«Казанга күченеп кайтмаска бер сәбәп тә юк. Ләкин...»

«Казанга күченеп кайтмаска бер сәбәп тә юк. Ләкин...»

Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә яшәсә дә, елының 50-60 проценты Казанда үтә, ди. Шул 60 процентта чагын туры китереп, Ринат абый белән әңгәмә кордык.

«КОСТЮМ – МИНЕКЕ, БАШЫ – БҮТӘН КЕШЕНЕКЕ»

– Белүемчә, ике татар язучысының гына үз сайты бар. Шуның берсе сез, Ринат абый. Сайтта бөтен әсәрегезне диярлек бушлай укып була...

– Мин, гомумән, үз гомеремдә китап саткан кеше түгел. Ерактан башлыйм. Мәскәүдә 25 ел яшим, шул 25 ел эчендә Казанда минем ике китабым чыкты. Ә чит илләрдә, дөньяның 20 илендә һәм Мәскәүдә 50дән артык китабым басылды. «Сират күпере» романының Төркиядә генә дә мин белгән 12 басмасы бар, менә быел тагын яңа басмасы әзерләнә. «Утлы таба өстендә» кабат басылырга тора. Мин күп китапларымны үз акчама бастырдым һәм үзем бөтен тиражны сатып алып, һәрвакытта бушка бүләк иттем. Эшләп яшәдем, берьюлы икешәр, өчәр җирдә эшләгән вакытларым булды, мохтаҗлык кичермәдем. Шуңа күрә әсәрне сайтка куеп, аннан акча эшләү дигән уйның башыма да кергәне юк. Китап булып чыкмаган әсәрне сайтка куймыйм. Андый әсәрләрем бар. Ике ел рәттән Татарстан китап нәшриятына яңа китаплар тәкъдим иттем. Чыгармадылар. Быел да бирергә җыенам.

– Өметне өзмисезме?

– Өмет дип, артык эчем пошмый. Хәтта кире борсалар, шулай буласын белә идем, дип елмаеп кына үткәрәм. Мин бит шактый күргән, чыныккан кеше.

– Ә ни өчен һаман бирәсез алайса? Тамчы тамып ташны тишә дигән нәрсәме бу?

– Абсолютно алай түгел! Анда таш түгел – бетон. Тимер бетон. Алай гына тишеп булмый аны. Мин үземне Татарстандагы процесстан аерым итеп күз алдыма китерә алмыйм, чөнки 10 елдан артык «Казан утлары»нда әдәбиятның үзәгендә булдым, аннары китап нәшриятын, 10 елдан артык Язучылар берлеген җитәкләдем. Әмирхан абый Еникинең әйтергә ярата торган бер сүзе бар иде: «Хәзер комганга су салырга ярамаган малайлар томлыклар чыгара». Бәлки, шундый кешеләр томлыкларын чыгарып йөргәндә, миңа да бер китап чыгару ярый торгандыр дигән уй керә башка. Һәм сынап карыйсың. Юк икән юк инде, көләсең дә үткәрәсең. Чыгарсалар – кош тоткандай хис итәм үземне.

Ләкин эш бит анда гына түгел. Мәктәп дәреслекләрендә «Ак кыялар турында хыял», тагын берничә хикәям бар иде. Хәзер берсе дә юк. Ул әсәрләрдән нинди хилафлык табу мөмкин булды икән? Алар туган җирне, туган телне, үзебезнең республиканы ярату турында гына, анда бернинди сәясәт юк. Монда мин җитәкчеләрдән генә сорамыйм. Бездә, әдәбият дөньясында, әз генә яклаучың юк икәнне сизсәләр, өере белән өстеңә ташланалар. Мәсәлән, мондый хәл булганы бар: 2000нче еллар башында үзебездә чыккан бер журналда язучылар фотосы басылды. Ул вакытта язучылар арасында мин катнашмаган бер генә чара да юк иде. Фотода карыйм: минем костюм, минем галстук бар, ә башы бүтән кешенеке. Мин хәтта бер ун ел чамасы татар газета-журналлары укымыйча яшәдем. Чөнки исемем бары тик тискәре яктан гына телгә алына башлады. Бүген дә кайсыбер тәнкыйтьчеләребез, хәтта академик дәрәҗәсенә күтәрелгәннәре, хәзерге татар прозасы турындагы монографияләрендә мине искә алмаска тырышалар. Бер проза әсәре дә төшеп калмаган, ә Мөхәммәдиев дигән язучы юк икән. Минем моңа эчем пошмый. Чөнки укучыларым бар, аларның җылы мөнәсәбәтен тоеп яшим.

– Татар дөньясында гына түгел, башка дөньяларда да танылу өчен, язучы үзе кайгыртырга, үзе йөрергә тиешме?

– Минем Сергей Михалков, Юрий Бондарев, Чынгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим, Давид Кугультиновлар белән даими аралашып, күп тапкырлар сөйләшеп утырганым бар. Аларны бөтен дөнья баса иде. Татарда да алар яшендәге менә дигән шагыйрьләр бар, ләкин берсе дә хәтта ил күләмендә дә популяр булып китә алмаган. Беренчедән, бездә аларны пропагандалау эшенә дәүләт бөтенләй катышмады. Икенчедән, башка милләт вәкилләре үз казаннарыннан күтәрелә башласа, аларны өстән дә тарталар, артыннан да этәләр, ә татарлар чыга башласа, өстәгеләр кулына суга, астагылар ике аягыннан түбән тарта, дигән мәзәк бар бит. Бездә көнчелек, күңел тарлыгы, бер-береңне күрмәмешкә салышу, кызганычка, бүген дә дәвам итә. Кеше хезмәтеннән файдалану һәм кешедән яздыру дигән чиркангыч күренешләр дә безнең даирәгә үтеп керде...

«КАЛСАМ, МИНЕ «АШАП» БЕТЕРӘЛӘР ИДЕ»

– Кайсы әсәрегезне язганнан соң сез Татарстаннан китәргә мәҗбүр булдыгыз?

– Мине Сергей Михалков үзенә урынбасар итеп чакырды, баш тартмадым. Язучылар берлегеннән эштән киткәндә, республиканың беренче җитәкчесе Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры вазифасын тәкъдим итте. Бер атна үгетләделәр. Мин баш тартырга мәҗбүр булдым. Министрлар Кабинетында телләр буенча бүлек оештырабыз, җитәкчесе булып бар, дип кыстадылар. Мин шундук баш тарттым. Боларның кайсына гына барсам да, мине ярты ел, бер елдан ашый башларга тиешләр иде. Миңа бу турыда ачыктан-ачык хәбәр итеп торучылар булды. Шуңа күрә, бик авыр булса да, Мәскәүгә киттем. Югыйсә, гомергә читкә китеп яшәү турында хыялланып үскән малай түгел идем.

– Сез рәис вакытта Язучылар берлегенең нинди казанышлары булды?

– Язучылар берлегенең авторитеты югары иде. Язучылар берлеге рәисен республика җитәкчесе кайчан кирәк булса шунда кабул итә иде, министрлар, район башлыклары чират көтеп торган вакытта, мин Минтимер Шәриповичның кабинетына турыдан-туры керә ала идем. Безнең үз бюджетыбыз, ресторан, кунакханә, берлеккә ярдәм итәргә әзер булган эшкуарлар бар иде. Мохтаҗ язучылар фатир ала алды. Язылган әсәрләрне елныкын елга чыгарып бара идек. Һәр районда, һәр төбәктә татар әдәбияты көннәре үтә башлады, үзебезнең 7-8 премияне булдырдык. Ул вакытта Язучылар берлеге мөстәкыйль оешма иде. Язучылар республикадагы бөтен сәяси вакыйгаларның алдында торды. 5-6 язучы ДәүСовет депутаты иде, СССР һәм Русия Югары Советларында депутат язучыларыбыз бар иде.

Хәтта шул вакытта беренче тапкыр Кол Галинең юбилеен билгеләдек без. Миңа бер министр урынбасарының: «Ринат Сафиевич, Кол Галине безнең министрлыкка чакырып булмас микән?» – дип шалтыратканы да булды.

– Нәрсә дидегез соң?

– Тырышып карарбыз, әлегә ул бик мәшгуль, дидем (көлешәбез).

«КОРБАННАР БЕРНИЧӘ МИЛЛИОНГА ҖЫЕЛА»

– Хәзер безнең газетада Горбачев турында фикерләшү китте. Берәүләр аны сагына, бөек реформатор иде, дип искә ала. Икенчеләр илне таркатучы дип гаепли. Сез кайсы лагерьда?

– Мин бер лагерьда да түгел. Горбачев белән берничә тапкыр күзгә-күз сөйләшкән булды. Ул СССРны җимерү өчен алдан әзерләнгән кеше иде дип уйлыйм. СССРны таркату әкренләп күптәннән барган нәрсә. Әгәр дә оештырылмаган булса, илне сакларга бөтен мөмкинлекләр бар иде. Андый илне җимерергә ярамый иде. Мин, СССРны якларга тырышып, Ак йортны утка тотканда да чыгып китмәдем, чөнки әти-әниләребез фашистлар кулына да бирмәгән Туган илне сакларга кирәк дип саный идем.

– Сез чынлап та шуңа ышана идегезме?

– Мин чын күңелдән ышана идем генә түгел, иманым камил, шулай булырга тиеш иде. Бер ел элек кенә бит референдум узды, халыкның 90 проценты СССРны сакларга кирәк дип тавыш бирде. Безне шул халык сайлаган бит. Шуңа күрә Ак йорттан чыгып китү турындагы уй башыма да килеп карамады. Хәер, аны тупка тоту ихтималы турында уйларга да мөмкин түгел иде бит. Бу – дөньяда күрелмәгән җинаятьләрнең берсе. Аны күрмәмешкә, күрсәтмәскә генә тырышалар...

– Рәсми саннар буенча, 1993нче ел көзендә Ак йортны штурмлаганда 150 кеше үлгән. Әле күптән түгел генә элекке вице-президент Александр Руцкой, үлгәннәр 1500дән дә ким булмады, мәетләрне төнлә Мәскәү елгасы буйлап баржада ташыдылар, дип интервью биргән. Ә сез кайсы санны дөрес дисез?

– Үлгәннәр 100, 200 генә түгел иде. Халыкны бик күп кырдылар, бик күп. Мәйдан тулы кеше иде бит. Халык айлар буе зур-зур төркемнәр булып, учаклар ягып яшәп ятты. Бу кешеләргә аннан китәргә тәкъдим булмады. Алар барысы да кырылды. Өч машина кузовына шыгрым төялеп, Останкинога киткән кешеләрнең дә бик сирәге исән калды. Аннары мирас, байлык бүлешә башлап, һәр шәһәрдә яшьләр бер-берсен атышу китте. Бу хәлне читтән генә карап, оештырып торучылар кемнәр булды, дисез... Менә шул корбаннарның барысын да саный башласаң, ил буенча берничә миллионга җыела торгандыр.

ИКЕ УТ АРАСЫНДА...

– Сезгә РСФСР Югары Советы рәисенең беренче урынбасары булырга тәкъдим ителгән, тавышка да куелгансыз. Үткән булсам нәрсә булыр иде икән, дип уйланганыгыз бармы?

– Әгәр дә үзебезнең җитәкчеләр таяк тыкмаган булсалар, мин үтә дә идем. «Комсомолец Татарии»да ашыгыч рәвештә миңа каршы мәкалә чыгардылар. Бүтәннәр «безнең кандидат өчен тавыш бирегез» дип агитация алып барганда, безнең Татарстан делегациясенең кайсыбер вәкилләре шул газетаны һәммә депутатларга таратып чыкты. Кемнедер минем сайлану ихтималы куркытты. Югыйсә Үзәк Комитетта бу мәсьәлә хәл ителгән иде инде, соңрак Ельцин да мине үзе чакырып тәкъдим ясады. Әмма ни булса шул хәерлегә булгандыр. Үтсәм, ягъни Хасбулатов урынында булган булсам, бәлки, инде күптән барлыгымны онытыр идегез.

– Ельцин искә алынгач, аның суверенитет турында әйткән танылган сүзләрен дә искә төшереп китми булмый...

– Ельцинның ил буйлап гизү программасы турында ишеткәч, мин аның ярдәмчесе Виктор Илюшинга кереп, Казанга кайту кирәклеген аңлаттым. Минем туган ягымда бәлеш ашап, Казанга килгәч Язучылар берлегендә татар интеллигенциясе белән очрашуы, аннары Казан университетына баруы очраклы түгел иде... Ельцин Тукай клубында тар гына сәхнәгә менеп утыргач, кайбер язучылар кызып китеп, аңа йодрык болгый-болгый сөйләшә башладылар. Борис Николаевич миңа борылды да: «Чем понравиться можно им?» – ди. «Обещайте независимость, тогда понравитесь», – дидем. Уенын-чынын бергә кушып әйттем, аның алай дип вәгъдә бирмәсен беләм. Ә ул торды да: «Берите суверенитета столько, сколько сможете проглотить!» – диде.

Казанга суверенитет дигән сүзне беренче булып алып кайтучылар арасында булуым белән горурланам мин. Шулай да мин Мәскәүдән кайтып «Татарстан» поездыннан төшүгә, ак шәлле апалар, махсус оештырылган төркем булып килеп: «Чит ил парламентында эшләүче татар язучысы буламыни?!» – дип мыскыл итәләр иде, йөзгә төкергәннәре дә булды. Югыйсә, без Татарстаннан 26лап депутат, ә бер мине генә шулай каршы алдылар. Чит ил парламенты дигәне Русиянеке инде. Ә Мәскәүдә бөтен ил депутатлары арасында кушаматым «главный националист» иде минем. Шушы ике ут арасында яшәдем... Үкенмим.

– Сезнең өегез кайда, Ринат абый?

– Мәскәүдә дә, Казанда да. Ләкин минем туган җирем, минем төп йортым һәм мәңгегә калачак туфрагым – бары тик Мамадыш районында.

Мин елның 50-60 процентын барыбер Татарстанда уздырам. Мәсәлән, Мамадыш районында бер дустым туган көнен үткәрәм дисә дә очып кайтып җитәм, Сабан туйга чакырсалар да кайтам. Казандагы бакчамда ел да бәрәңге утыртам. Башта кайтып җирне сукалыйм, икенче кайтып утыртам, өченче кайтып чүбен утыйм, аннары төбен күмәргә, аннары алырга кайтам. Кышын Мәскәүдә базардан сатып алып бәрәңге ашыйм (елмая).

Мәскәү белән Казан арасын машинада минем кебек күп йөргән кеше юктыр. Бер утырган килеш туктамыйча Мәскәүгә барып җиткән чаклар күп булды. Минем өй белән өй арасы 853 км. Соңгы елларда күбрәк самолет белән очам. Күченеп кайтмаска бер сәбәп тә юк. Ләкин бүген мин үземне Мәскәүдә кирәкле дип саныйм. Анда мин чыгара торган «Татарский мир» газетасын Русиядә, БДБ илләрендә сибелеп яшәүче татарлар көтеп ала. Кызганыч, татарның бүген 70-75 проценты үз ана телендә укый белми, менә шуларны кайгыртырга кирәк.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии