«Көрәк сындырган саен шатланам»

«Көрәк сындырган саен шатланам»

Башта инсульт, аннары инфаркт кичергәч, Азат Низамовка: «Бүтән агач утырта алмассың инде», – дип килеп әйтүчеләр була. Урман дип җан атып торган кеше буларак, бу сүзләрне бик авыр кабул итә ул. Аякка да баса, яңадан йөрергә дә өйрәнә, ә инде йөрәгенә операция ясатканның алтынчы аенда, кулына көрәк тотып, агач утыртырга чыга. Шушы дәвер эчендә 3150 төп агач һәм куак утырта. Ә яшь чактан ук утыртканнарын санап бетерерлек түгел – дистәләгән мең белән исәпләнә.

Буа районы, Бик-Үти авылында яшәүче Зөлфирә апа белән Азат абый Низамовларга бик матур вакытта – чияләр шау чәчәктә утырганда бардык. Трассадан авылга таба борылып керә торган юл буенда ук башлана Азат абый утырткан чияләр. 30 ел икән инде аларга. Чия өлгергәч, кеше җыеп кинәнә. «Беренче куагымны 14 яшемдә бер укытучы белән утырттым. Шуннан башланды инде. Мин урманчы булырга тиеш кеше идем», – дип башлый сүзен Азат абый. Ул үзе Бик-Үти мәктәбендә гомере буе физкультура укыткан, хатыны Зөлфирә апа тарих укытучысы булган. Гаилә корып яши башлаганнарына – 48 ел. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Мөслим авылда калган – гаиләсе белән күршедә генә яши, мәктәптә физкультура укыта. Кызлары Ләйлә белән Сиринә – Казанда. «Алты оныгыбыз бар, бик бай без», – ди Низамовлар.

Бакчаларына чыгабыз. Сул як ак чәчәктә утыра – чияләр. Уң якта рәт-рәт булып нарат, каен агачлары утыртылган. Бәрәңге бакчасы да агачлыкка әйләнгән. «Ике сутый бәрәңге дә җитә безгә», – диләр. Әле Азат абыйның шул урынга 80 төп алмагач утырту планы булган, сызымнарын да сызган. Бер укытучы: «Аның хәтле алмагачны нишләтәсең, алмасы өлгергәч кая куясың?» – дигәч кенә тукталып калган. 40 төп алмагачлары бар инде аларның. Берзаманны Азат абыйның юкә утыртасы килә башлаган, тик Татарстанда таба гына алмаган бит. «Алтайда бар дисәләр, прицеп тагып, шунда да барырга әзер идем», – ди Азат абый. Эзли торгач, Чувашия урманында табылган. Хәзер каен, наратлар янында юкәләр дә үсеп утыра. Бераз читтәрәк имән үсентеләре күренә. Быел олы оныклары – Мөслимнең улы Динар – өйләнгән. Һәм хатыны белән бергәләп ун төп имән утыртканнар.

Азат абыйның сүз башында ук «Мин урманчы булырга тиеш идем» дигән сүзләренә әйләнеп кайтсак, чынлап та, Кукмараның Лубян урманчылык көллиятенә укырга китәргә йөри ул. Тик әнисе үлеп китә дә сентябрьдә Бик-Үти мәктәбенә физкультура укытучысы булып урнашып кала. Хәер, анысы да очраклылык түгел. «Дүртенче классны тәмамлагач, бер потлы герне күтәрдем. Сигезне тәмамлагач, ике потлы герне сигез тапкыр күтәрдем», – ди берничә мәртәбә үзләрендә, шулай ук армиядә, күрше Чувашия Республикасының Яльчик районында чемпион калган Азат абый. 18 яшендә кыш көне 10 километр ераклыктагы авылдан 24 килолы герне күтәреп кайтканы да булган аның. Аннан соң герне ташлап чаңгыга күчә. Ул вакыттагы «Марс» колхозының командасын төзеп, берничә ел рәттән алдынгы урыннар алалар. 70нче еллар азагында мәктәп балаларының футбол командасы да Татарстанда ике ел рәттән икенче урынны алып кайта.

«Аның һөнәрләре күп», – дип сүзгә кушыла Зөлфирә апа. Заманында урманнан ондатра тотып, шуның тиресен иләп, бергәләшеп бүрек тә теккәннәр. Быел июльдә 70 яшен тутырачак Азат абый һаман да заказга мунча мичләре ясый икән. Әле авылларда хәзер генә бәдрәфне өйгә кертә башладылар, ә ул 70нче еллар азагында ук өйдә бәдрәф, бассейн ясап куйган. «Берәүдән дә күреп түгел, үзем белеп», – ди. Улы Мөслимнең туена ике күл бүләк иткән. Үзе казытып! Бүген анда көймәдә йөреп, балык тотып, сандугачлар сайравын тыңлап хозурланып утырырга була.

Аллаһы Тәгалә аларны ут белән дә сынаган: өч тапкыр янганнар. Ул чакларны искә алганда бүген дә күзләре яшьләнә, «бүтән күрсәтмәсен инде» дип телиләр.

Туйга бүләк ителгән күл

Агачларны да кемнәндер өйрәнеп, китаптан укып утыртмый икән Азат абый. Күңеле кушканча эшли. 70нче елларда ук алмагач утыртканда төбенә тимер күмеп калдыра торган булган, аны ул вакытта кем әйтсен инде? Йөзәрләгән төп агачының өшегән, корыган чаклары да булган. Табигый юкка чыгу бер хәл, куакларының кеше харап иткәне дә шактый булган. Алары турында җәелеп сөйләми Азат абый. «Куакларымның фаҗигале язмышы», – дип көрсенә генә. Һәм өстәп куя: «Күңелемә бик якын алам. Зерәгә генә инсульт, инфаркт булмагандыр инде». 2013нче ел азагында – инсульт, ә 2016нчы елда инфаркт кичерә ул. Тамырларының 99 проценты тыгылган була, дүрт тамырын алыштыралар. Коткарып калганы өчен, Аллаһы Тәгаләгә һәм Буа районы больницасы табибәсе Лилия Әнәс кызына рәхмәт укыйлар Низамовлар. «Азат операциягә китәр алдыннан агачлар янына чыктым да: «Абыегыз сезгә гомер бирде, сез дә аңа гомер теләп торыгыз, яме!» дип сөйләштем», – дип кушыла Зөлфирә апа. Күзләр тагын яшьләнә.

Агач үсентеләрен Азат абый якындагы Чувашия урманыннан казып алып кайта икән. «Шулай берсендә куакка бардык, – дип сөйли Зөлфирә апа, елмаеп. – Ничә төп алып кайтабыз, дим. 200 тирәсе, диде. Эшләдек, 100 булды, 200 булды. Җиткәндер инде, дим. Юк, тагын 100 кирәк, ди. Ардык бит инде. Мин читкәрәк китеп, башка эш карадым, калганын үзе казып бетерде». 330 төп куак алып кайтканнар, аларның барысын да кешегә өләшкәннәр. Кешеләрнең төрлесе бар, ди. Кемдер агачка заказ биргәч, чокырын казып, чиләкләр белән суын әзерләп, көтеп тора икән. Аларга бирәсе килеп тора, ди. «Бер елны Апастан берәү 2000 төп чия соратып алды, илттем. Өч айдан барсам, сарайда мин куеп калдырган җирдә яталар, утыртмаган. Йөрәгем әрнеде. Былтыр бер кеше 30 төп юкә кирәк ди, алып кайттым, килеп алмады. Быел шул ук кеше тагын сорады, тагын 30 төп алып кайттым, тагын килеп алмады», – дип күңеленә тигән хәлләрне сөйләп ала Азат абый.

Агач утыртканда Азат абый 18 көрәк сындырган. Сындырган саен шатлана икән – димәк, әле көче бетмәгән! Быел менә берне дә сындырмагач, көчем беткән икән, дип, күңеле дә төшеп киткән. «Бер мәртәбә олы оныгым Динарны урманга алып бардым, икенче класста укый иде. Казыйм инде. Көрәк сынды. Берне сындырдым, икене сындырдым. Өченче көрәк юк. «Дәү әти, әле ярый көрәк сынды, урманны казып бетерә идең», – ди. Бу бала арган-талган инде, кайтасы килгән», – дип кызык итеп сөйли Азат абый.

Әле Азат абый заманында Зөлфирә апа белән танышкан Исәк авыл җирлегенә парк ясар өчен 220 төп агач та бүләк иткән. Зөлфирәсе белән таныштырган, кавыштырган хөрмәткә! «Менә Зөлфирәне яратам, аннары куакларымны яратам», – ди Азат абый. Хатыны төзәтеп куя: «Аларны миннән күбрәк яратасың син. Мин икенче генә». Көнләшеп әйтүе түгел, яратып әйтүе.

Инсульт булганнан соң, санаторийга юллама булмасмы, дип йөреп караган Азат абый. Оешмадан җибәрергә була икән, ә пенсиягә чыккач булмый, дигәннәр. «40 ел эшләп, бер грамотам, бер рәхмәт хатым юк. Нүжәли инсульттан соң бер юлламага да лаек түгел идем инде мин?!» – дип әрнеп әйтеп куя Азат абый. Ялынып йөрмәгән. Агачларыннан көч алган. Кыш көне 25-30ар километр чаңгыда, җәй көне шуның кадәр үк велосипедта йөри башлаган. Алты ел йоклый алмаудан тилмергән. «Инсульт, инфаркт «ерунда» икән ул, сеңлем. Алты ел йоклый алмадым, тәүлегенә 15 минут кына йоклый идем. Бер табиб та ышанмады миңа, булыша алмадылар. Ульяннан берәү язып биргән даруны эчкәч кенә йоклый ала башладым, шөкер. Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен, йоклый алмау бик яман ул», – дип сөйли Азат абый.

Бүре урманга караган кебек, Азат абый да урман ягына карап кына тора. Әнә быел да хатыны Зөлфирә апага: «Урманны сагындым. Кайчан урманга барабыз?» дип әйтә башлаган инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Буа – Казан

Комментарии