- 13.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Илгизәр Галинең « Ертык җырларны ямыйбыз« (№37, 18 сентябрь, 2013 ел) язмасын укыгач, тәэсирләнеп язарга булдым. Ул «Озак торды атым, чапмады» дигән җырның сүзләрен төзәтмәкче. Ләкин һәр куплетта кабатланучы «булмады» сүзе шул килеш калган бит, мондый төзәтү булмый. «Булды!», «Булдырабыз!» димәгәч, атны да «Чаптырабыз!» димәгәч нинди төзәтү инде ул? Миңа калса бу җырның тексты гына түгел, көе дә әйбәт түгел. Бу көй чыпта сукканда, яисә чабата үргәндә генә «шыңшырга» яраклы. Һәр җырның сүзләреннән бигрәк көе әһәмиятле. Көйгә дикъкать итәргә кирәк, әфәнделәр! Юкса, фәкыйрьләрнең аты «йөрмәс тышаулы» дип җырлаучылар интернетта да күренә. Ләкин анда яшь агызып моңаюның, өметсезлекнең исе дә юк.
Чагыштыру өчен бер мисал:
Мөхәммәд өммәте малсыз булмасын
Малсыз булсаң, туган кардәш ят булыр.
Фәкыйрьләр ат менеп типсә – ишәктер
Дәүләтлеләр ишәк менсә, ат булыр, – дип моңлана Турбан Атабаев дигән җырчы. Уң аягы белән тезләнеп утырган җиреннән җырчы кубарылып, чөелеп-чөелеп китә, көчле, гайрәтле тавышы белән генә түгел, йодрыгы белән дә ярсып һаваны айкый. Чын җәнҗал куптарып гауга торгыза. Бөтереп алып әле сине дә өстери үз артыннан. Мондый энергия белән, шиксез, тау-ташлар күчереп буладыр. «Көрәш бер абруй» дип торганда, башкача тагын ничек?
Әле бу бер ялкынының биш кенә проценты, һич булмаса бер генә проценты булса иде бездә, дип тел шартлатасың.
Бер көнне «Мәдәният дөньяcында» тапшыруында җыелышып, «Моң» төшенчәсенә билгеләмә эзләп утырдылар, таба алмадылар. Әмма милли аһәң – фәсмәтән дип, әйдә татар моңын үстерәбез дип утырдылар. Моң-зарларыннан көйсеннәр диюләреме? Әйе, алар диярләр бер заманны. «Тәфтиләү» не дә гимнга тәкъдим иттеләр.
Без һаман да шул хәсрәт көен (трагедия) ишетергә тиеш икәнбез.
Әгәр без «моң» ны татар җырына нисбәтләсәк ул бәеттер-мөнәҗәтләр дә шул ук. «Гөлҗамал» , «Карурман»нарда шәйләнгән гаҗизлек галәмәтедер, боеклыктыр ул.
Энергия белән сугарылмаган ул озын иске көйләрне тыңлау бүгенге кебек тормышта гамьгә батыра торган бер авырлык кына. Аларны арткы плангарак чигереп яшьләр җырлый торган дәртле, заманча җырларына, ялыктырмый-арытмый торган җырларга юл бирү акланадыр.
Бүгенге эстраданы чүп басты, үзешчәннәр басты, кем иренми шул чыгып җырлый дип тәкрарлыйлар.
Җырлый бирсеннәр, әйдә! Ритмны тоялар, көйдән чыкмыйлардыр бит. Җырыбыз аяныч көннәргә калды, диюләре урынсыздыр яки болар – шөбһәле адәмнәрнең сүзедер.
Илгизәр Гали үзенең язмасын «Бөтен халык моңлансын!» – дип башлый. Мин исә: «Булмасын берәү дә моңайган!» диямен, шагыйрьләргә ияреп һәм «Диварны дым егар, җимерер, адәмне – моң» , дип, искеләрдән калган мәкаль белән сүземне төгәллимен.
Г.ТУКТАРОВ.
Биектау районы.
Комментарии