- 14.12.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №49 (12 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Төрле матбугат конференцияләренә «кызыл сүз» тыңларга йөрергә яратмасам да, «Татар җыры» фестиваленекенә ел саен барам. Чөнки бу чараны ел да сагынып көтеп алам. Ә инде фестиваль көнне ел буе карамый калган концертларымның, тыңланмый калган өч ноталы «чидибр»ларның «үчен алам»… Бу кичә бит үзе бер гүзәл тамаша һәм ул «Пирамида» каршында ук башлана. Башта үтә затлы машиналар килеп туктый, алардан супер кыйммәтле туннар кигән ханымнар вә туташлар коелыша, гардеробта бу затлы туннардан арынгач без аларның тагын да затлырак күлмәкләрен вә алтын-җәүһәрләрен күрү бәхетенә ирешәбез…
Тамашачы буларак, мин бу «җыр мәҗлесе»н «бай хатыннарының асылташларын күрсәтеп мактану урыны» дип бәяләр идем. Хәер, 3 мең 500 сумнан 5 мең 900 сумга кадәр торган билетларны пенсиягә яшәүче Зөлхәбирә әби сатып ала алмый инде. Аннан соң аларга Ландыш Нигъмәтҗанова белән Иркәнең сәхнәгә нәрсә киеп (яки кимичә) чыгуы да кызык түгел – «Яңа гасыр» телеканалыннан күрсәтелгән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева ише чын җырчылар концертларыннан да канәгать. Эстрада күбрәк яшьрәк буынга кирәктер. Кемдер мондагы ритмнардан энергия ала, кемдер сәхнәдәге ярымшәрә кызларны күзәтә, кемдер чын-чынлап җыр тыңларга килә, кемнәрдер байлыгы белән мактанып алырга, ә кайберәүләр хатыннары асылташлары белән мактанган арада буфеттагы үтә кыйммәт виски һәм коньякны чөмереп күңел ачарга килә… Кыскасы, бер дә җитди кичә түгел бу.
Узган атнада матбугат конференциясе җыеп, түргә биш «дәрәҗәле» кунак утыртып куеп, «үтә җитди» сүз башлап җибәргәч тә, ризасызлык туды: әйтерсең, әгәр «Татар җыры»ның чираттагы фестивале үтмәсә, дөнья тәгаен бетәчәк. Ә инде бу кичә ТМТВ телеканалы буенча турыдан-туры режимда күрсәтелмәсә, дөнья бетүе дә пүчтәк кенә вакыйга булып калачак.
Безгә бер сәгать буе быелгы фестивальнең гүзәл бизәлеше, режиссерларның яңа табышлары, модельерларның яңа күлмәк фасоннары хакында үтә җитди итеп сөйләделәр. Мөгаен, түрдәге кунаклар үзләрен милләт язмышын хәл итүчеләр итеп тойганнардыр. Безнең «брат» – журналист халкы да һәр соравын үтә кирәкле, җитди вә акыллы итеп бирергә тырышкач, мин дә моның кадәр акыл ияләре арасында юләр булып дәшми утыруымнан оялдым һәм үз соравымны яңгыраттым: расписание буенча безнең 21нче декабрьдә дөнья бетү каралган, бетсә дә 22се көнне «Пирамида»га киләсеме, әллә килеп тормасак та буламы? Ошбу сорау «Татар радиосы» директоры Алмаз Миргаязов өчен «артык акыллы» булды, ахры, «Барс-Медиа» ширкәтенең мондый оптимистлыгын аңлап бетерә алмады: ник алар 13нче «Татар җыры» фестивален ахырзаманнан соң беренче көнгә куйды икән? Бу сорауны да бирсәм, үтә җитди матбугат конференциясен тагын да җитдиләндерүдән куркып, бу соравымны биреп тормадым. Мөгаен, мин сезгә җавабымны «ахырзаман концерты»ннан соң язмача бирермен – «БГ»не укып барыгыз.
P.S. Ахырзаманнан куркып «Безнең гәҗит»кә язылмый калмагыз тагын, булмаса үкенергә туры киләчәк.
Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.
Ахырзаманның икенче көнендә – «Татар җыры»... ,
Комментарии