Африка егетенең татарча җырлыйсы килә

Африка егетенең татарча җырлыйсы килә

Африканың Лагос шәһәреннән Уфага килеп урнашкан Боджей Давид исемле егетне белмәс тә идек әле. Татарча җырлавы белән танылды.

Кара тәнле егетнең «Эх тала, тала ике беләгем» дип көй сузуын интернетта караучылар саны шактый. Мәсәлән, Тала-тала җырын 110 мең, Уфтанманы 185 мең кеше караган. Интернетта гына түгел, сәхнәдә дә Башкортостан артистлары белән бер концертларда чыгыш ясый егет. Аның белән әңгәмә кордык.

Боджей үзе турында сөйләргә бик яратмый. Хәтта ничә яшендә булуын да сер итеп калдырды. Шунысы белән генә уртаклашты: гаиләдә алар 4 бала, әтисе Нигериянең Чит ил эшләре министрлыгында эшләгән.

Мин үз тормышымда шактый сәяхәт иттем. Бөтен материкларда да булып чыктым диярлек – Көньяк Америка белән Антарктида гына калды. Соңрак Мәскәүгә медицина юнәлеше буенча укырга кердем. Белгечлегем буенча психотерапевт. Берничә елдан Уфага күчтем. Бу шәһәрне шунда ук ошаттым. Кешеләре әйбәт, уңайлы бер урын, шуңа монда калырга булдым.

– Татарча җырлап карау фикере ничек туды?

Ул бик кызык булды. Минем иң якын дустым – Равил исемле татар егете, нефтьче. Без аның белән дискотекаларда бергә эшли идек. Ул – диджей, мин җырлыйм. Испанча, инглизчә… Бер көнне сорый миннән: «Боджей, ә синең татарча да җырлап карыйсың килмиме?». «Карап-карыйк. Әгәр дә өйрәтсәң, җырлаячакмын», – дидем. Беренче эш итеп «Туган як» җырын өйрәтте.

– Өйрәнергә авыр булдымы?

Көен – юк. Минем көй отып калу сәләтем яхшы. Шактый еллар җырлыйм бит. Ә менә сүзләргә килгәндә бераз авырлыклар булды. Җырны 4 көн өйрәндем. Өйрәнгәч Равилгә җырлап күрсәттем. Ул тыңлап тора да: «Әйбәт, ләкин тагын да яхшырак җырлый аласың, тырыш әле бераз», ди. Шулай итеп мине өйрәтә. Татарчаны яхшы беләм һәм аңлыйм, дип әйтә алмыйм. Еш кулланыла торган сүзләрне генә беләм. Мәсәлән: «Хәлләр ничек?», «әйбәт», «дуслар»… Ләкин шунысы бар – мин һәр көн татарча нинди дә булса яңа әйбер өйрәнергә тырышам. Дустым Равил татарларның йолалары, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында шактый сөйләде, аңлатты. Гаиләсе белән дә таныштырды. Татар һәм башкорт халык ашларын да ашап карадым. Аеруча өчпочмак һәм чәк-чәкне, кымыз белән әйрәнне яратам.

– Тагын нинди татарча җырлар беләсең?

«Туган як»тан соң, «Уфтанма»ны, «Тала-тала»ны, «Эх сез матур кызлар»ны, «Бәхеттә-шатлыкта» кебек халык яратып тыңлый торган җырларны өйрәндем. Аларын да дустым өйрәтте. Татарча җырларны күп тыңлыйм, әмма иң яратканым: «Тала-тала». Минем татарча җырлавымны «Youtube» каналына бер видео керткәннән соң белделәр. Концертларга чакыра башладылар. Җырлаган вакытта халыкның реакциясенә карыйм: башта аптырыйлар, соңыннан алкышлыйлар, бик җылы кабул итәләр.

– Репертуарыңа үзең өчен дип язылган бер яңа җыр кертәсең килмиме?

Аның турында да уйланам. Мин гел үсештә, яңа әйберләр эзлим. Нәрсәдер эшләп карыйсы килә.

– Киләчәктә дә Русиядә калачаксыңмы, әллә кире туган ягыңа – Африкага китү теләге дә бармы?

Дөресен әйткәндә, бу хакта әлегә уйланганым булмады. Ләкин китсәм дә, Уфага һәрвакыт кайтып йөриячәкмен, чөнки монда минем дусларым бар, алар миңа гаиләм кебек якын. Татарча җырлар җырлыйсым килә. Мин бит әле татарчага өйрәнә генә башладым…

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии