ҖИҢЕЛРӘК»

Комбайнчыларның иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшләүләре мәгълүм. Эльвинага да мондый катгый эш сәгатьләренә буйсынырга туры килә. Кырда хатын-кызга да, ир-атка да таләпләр бер. Комбайнчы кыз да, кайчак иртә таңнан төнге өчкә кадәр эшләгән чаклар бар, ди. Шуңа карамастан, ул бу эше белән горурлана.

– Механиканы, техниканы яратам, – ди ул. – Кечкенә вакытта гел курчаклар белән уйнадым инде, югыйсә. Кайчак, нигә мондый эшкә урнаштым соң мин, дип үкенеп тә куям, чөнки иртәнге 5тә торып чыгып китәргә кирәк, төнге 2-3тә генә кайтып керәсең. Соңыннан бу хезмәтем өчен биреләсе акча һәм укуым турында искә төшерәм дә, елмаеп куям. Ай ярым эчендә комбайнда эшләгәнгә 45-50 мең сум акча эшләп була.

Ике сезон эчендә Эльвина комбайнны йөртергә генә түгел, ә аның кайбер детальләрен ремонтлау серләренә дә өйрәнгән. Әтисенең машинасы ватылса да, аны төзәтү Эльвина өчен авыр түгел. Шуңа да кайбер авыр булмаган детальләрне төзәтеп куйгач, Эльвина «юкка гына комбайнда эшләмим шул» дип, көлдертергә дә ярата икән. «Җиңел машинаны йөртүгә караганда, комбайн белән идарә итү һәм аны төзәтү күпкә җиңелрәк» ди ул.

Эсседә эшләү җиңелләрдән булмаса да, салкын көздә Эльвинаны кыр эшләре вакытындагы хатирәләр җылыта.

– Кызыклы вакытларны искә төшереп бетерү һәм һәрберсен санау мөмкин түгел, – ди ул, – ләкин башка комбайннарда эшләүче абыйлар миңа кечкенә кызга караган кебек карый. Әле дә исемдә: бер комбайн йөртүче күргән саен яңа исем уйлап табып дәшә иде миңа, бер сәгать элек мин – Эльвира булган булсам, ике сәгатьтән соң – Мальвина була идем. Бәлки, котыртып дәшкәннәрдер, бәлки, кыз кеше булганга, җитди итеп кабул итмәгәннәрдер. Шулай булуга карамастан, миңа коллектив ошый, кызыклы кешеләр булгач, эшләргә дә рәхәт бит!

Әнә шулай уттай урак өсте турында уйланып йөри Питрәч кызы. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит, Эльвина белән аралашканнан соң, «Кыз кешегә йөз төрлесе дә җитмәс иде» дип әйтәсе килә. Кем белә, бәлки, киләчәктә «Мактау такталарында» иң яхшы комбайнчы исеме астында Эльвина Хаҗетдинованың фотосы торыр әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Фотода: Эльвина Хаҗетдинова егете Евгений белән

Комментарии