«Һәр ике кешенең икесе дә – Арчадан»

«Һәр ике кешенең икесе дә – Арчадан»

Арчаларның бер матур гадәте бар: яз җиттеме, якташлар очрашуы оештыралар. Моңарчы үзләре генә бәйрәм итәләр иде, быелгы концерт-тамаша үзенчәлекле булды. Күршеләрен дә чакырганнар. Татарда: «Кырык өйгә хәтле күрше санала», – дигән гыйбарә бар бит. Шуңа колак салганнар, күрәсең: ут күршеләр, дип, арчалылар ерак Мөслим, Лениногорск, Чирмешәннән дә, хәтта әллә кайдагы Башкортстаннан да дусларын чакырган иде.

Узган елдан башлап, «Арча якташлыгы» җәмгыятенең еллык хисап концерты ике көн рәттән уза. «Әле анысы да җитми. Инде без, өстәмә урындыклар куеп булса да, килгән кешене кертергә тырышабыз. Тик барыбер, залга сыймыйча, ишек төбендә калучылар да байтак. Киләчәктә якташлар очрашуын бер атна бәйрәм итми хәлебез булмас», – дип аңлатты моны җәмгыятьнең җитәкчесе, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Быелгы очрашу үткән 8-9нчы апрель көннәрендә дә Тинчурин театры шыгрым тулы иде.

Тамаша башланганчы ук якташлар бер-берсен табыша, таныша, аралаша тордылар.

– Бәрәч, син дә Арчаныкымыни? – ди бер абзый икенчесенә.

– Хатын Арчаныкы ич! – дип көлә икенчесе. Күршеләр булып чыкты болар. Күршеләр генә түгел, якташлар да булуларын шушы очрашуда гына белгәннәр.

Шул рәвешле Тинчурин театры фойесы «ич»ле, «әчкеч»ле, «җегет»ле, тагын әллә нинди үзенчәлекләре булган Арча ягы сөйләменә күмелде. Алар арасыннан мишәрчә сөйләшкән берәүне ишетеп алып: «Сез дә Арчаныкымыни?» – дип гаҗәпләндем. «Түгел. Тик Арча һәр татарның йөрәгендә инде ул. Тәк шту бер аягым белән мине дә Арчадан дип язсаң була, сеңел», – дип елмайды үзен Салих Хәбибрахманов дип таныштырган абзый. Гомумән, арчалылар әзерләгән тамашаны карарга килүчеләр арасында башка район-шәһәрләрдән дә кешеләр шактый иде.

Тамаша башланып китте. Гади генә концерт түгел, туй буласы икән бу. Алып баручылар Нурзадә белән Фәнис Җиһанша шулай дип хәбәр итте. Беренче көнне кыз йортында кияүне каршы аласылар, икенче көнне кияү йортына кыз төшерәселәр икән. Сүз уңаеннан, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша – Арчаныкы түгел. Күршедәге Әтнә районының Күәм авылыннан ул. Шулай да, чакыргач, бик теләп килгән. «Өстәвенә, хәзерге вакытта әнием Арча районында яши. Аның янына атна саен диярлек кайтып йөрим. Балалар да Арча әбиләрен бик ярата. Казанда һәр ике кешенең берсе Арчадан, диләр. Алай түгел ул. Һәр ике кешенең икесе дә Арчадан», – дип сөйләде ул соңыннан.

Концертны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Җитәкчеләр сөйли торган гомуми сүзләр белән түгел, Тукай шигыре белән. «Әле Тинчурин театрына кергәндә генә якташыбыз Тукайның мондый шигъри юллары исемә төште: «Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара: Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара». Тик бүген безнең йөзебез дә кара түгел. Мин район башлыгы булып эшли башлаганга ике ел ярым. Шул вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылды. Ике мәктәп салынды. Узган ел гына дүрт балалар бакчасы төзеттек, быел тагын икене төзетү нияте бар. Узган ел авылларда ике мәдәният йорты, ике ФАП салдык. Җиде авылга асфальт керде. Быел тагын дүрт авылга кертергә уйлыйбыз, бәлки, биш тә булыр әле. Республиканың икмәк планына да зур өлешебезне кертеп киләбез. Киләчәктә дә шулай матур итеп яшәргә язсын», – дип сөйләде Илшат әфәнде.

Сер түгел: шушылай җыелып, ике көн дәвамында бәйрәм итә торган якташлыклар башка юк. Гомумән, якташлыклар арасында элемтә дә юк иде. Иде дим, чөнки моннан соң пәйда булыр шәт. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Минсәгыйть Шакиров сүзе белән, республикадагы барлык якташлыкларның координация советы төзелгән. Моны халыкка Фәнис Мөсәгыйтов җиткерде. «Президентыбыз якташлыкларга грант бирү турында указ да чыгарды. Быелдан башлап, бөтен якташлыклар бер-беребезне белеп, аралашып яшәргә уйлап торабыз. Шушы концерт моңа беренче адым булсын иде», – дип белдерде ул.

Сәхнә уртасында чып-чын табын корып куйганнар. Монысы «килен» йорты була инде. Кунаклар килә тора, аларны чәй белән сыйлый торалар. Кыз ягыннан сый булса, кунаклардан – җыр. Саба якларыннан кайнар сәламнәр җиткереп, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева «Туй җыры»н башкарды. Аның көен Арча кызы Нурзадә иҗат иткән. Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров Чирмешәннән сәлам китергән. Лениногорскидан – Люция Мусина. Хәер, Люцияне арчалылар күптән үзләренеке дип саный инде. Пошалым авылы килене – Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның хәләл җефете бит ул.

Башкортстаннан килгән җырчы Ришат Шәйхетдинов «килен йорты»на үзләренчә «Һаулармысыз» дип килеп керде. Аны «Һау, һау» дип каршы алдылар. Бер мичкә башкорт балы алып килгән иде ул. Калган кунаклар да кайсы – каз, кайсы чәк-чәк алып килде. Концерт чып-чын туй рәвешен алды.

Тәнәфес вакытында Татарстанның халык артисты, Курса-Почмак авылында туып үскән Шамил Әхмәтҗанов белән сөйләшеп алдык. «Минем 60 елга якын гомерем Казанда үтте. Шулай да беренче урында – Арча. Туган туфрагым бит ул минем. Авылга еш кайтырга тырышабыз. Әти-әни, туганнар шунда бит. Аларның рухына дога кылып, каберләрен чистартып киләбез», – дип хис-тойгыларын уртаклашты артист. «Мондый очрашулар кирәкме?» – дигән сорауга да җавабы бер Шамил әфәнденең – кирәк. «Суверенитетның беренче еллыгын бәйрәм иткәндә Туфан Миңнуллин белән урыныбыз янәшә туры килде. Бу җырчы «Тәфтиләү»не ничегрәк башкарды, дип кызыксынды бу. Болайрак башкарырга кирәк иде аны, дим. «И, Шамил, син ул яктан кермә әле. Монда бит иң мөһиме – татарны бергә туплау, өзелгән җепләрне бәйләү», – диде. Менә бу нәкъ шуның шикелле бер очрашу инде. Ел саен үткәреп торсыннар иде», – ди халык артисты.

Ике көнлек концерт-тамашада татар халкының яучы җибәрү, кыз елату, килен төшерү, кәләш урлау кебек йолалары да күрсәтелде. Шуңа күрә бу очрашу якташларны гына түгел, чын мәгънәсендә буыннарны бәйләде дисәк тә ялгыш булмас.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии