Нигә кирәк аяк чалырга?

Күрше авыл кызы һәм шул ук вакытта КФУның журналистика факультеты студенты Ландыш Гарифуллинаның Морат куйган бәя… (№6, 13 февраль, 2013 ел) мәкаләсен укыгач, кулга каләм алмый булдыра алмадык.

Без – Балтач районының Биктәш авылы халкы (әлбәттә, мәкаләдә Балтач районы диелмәгән, әмма Биктәш дигәч, сүзнең нәкъ безнең авыл турында барганлыгы аңлашыла инде), аеруча ир-егетләре, әлеге хатта язылган кайбер фактлар белән килешмәвебезне белдерәбез.

Биктәш – ямьле табигатьле, тыйнак кына, керәшеннәрнең кечкенә авылы. Бездә эшчән, хезмәт сөючән, заманадан калышмый, киләчәкне кайгыртып яши торган бердәм халык гомер итә. Үз көчебез, тапкан хәләл малыбыз белән тормыш алып барабыз, йорт-җир җиткерәбез, балалар укытабыз, бүген күбебезнең балалары югары уку йортында белем ала, араларында аспирантураны тәмамлап, башкала югары уку йортларында студентларга белем бирүчеләре дә бар. Гаилә корган балаларыбызны да йорт-җирле итәргә тырышабыз. Безнең авылга, җыр-моңга гашыйк, көйләр иҗат итүче үзешчән Руслан Егоров исән вакытта, Фоат Галимуллин кебек танылган шәхесләрнең дә килеп, клубта авыл халкы белән очрашулар үткәргән чаклары булды. Инде бер кат тормыш-көнкүрешебезне яхшыртып алгач, күңел үзеннән-үзе мәдәнияткә рухланды: гел эшләп, мал артыннан гына куып булмас, рухи тормышыбызны да кайгыртыйк, дип, узган җәй Питрау бәйрәме үткәрергә алындык. Беребез дә мәдәни чаралар үткәрүдә белгеч түгел, өстәвенә, район үзәгеннән еракта яшәүче авыл халкы. Күпме мәшәкать тулы көннәр, борчулы төннәр кичергәнбездер ул вакытта?! Шулай да җәйне озату бәйрәмен оештырып чыга алдык. Көтелгәннән дә яхшы булды ул, моны анда катнашкан һәркем дәлилләр. Авыл өчен генә оештырылган бәйрәм район халкын да үзенә җыйды. Төз наратлар, ямьле Шушма буе, бик тә уңайлы Көдрәле болыны бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Мондый зур бәйрәм үткәрү зур чыгым сорый, әлбәттә. Без моны авыл халкы уңганнары белән бергә күтәрдек. Дөрес, үзебезнең җирлекнең авыл хуҗалыгы җәмгыяте дә булышмады түгел, ләкин күбесе үз җилкәбезгә төште һәм без моңа һич тә үкенмибез. Чын күңелдән ял иткән халыкның рәхмәт сүзләрен кат-кат, бәйрәм узып, айлар үткәч тә ишетү, безнең өчен алтыннан да кыйммәтрәк тоелды.

Бәйрәмгә артистлар чакыру нинди мәшәкатьле, катлаулы эш икәнен үзегез үк беләсездер, хөрмәтле Илфат әфәнде, чөнки сез дә туган авылыгыз өчен җан атып яшәүче, авыл бәйрәмнәрен тиешле югарылыкта үткәрә белүче шәхес. Шуңа күрә безне бик яхшы аңлыйсыздыр, дип ышанабыз. Бәйрәмнәрне гел бер төсле генә итеп уздырасы килми, яңалык та кертәсе килә. Һәм менә Яңа ел бәйрәменә артистлар чакырырга булдык. Безгә башкортлар килергә тиеш иде, кызганыч, хыяллар чынга ашмады. Шуңа да инде, бер уйлагач, дип Морат Гайсинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә яшь җырчы Илгиз Хәнәфиевны тәкъдим итте, үзе исә аппаратура белән булышты. Моның өчен aңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Авторның: «Питрау уздырып, Морат Гайсин, Наил Табанаков ише җырчыларны чакыртып, районны «дер» селкеткән иделәр дип яза», – дип әйтүе аларга бөтенләй дә бармый, икесе дә танылган артистлар. Наилне кан туганыбыз булганы (ул да керәшен егете бит) өчен чакырдык, Морат та һич төшеп калганнардан түгел, татар эстрадасының якты йолдызы.

Еш кына матбугатта: «Авыл җиренә артистлар килми, безнең дә аларны якыннан күрәсе килә бит», дигән язмалар күренгәли. Әле менә монда үз авылыңа артист чакырсаң да ярамый икән, күрше авыллар хурлап язып чыга. Яңа ел маскарадына акчалата ярдәм иткән кеше булмады, монысы чеп-чи ялган. Дөрес, «Татарстан» җәмгыяте бәйрәм уздырырга дип 2000 сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтте, рәхмәт. Инде менә хәзер Кышны озату бәйрәмен уздырырга исәпләп йөри идек, керәшен фольклорын оештырырга да күңел тартыла иде. Кулдан эш китте, безгә аяк чалучылар тырышты, теләкләренә ирештеләр, дип уйлыйк инде. Барыбер күңел икенче инде хәзер. Әлеге язма яңа салавычлыларга (автор Яңа Салавыч авылыныкы) карата күпмедер үпкә хисләре дә уятты. Кияүгә кызлар бирешеп, кода-кодагыйлар булып, элек-электән дус, матур яшәүче авыллар бит, югыйсә. Яшермибез, бәйрәмнәр оештырып йөрүчеләргә булышып йөргән авторның әлеге язмасын күпмедер дәрәҗәдә көнләшү, дип тә кабул иттек. Күңел биреп, бәйрәмнәр уздырып йөргән үзеннән олы абыйлары белән булышмаса да була, югыйсә. Аннан соң, ник журналистика факультетында фактларны дөрес итеп, тикшереп, башкаларның да фикерен игътибарга алып язарга өйрәтмиләр икән? Шул вакытта хәтер калырлык язмаларга да үпкәләрлек урын калмас иде. Керәшен халкы дигәч тә, безнең тырышлыкны аяк астына салырга кирәкми, татарлардан ким яшәмибез, моны бөтен район халкы күрә, белә. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын үтәп яшәгәнгә күрә безнең эшләребез гел шулай уң бара торгандыр. Тик менә нишләтәсең, безнең матур яшәешебез кемнәргәдер ошамый, тырнак астыннан кер эзләүчеләр дә табыла икән шул.

Сезгә тирән хөрмәтебезне, ихтирамыбызны һәм алга таба да яраткан газетабыздан аерылмавыбызны белдереп,

Балтач районы, Биктәш авылы халкы исеменнән Анастасия МИХАЙЛОВА.

РЕДАКЦИЯДӘН: бүген авыл тарала дип зарланучылар бихисап. Ә менә шул таралуны тоткарларга теләп җан атучылар күп түгел. Авыл үзенең йолалары, бәйрәмнәре белән гөрләп торса гына яши ала. Инде эш юклыктан, больница-мәктәпләрнең ябылуыннан читкә китәргә мәҗбүр булганнар да, ялларга гына булса да, сагынып, үз авылларына кайта. Менә шул чакта авыл, элеккечә гөрләп ала. Әлбәттә, гөрләмәскә дә мөмкин. Әгәр бар да битараф булса, «арба ватылса – утын», дип яшәсә? Авылда бәйрәм оештыру, аңа җан кертергә тырышу омтылышының нинди авыр эш икәнлеген үземнән чыгып әйтә алам. Шуңа күрә Биктәш авылының булдыклы егетләре алдында баш иям. Газетабызда кемдер тарафыннан кемгәдер яла ягылган икән, гафу үтенәм. Нишлисең, бар килгән хатларны, әгәр авторлары безнең белән таныш кешеләр булса, тикшереп өлгереп булмый. Бу шундый очрак булды.

Күңелегезне төшермәвегезне, һәм авыл бәйрәмнәренә безне дә чакырып, аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә чакырам.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии