- 13.11.2023
- Автор: Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Гади авыл кызы ул. Арча районының Сикертән авылыннан. Үҗәтлеге һәм максатчанлыгы аркасында бүген Татарстанның атказанган артисты исемен йөртә. Сәхнә – аның икенче гаиләсе. Беренчесендә якыннары, яраткан ире, балалары булса да, икенче гаиләсе белән дә шактый гомере үтә аның. Сүзем Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Энҗе Яруллина турында булыр.
– Энҗе, сезнең өчен театр ул...
– Театр – ул минем икенче гаиләм. Артистларның ярты гомере шунда үтә, дисәм дә һич ялгышмам. Без хезмәттәшләрем белән гел тыгыз бәйләнештә, шуңа да алар миңа якын туганнарым кебек кадерле. Ә сәхнәне, театрны, үз эшен яратмаган кеше болай дип әйтә алмый, минемчә.
– Артист булып туалар, диләр халыкта. Бу сүзләр сезнең тормыш юлын да сыйфатлыймы икән?
– Әйе, артист булып туалар, дигән сүзләрне халык арасында еш ишетергә туры килә. Килешәм. Мин хәзер үземнең балаларыма карап та, бу сүзләрнең дөреслеккә туры килүен раслый алам. Мондый сәләт Аллаһ Тәгалә тарафыннан да бирелә, геннар буенча да күчәргә мөмкин. Безнең гаилә, безнең нәсел – җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк нәсел, дип әйтер идем. Әтием Мөдәррис үзе гармунда уйнап, бик матур җырлый иде. Ул артист булырга хыялланган. Безнең апаларыбыз да – бик матур тавышлы кешеләр, бабам да матур җырлаган. Әтиемнең сеңлесе авылда мәдәният йортында клуб мөдире булып эшли.
– Балачакта һәркем артист булу турында хыялланадыр, сезнең хыялларыгыз да сәхнә белән бәйле идеме?
– Кечкенәдән артист булырга теләдем. Әле үземнең тәүге тапкыр сәхнәгә чыкканымны да хәтерлим. Ул чакта миңа 3,5 яшь булган. Мин анда «Безнең ана казыбыз 15 биби китергән» дип, шаян балалар җыры башкардым. Җырлап бетергәч, баш иеп, сәхнә артына кереп киткәнем дә истә калган. Тамаша залында утырган әнием янына төшеп: «Әни, ничек соң? Каушамадыммы?» – дигәннәрем дә, томанлы булса да, истә. Менә шуннан соң сәхнәгә мәхәббәтем артты гына минем. Мәктәптә укыганда да актив булдым: үзем сценарийлар язарга, классташлар белән бергәләп скетчлар куярга, төрле конкурсларда катнашырга яраттым. Кечкенәдән үк үземне зур сәхнәдә күрергә теләдем. Бу хыялны тормышка ашыру теләге 7нче сыйныфта тагын да көчәйде. Ул чакта минем класс җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Әнисә апа Шәймуллина иде. Ул һәрчак матур чаралар үткәрде. Мин анда теләп катнаштым. Шулай бервакыт ул миңа: «Сеңлем, инде чыгарылыш классы килеп җитә, сиңа алдагы тормышың турында төпләп уйларга кирәк. Син театр училищесына кер, синең сәләтең бар. Мин сине сәхнәдә күрәм», – диде. Шул сүзләр күңелемне җилкендереп җибәрде. 9нчы класста укыганда, әни янына килдем дә: «Театр училищесына укырга керәсем, 9дан соң китәсем килә», – дидем. Әни: «Артист тормышы читтән генә җайлы күренә, ул – авыр хезмәт. Синең әле кияүгә чыгасың, балалар табасың бар. Яхшылап уйларга кирәк. Мин: «Риза», – дип әйтә алмыйм, икеләнәм», – дигәч, минем күземә яшьләр тулды. Моны күреп, әни: «Әтиеңнән сорарга кирәк», – диде. Безнең гаиләдә әтинең сүзе – закон. Без аны ярата һәм хөрмәт итә идек. Әнинең әйткән сүзләренә үпкәләп тә йөрдем, тик үзем әни булгач, яхшы аңлыйм: ул баласына начарлык теләмәгән. Киресенчә, аның язмышы турында кайгырып, шундый киңәшен биргән. Шулчак мин әти янына килдем дә, аңа үз теләгем турында хәбәр иттем. Әти миңа карап торды да: «Кызым, мин үзем гомер буе артист булырга хыялландым. Син минем хыялымны тормышка ашырсаң, мин бик бәхетле булырмын», – диде...
– Сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр арасында үз балаларын бу юлдан җибәрергә теләмәүчеләр дә бар бит. Сезнең әти-әниегез каршы булмады, димәк?
– Әти – чын артист иде. Ул баян түгәрәгенә дә йөргән, шуңа да баянда бик матур уйный иде. Авылда, күрше-тирәләрдә оештырылган бер бәйрәм дә ансыз үтмәде. Әле ул хәзер дә клубта җырлап йөрер иде... Кызганыч, бер ел элек мәрхүм булды. Яшь вакытында аны консерваториягә укырга да чакырган булганнар, ләкин безнең дәү әти: «Җырлап йөреп, тамак туйдыра алмассың, эшләргә, иген игәргә кирәк. Син авылда калырга тиеш, син төп нигезнең дәвамчысы булырга тиеш», – дигән. Шуңа күрә әти минем теләгемне хуплады, тик: «Мин сине училище ишеге төбенә алып барам, әмма алга таба үзең генә барырга тиеш. Сәләтең булса – алырлар. Юк икән, димәк, бу – синең юлың түгел», – диде. Аллаһка шөкер, 9ны бетергәч, училищега укырга кердем. Танылган татар артисты, драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әмир Камалиев курсына эләктем. Аннары Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповны курс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Шунда Ренат абый театрга эшкә дә чакырды. Әтиемнең әйткәннәре миңа васыять булды һәм бүген дә аның хыялын тормышка ашыра алганыма сөенеп яшим. Әтиемнең урыны җәннәттә булсын, рухы минем өчен шатланып ятсын.
– Сезнең театрда эшләү еллары Кариев театрының бинасы булмаган чакка да туры килә. Бу чакларның кыенлыгы нидә булды? Нәкъ шушы чорда: «Булды, җитте, китәм», – дип ялгыш кына да уйлаган чакларыгыз булмадымы?
– Мин 2005нче елда Кариев театрына эшкә килдем. Ул чакта театр бинасы Казанның Киров районындагы «Алафузов театры» буларак дан алган Җитен комбинаты Мәдәният сарае бинасында иде. Бик борынгы җыйнак кына бина ул. Анда бик салкын иде. Безнең грим бүлмәләре подвалда урнашкан. Мин килгән елны кыш аенда «Печән базары» дигән спектакль чыгардык. Сәхнәдә репетиция вакытында авыздан пар күтәрелер иде. Салкын булса да, һәр ролебезне җиренә җиткереп башкара, гастрольләргә йөри идек. Дер-дер калтырап торсак та, эшебезне яраттык. Тик болар гына сәхнәне яраткан, үз эшен сөйгән кеше өчен театрны ташларга сәбәп була алмый.
– Әле яшь булсагыз да, сез килеп кергән театр хәзергесеннән аерыладыр, шул аерма нидә?
– Киров районында урнашкан бинага тамашачыны җыю авыр булды, тик шулай да киләләр иде. Әйткәнемчә, сәнгатькә, иҗатка гашыйк кеше өчен киртәләр юк. Ә хәзерге театр бинасы шәһәр үзәгендә урнашкан. Монда үзебез дә, тамашачы да яратып йөри. Идеаль шартларда эшлибез. Җылы (көлә). Киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Яңадан-яңа спектакльләр белән үзебезне дә, тамашачыбызны да сөендерергә насыйп булсын иде.
– Иҗат кешеләренә бераз сәерлек хас, диләр. Килешәсезме?
– Әлбәттә. Үземнән чыгып та әйтә алам: без күп нәрсәне күңелебезгә якын кабул итәбез. Безнең өчен һәр яңалык мең кат иләк аша уза. Сөенер урынга елап, елар урынга сөенеп тә үз эмоцияләребезне күрсәтә алабыз.
– Ә тормышта да уйнарга туры килгән вакытлар буламы?
– Юк, тормышта гади булу да җитә.
– Сезнең рольләрегез бик күп һәм алар барысы да төрле. Шул уңайдан сорыйм әле: һәр рольгә дә әзерлек нәрсәдән башлана, ничек бара?
– Дөрес, артистның йөзе – аның ролендә. Артист кеше рольләрендә ачыла. Шул ук вакытта ул төрле рольдә төрлечә ачылырга мөмкин. Төп рольме, кечкенә эпизодик рольме – һәркайсында үз ролеңне тиешенчә башкару мөһим. Спектакль ул – пазл сыман, чөнки һәр кечкенә деталь да гомуми сурәтнең мөһим өлеше. Әгәр дә: «мин бит сәхнәгә чыгып кына керәм», – дип уйлыйсың икән, ялгышасың. Синең шул чыгып кына керүең дә спектакльнең тәэсире өчен мөһим.
Мин рольләремне аерып әйтә алмыйм, аларның һәркайсы кадерле. Аларның һәрберсе төрле дә. «Ничек миллионер булырга?» дигән спектакль бар иде, ул инде күптән репертуардан төште. Мин анда 100 яшьлек американка әбине уйный идем. Сәхнәгә чыкканда мине берәү дә танымый иде. «Энҗе, син кайсы рольдә идең соң, без сине танымадык», – диючеләр дә була иде. Бу роль мине бер яктан ачты. Күптән түгел «Әлифба: хәрефләр дөньясында» спектакле чыкты. Без аны режиссер Лилия Әхмәтҗанова белән куйдык. Анда ике генә артист уйный. Бу бөтенләй икенче яктан ачылырга ярдәм иткән роль.
Теге яки бу роль бүленеп бирелгәч, иң беренче чиратта, мин үз героемның тарихы белән танышам. Сәхнәгә чыкканда, син үз героең турында күбрәк мәгълүмат белсәң, аны халыкка ачып бирү җиңелрәк. Менә «Йосыф» спектаклен генә алыйк. Без барыбыз да Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын беләбез, Коръәндә Йосыф пәйгамбәр турында язылган мәгълүматны укып беләбез. Монда рәхәтләнеп тарихны актарырга, истәлекләр табу мөмкинлеге бар. Тарихи материал булганда җиңелрәк, ә драматурглар язган пьесалардагы образлар турында берничә сүз генә әйтелергә мөмкин: озын буйлы, ничәдер яшьтәге, шундый-шундый әни дип язылган мәсәлән. Бу очракта мин образны үзем уйлап чыгарам, бер эзлеклелеккә салам, аны тулыландырам.
– Быел сез дәрәҗәле исемгә лаек булдыгыз. Татарстанның атказанган артисты исемен алу артистта нинди сыйфат-теләкләрне арттыра икән?
– Быел, Аллаһка шөкер, мактаулы исем алырга ирештем. Үземнең театрыма, җитәкчеләрем, хезмәттәшләремә зур рәхмәт. Театр бит ул – команда. Монда һәрбер кешенең дә өлеше зур. Тагын бер кат кабатлыйм: бүген мин чиксез бәхетле. Атказанган исеме горурлык хисен арттыра, үзең алдыңа яңа максатлар куеп, яңадан җиң сызганып эшләргә этәрә. Чыннан да, мин дөрес юлда икән дигән фикерне җөпләп куярга этәргеч бирә. Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәч, әти минем һәм туганымның төшенә керде. Өйгә шатланып кайткан иде. Ул минем премьераларымны күреп: «Исән-сау эшли күр, балакаем. Син – сәхнә кешесе. Үзеңне тиешле дәрәҗәдә тот. Син – безнең йөзебез, кызыллык китермә», – ди торган иде. Әтиемнең рухы шат булсын. Икенчедән, хатын-кыз – гүзәл зат. Ул яратып һәм яратылып яшәргә тиеш. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда, дип юкка гына язмыйлар. Өеңдә «әни» дип көтеп торучың, яратучы ирең, туганнарың, яратып эшли торган эшең булса, син – бәхетле. Ә мин чыннан да бәхетле. Яраткан гаиләм, туганнарым, якыннарым, яратып башкара торган эшем бар. Аллаһ Тәгалә шул бәхеттән аермасын!
Әңгәмәдәш – Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Комментарии