«Онытма, сине бар татар дөньясы тыңлый!»

«Онытма, сине бар татар дөньясы тыңлый!»

7нче ноябрь көнне Татарстан радиосы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 1927нче елның нәкъ менә шушы көнендә, көндезге сәгать 12дә эфирда беренче тапкыр «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән сүзләр яңгырый, һәм шул көннән бүгенгәчә яңгыравын дәвам итә. Радионың юбилеен да «туган» көндә һәм сәгатьтә – 7нче ноябрь көндезге 12дә Тинчурин театры бинасында билгеләп үтәргә җыеналар.

Ә без укучыларыбызны Татарстан радиосы казанында кайнаучыларның истәлекләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Изображение удалено.Тәлгать ХАММАТШИН, танылган диктор, Татарстанның атказанган артисты:

– Без кечкенәдән «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән тылсымлы сүзләрне ишетеп үстек. Кайчан икәнен төгәл белмим дә инде – минем күңелдә бер теләк туды: «Эх, барсаң иде шул нурлы Казанга, кереп утырсаң иде радиостудия дигән җирләренә, сөйләсәң иде әнә шул Эльс Гаделев, Камал Саттаровалар кебек. Шаккаттырсаң иде туган Башкортстан халкын да Татарстан башкаласы Казаннан сөйләп!» 8нче класста укыганда, тәвәккәлләп, Татарстан радиосында диктор булып эшләүче Фоат Галимуллин исеменә хат юлладым. Диктор булырга теләвемне, моның өчен нинди сыйфатлар булдырырга кирәклеген аңлатуын сорап яздым. Һәм ни гаҗәп: җавап хаты килде бит! Минем өчен бу бик зур шатлык иде.

Тик радиога эшкә килгәнче шактый урау юллар үтәргә туры килде әле. Өч тапкыр дикторлар конкурсында катнашып, өченчесендә дә җиңеп чыктым, ләкин радиога эшкә киләсе итмәдем. Дүртенче тапкырында да җиңгәч кенә, ниһаять, Татарстан радиосына диктор булып урнаштым. 1987нче ел иде бу. Шул көннән бүгенгәчә эфирда Казан, Татарстан тавышын яңгыратуымны дәвам итәм.

Радиода бер нәрсәне кабул итеп бетерә алмадым: мөхәррир имзалаганнан соң, дикторның текстта хәтта өтергә дә кагылырга хакы юк. Ә мин күңелемә ошамаган текстны укый алмыйм. Аның да җаен таптым: эфирга чыкканчы мөхәррир белән киңәшләшә, фикер алыша торган булдым. Алайса гади генә нәрсәләр булса да, бик тешкә тия торганнары бар шул. Мәсәлән, кайчагында минем өстәлгә дә «Казанның Г. Камал исемендәге театры…» дип башланган хәбәрләр китереп салалар. Камал театры ул бит Татарстанныкы!

Тавышымны тамашачы яратып кабул итте дип беләм. Кәеф булмаса, тавыш бераз гына үзгәреп китсә дә хәзер сизеп алалар, шундук шалтыратып әйтәләр. Җырчы һәм композитор Сөембикә Вәлиева, мәсәлән, еш шалтырата иде:

– Сиңа нидер булган бүген, Тәлгать улым, кәефеңне кем төшерде шулай? Беләм, эш дәверендә андый хәлләр дә була. Тик син игътибар итмә аңа, бирешмә. Онытма, сине бар татар дөньясы тыңлый!

Изображение удалено.Дания ГАЙНЕТДИНОВА, балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Без үскәндә Татарстан радиосы белән үстек, хәзер үземнең дә биредә эшли башлаганыма 30 ел була инде. Балалар өчен «Гөлбакча», «Көмеш кыңгырау», яшүсмерләр өчен «Сердәшханә», олылар да яратып тыңлый торган «Табигать дуслары» тапшыруларын әзерлибез.

Элек балаларны студиягә чакыртып яздыра идек. Композитор Фәридә Фәизова (хәзер мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын!) миңа бу эштә зур ярдәмче булды: ул балаларны җыеп алып килә, мин студиядә аларны яздырам. Берсендә Казандагы бер балалар бакчасыннан бер төркем бала килде. Фәридә сөйли: «Балалар юл буе: «Без радиога ничек сыярбыз икән соң, анда башыбыз гына сыядыр инде», – дип куркышып килделәр, ди. Ул сабыйлар радионы кечкенә кара тартма дип кенә уйлый бит инде, шуның «эченә» ничек сыярбыз, дип борчылулары икән. Килгәч, студиягә алып кердем дә: «Менә, балалар, шушы була инде ул радио», – дидем. Башта бик гаҗәпләнделәр, аннары бөтен җирне карап чыктылар.

Чит илләр белән хат алышулар да истә. Татарстан радиосын бөтен дөньяда тыңлыйлар һәм, рәхмәт әйтеп, безгә хатлар язалар иде. Кайдан гына килмәде ул хатлар! Япониядән бер кеше белән бик озак хат алышканыбыз хәтердә. Хатлар гына түгел, посылкаларга кадәр сала иде ул. Һәм һәр хатында да радио хезмәткәрләренә рәхмәт укый. Аны әби-бабаларының туган җире, татар теле белән тоташтырып торучы күпер булганбыз без.

Фәнзилә МОСТАФИНА сораштырды

Комментарии