«Малаең да бу кадәр планлаштырылмаган әле»

«Малаең да бу кадәр планлаштырылмаган әле»

Чит илләрдә яшәүче кул осталарын көн дә телевизор экраны аша күреп торабыз. Берсе оча торган йорт ясаса, икенчесе сөйләшә торганын төзи… Безнең Татарстанда да бар андыйлар. Алар бөтен эшне башкара ала торган трактор ясый.

«ЙӨЗ МЕҢГӘ ДӘ САТМЫЙМ»

Саба районы Эзмә авылында яшәүче Хәниф абый Гыйләҗиевны авылдашлары алтын куллы дип сыйфатлый. Кулыннан килмәгән бер эш юк дип өстәп тә куялар. Шуны исбат итеп үз куллары белән тимер ат та ясаган әле ул.

Хәниф абый – тимер эшенә гашыйк кеше. Бу белгечлек буенча дипломы булмаса да, эретеп ябыштыруның, тимер белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен белә. Аның үз куллары белән ясаган мини тракторын интернетта күрдем. «Бәрәңге дә ала, төбенә дә өя, чүбен дә утый» дип мактап язылган әлеге трактор хуҗасын табу кыен булмады. Баксаң, авылдашлары ук шушы видеоязманы интернетка урнаштырган икән. «Мин алай күренергә, үзем турында сөйләргә яратмыйм инде», дип сүзен башласа да, шундый җайланма ясау серләре белән бүлеште Хәниф абый.

– Һөнәрем буенча эретеп ябыштыручы түгелмен, ләкин тимер эше белән күптән кызыксынам, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Мин аны рамнан җыйдым. Моторын «Ока» машинасыннан алып куйдым, «мост»лары – «Жигули»ныкы.

Кечкенә трактор дигән исем астында йөрсә дә, бу җайланма артыннан да күзәтергә, гел рәтләп торырга кирәк. Аны аякка бастыру өчен генә дә Хәниф абый якынча 30 мең сум акча түккәнен яшерми:

– Ике-өч көндә генә ясала торган әйбер түгел. Күпме вакыт киткәнен әйтә алмыйм, ләкин озак ясадым. Көнем-төнем шуны ремонтлап узды дип әйтергә була. 20 мең сумнан артык акча тотылды инде. Шуны ясар өчен 20 килограмм электрод кына киткәндер әле.

Хәниф абый яраткан тракторы өчен тотылган акчаны жәлләми. Бүген ул бу акчаны уны белән кире кайтарды инде, чөнки аның мөмкинлекләре зурдан. Телисең икән бакча сукала, теләсәң бәрәңге төбенә өй, кирәк икән бәрәңге ал. Өстәвенә чүп тә утый ди.

– Быел бәрәңгене шуның белән алдык, төбенә дә трактор ярдәме белән өйдек. Бәрәңге чүбенә чыкмадык: җәй буена ике тапкыр буразна арасыннан трактор белән йөреп чыктым. Аның «ежик» дигән җайланмасы бар. Ул төптән чүпләрне актарып чыгара. Шәп нәрсә, кыскасы. Ясалган сука да бар, тик аны эшкә җигеп караган юк. Әле кирәкле җайланмаларны ясармын дип уйлыйм: бәрәңге утырта торганын ясау планы башта бар инде, – ди ул көлеп.

Сер түгел: хәзер машина калдыкларыннан трактор ясаучылар күп. Кемдер детальләр әрәм ятмасын дип эшләсә, кемдер авылдашларының бакчасын сукалап акча эшләрмен дип уйлый. Хәниф абый исә кул эшен җиңеләйтү өчен ясаган аны.

– Акча эшлим дип, авыл бакчалары буйлап йөрергә җыенмыйм. Фәкать кул эшен җиңеләйтү өчен ясадым бит. Аны үзеңә кирәкле һәр якка борып була. Әйтик, печән вакытында печән чапкычын көйләп печән дә чабарга, кышын кар көри торган эттергеч куеп, карын да чыгарырга, арбасын тагып кар да түгәргә, салам алып кайтырга – барысын да эшләргә мөмкин. Алдында чүмече дә бар әле аның.

Мондый трактор күпләрне кызыксындыра. Интернет сайтларга күз салсаң, сатуга куючылар да күп. Зур трактор алу һәркемнең кулыннан килми, ә очсыз бәягә нәкъ шундый ук эшләрне башкара ала торган мини тракторны кулга төшерү теләге күпләрдә бар. Моңа да карамастан, Хәниф абый тимер атына тугры кала. «Йөз меңгә сатып алам дисәләр дә, бирмим. Күпме хезмәт кергән бит аңа. Эше күп аның, үзе дә күп эш башкара», – ди ул.

КИРӘКСЕЗ ТИМЕР-ТОМЫРДАН – ТРАКТОР

Кулибинчылар бер Сабада гына түгел, Лаеш районында да бар. Әйтик, Кече Елга авылында яшәүче Айнур Галиуллин да үзенә ярдәмче булырдай мини трактор җыйган. Йорт тирәсендә кирәксез яткан иске машина запчастьләренә Айнур да яңа сулыш өргән. Ярдәмгә авылдашы да килгән.

– Мин җыючы түгел лә инде, кирәк-яракларны табып, алып-бирүче ролен башкардым. Трактор җыюны авылдашым, эретеп ябыштыручы Рифат абый Хәкимовка тапшырдым. Мин үзем дә тимер белән дус. Шуңа да бу эшкә кызыксынып тотындым.

– Хәзер үз кулы белән трактор җыючылар елдан-ел арта. Бу нәрсәгә бәйле икән? Зур трактор алу кыйммәт, ә мотоблок кына күп эш башкара алмыймы?

– Акча һәм техника булмаудан түгел, акчаны эшләп табарга була, ә техниканы сатып алырга мөмкин. Кирәкмәс техника әрәм булып ятмасын өчен ясалган әйбер дисәм дә буладыр. Техника күп хәзер. Йорт җирендә актарынсаң, әллә нәрсәләр табарга була. Бер җирдә бу әйбер ята, икенче җирдә икенчесе. Аны металлга илтеп тапшырырга жәл, ләкин кирәге дә чыкмый. Кирәк булыр дип бер җирдән икенче җиргә күчереп куясың, кирәк булмас ахры дип янә алып куясың. Менә шулар җыелып ятмасын өчен ясалган әйбер бу. Безнең трактор кечкенә генә, тик аның мөмкинлекләре бик күп. Моторын һәм тапшыру тартмасын «Ока» машинасыннан, арткы «мост»ын «Нива»дан алдык. Безнең өчен иң мөһиме – зурлык иде. Күпме кечерәйтә алдык, шуның кадәр кечкенә итеп ясадык.

– Нинди мөмкинлекләре бар?

– Авыл җире өчен алыштыргысыз җайланма инде. Бакча тырмалау өчен менә дигән трактор. Безнең авылда якынча 350 хуҗалык бар. Шуның, ким дигәндә, яртысын мин тырмалыйм. Акча ягы билгеле түгел, берәүгә дә «менә шуның кадәр акча бир» дигәнем юк. Кем күпме бирә. Кемдер 200, берәүләр 300, зуррак бакча булса 500 сум бирергә мөмкиннәр. Яратып, күңел биреп эшләгән эшем булганга күрә, акчасы мөһим түгел. Моннан тыш, мини тракторның сукасы бар. Үзебезнең, дус-туганнарның яшелчә бакчасын сукалау өчен шәп җайланма, чөнки кечкенә территориягә зур тракторлар керә алмый. Печән вакытларында арба тагып печән, салам да алып кайтам.

– Сатып алам дисәләр, биреп җибәрер идегезме?

– Ул миңа бала кебек инде, тугры дус та. Яңгыр яуганда да шуңа утырып урманга барып әйләнеп кайтам. Иптәш малай да 50 меңгә сат ди. Нишләп сатыйм ди инде? «30 мең сум тоткансыңдыр инде моңа, 50 меңгә сат», диләр. Күңел биреп эшләгән әйбер бит ул, ничек сатыйм ди. Аңа җавап итеп: «Малаеңны сат» дим. Трактор ватылса да кәефем кырыла минем, шунда ук төзәтеп, рәтләп куям. Җиңел машинамны да моның кадәр якын итмим. «Планлаштырып ясалган трактор бу, синең малаең да бу кадәр планлаштырылмагандыр әле» – дим көлеп танышыма.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии