Ротация дулкыннарына утырсаң

80нче еллар азагында күк капусы ачылгандай булды. Илдә демократия урнаша кебек тоелды.

Чаллы хакимияте, халык таләбен санга сугып, инде бетеп барган 2нче татар гимназиясенә яңа бина салдыра башлады. Шәһәр бистәләрендә янәшә торган ике-өч урыс мәктәбенең берсе татар мәктәбе ителде. Мәсәлән, янәшә торган 4нче мәктәп татарча укытуга күчте, ә 6нчы мәктәп урысча белем бирүне дәвам иттерде.

Гел шулай барыр кебек иде. Әмма Мәскәү тарафыннан аз гына салкын җилләр исү булды, татар статуслы мәктәпләр киредән урысча укытуга күчте. Мин искә алган 4нче «татар мәктәбен соңгы елларда А.Х. Гарифуллин җитәкләде. Узган ел ул ротация дулкыны белән 2нче татар гимназиясенә килеп тукталды. Монда әле директор булудан тыш, тарих фәненнән укыта да икән.

«Безнең гәҗит»нең 9нчы санында (4 март, 2020 ел) Халыкара төрки яшьләренең элеккеге президенты Тәлгать Әхмәдишинның ТР Дәүләт Советы рәисенә язган мөрәҗәгате басылып чыкты. Шунда А.Х. Гарифуллинның 5нче сыйныф укучыларына татар телендә атамасы да булмаган «гомиклар» турында сөйләгәнен укыгач, кәефем кырылды. Мондый «мәгълүмат» балаларны гына түгел, олы яшьтәге кешене дә чиркандыра. 11 яшьлек баланың психикасын җимерүнең алшарты бит бу! Татар мәгарифе тар-мар ителеп барганда, укучылар аңына тагын бер ясалма вирус таратуны мин өсте өстенә зыянлык кылу дип бәялим. А.Х.Гарифуллинның без белмәгән нинди генә уңай сыйфатлары булса да, ул балалар укыту эшеннән читләштерелергә тиеш дигән фикердә торам.

Фаик ТАҖИ,

Чаллы шәһәре

Комментарии