Нур сибүче Шаһинур

Нур сибүче Шаһинур

Моннан 70 ел элек республикабызның Мамадыш районындагы Арташ авылында данлыклы матросовчы-фронтовик, орден-медальле урманчы Әхмәтсафа Мостафа улы һәм тыл батыры, Герой-Ана Гөлзәйнәп Ибраһим кызы гаиләсендә тәүге шатлык булып бер малай дөньяга аваз сала. Бәхетле ата-ана аңа Шаһинур дип, тирән мәгънәле бик матур исем куша.

Ай үсәсен көн үсеп, урта мәктәптән соң, Казан дәүләт университетын тәмамлап, Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә хәрби хәбәрче булып хезмәт итеп, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-егет үзенең алдагы гомерен тулысынча иҗат эшенә багышлый. Урта Кирмән сигезьеллык, Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләрендә укыганда ук шигырьләр, хикәяләр, пьесалар язарга һәвәс булган яшүсмер әдәби түгәрәкләр оештырып, «Өметле яшь каләмнәр» дип исемләнгән стена газеталары, кулъязма альманахлар чыгарып, сабакташлары күңелендә дә иҗади ялкын кабыза. Аның язмалары район һәм республика матбугаты битләрендә даими басылып, төрле иҗади бәйгеләрдә еш кына җиңүләр яулый.

Мамадыш һәм Кукмара районнары газеталары редакцияләрендә хезмәт куйган чорда да Шаһинур Мостафин әдәби-мәдәни хәрәкәтнең үзәгендә кайный, иҗат берләшмәләрен оештыра. Гаиләсе белән Казанга күчеп, Татарстан Мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир, СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры, «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөдире, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире булып эшләгән елларында да ул үзенең игелекле-изге гамәлләре һәркемгә игътибарлы-ихтирамлы, рәхмәтле һәм ярдәмчел булуы белән замандашларыбызның олуг хөрмәтен казана…

Шаһинур Әхмәтсафа улы тумышы белән Мамадыш төбәгеннән булса да, бер үк вакытта ул үзен Кукмараныкы дип тә саный – аларның һәр икесен дә бертигез дәрәҗәдә якын күрә.

Кукмара дигәннән, Ш. Мостафин биредә матур гаилә корып җибәргән, балалар үстергән, рухи яктан тагын да җитлегә төшкән. Монда ул, районның иҗади көчләрен барлап, район газетасы редакциясе каршында башта – «Аһәңле сүз» клубын, аннары «Салават күпере» иҗат берләшмәсен оештырган. Күренекле галим-язучы Фоат Галимуллин белән бергә, моннан 35 ел элек Кукмарадагы «Якташлар җәмгыяте»нә, районның «Төбәкне өйрәнү музее»на да нигез салучы шәхесләребезнең берсе ул. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче данлыклы якташларыбызны барлап, «Синең горурлыгың, Кукмара!» дигән сәхифә астында бихисап очерк-зарисовкалар бастырган һәм шул тынгысыз эшчәнлеге өчен 1982нче елда ук Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булган Шаһинур Әхмәтсафа улын бездә бик хаклы рәвештә чын күңелдән яраталар.

Шуны тагын бер мәртәбә раслап, Кукмара шәһәре мәдәният йортының капиталь ремонттан соң ачылган тәүге көнендә үк эзтабар әдип һәм шагыйрь Шаһинур Мостафинның күркәм юбилеена багышлап гаять истәлекле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Әлеге кичәгә Шаһинур Әхмәтсафа улының Казандагы иҗатташ дуслары, Чаллыда яшәүче бертуганнары – атказанган җырчы Саҗидә Әхмәтгалиева, танылган журналист һәм прозаик Илсөяр Тимербаева да кияве Мәкъсүт Мәгъсүм улы белән кайткан иде. Иркен залны иңләп утыручы күп санлы тамашачылар арасында юбилярның Кукмарада яшәүче бертуганы Гаптенур һәм аның гаиләсе әгъзалары, кода-кодагыйлары, район газетасында бергә эшләгән хезмәттәш дуслары, «Салават күпере» иҗат берләшмәсендә канат ярган рухташлары, «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә бар иде.

Изображение удалено.

Шаһинур Әхмәтсафа улын гомер бәйрәме белән иң беренче булып Кукмара муниципаль районы хакимияте Башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина котлады. Юбилярга ул көчле алкышлар астында «Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медален тапшырды. Аңарчы да инде Ш. Мостафин 2017нче елның февралендә, «Салават күпере» берләшмәсе оешуның 50 еллыгы уңаеннан һәм иҗат көчләрен барлаудагы-үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, Кукмара муниципаль районының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән иде. Шул ук елның декабрендә ул «Кукмара якташлык җәмгыяте»нең 35 еллык юбилее уңаеннан, истәлекле медальгә дә лаек булды. Аны Шаһинур Әхмәтсафа улы якташлык җәмгыятенең яңа җитәкчесе – Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе, ТРның атказанган юристы, беренче класслы хөкемдар (судья) Фәрхәт Госман улы Хөснетдинов кулыннан кабул итеп алды.

Кичәдә бер-бер артлы чыгыш ясаган Казан кунаклары – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган галим һәм шагыйрь Рифат Җамал, күренекле якташ язучыларыбыздан Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүди, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм башкалар Шаһинур Мостафин адресына күп кенә җылы сүзләр әйтеп, аңа кагылышлы шактый якты хатирәләрне яңарттылар. «Салават күпере» иҗат берләшмәсе әгъзаларыннан Нурислам Галиев, Илгиз Зарипов, Зөмәрә Җиһаншина, Марзия Мухина-Сәлахова, Суфия Мостафина, Дальфира Галимова һәм башкалар да юбилярга шигъри котлауларын җиткерделәр, җырларын башкардылар.

Тантана барышында Шаһинур Әхмәтсафа улының эзтабарлык эшчәнлегенә дә югары бәя бирелде. Татарстан Язучылар берлеге каршында моннан дистәләрчә еллар элек үзе оештырган «Хәтер Яктысы» эзләнү экспедициясенең алыштыргысыз җитәкчесе буларак, ул рухташ дуслары белән дәһшәтле сугыш өермәләре үткән урыннарга – Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларына, Украинага, Брянск, Волгоград, Орел, Ленинград, Мәскәү, Псков өлкәләренә, Карелиягә кат-кат бара. Германиядә һәм Польшада була. Моңарчы билгесез саналган батырларыбызны барлап, аларның данлы исемнәрен урамнарга, мәктәпләргә, мәдәният йортларына, парк-скверларга бирдерү, үлемсез образларын китапларда, һәйкәл-бюстларда гәүдәләндерү, документаль фильмнарда чагылдыру буенча да Шаһинур Әхмәтсафа улы иң элек үзе башлап йөри; каһарманнарыбызга багышлап йөзләрчә очерк-зарисовкалар, кыйссалар язып бастыра…

2007нче елның 17нче мартында Мәскәүдә Ш.Мостафинга, күпьеллык нәтиҗәле эзтабарлык эшчәнлеге һәм илебез әдәбият-сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен, Русия Федерациясенең М. Ломоносов исемендәге абруйлы премиясе һәм алтын медаль тапшырыла. Татарстанда яшәүче язучылар арасыннан әлеге өлкәдә иң беренче лауреат ул!

Шаһинур Әхмәтсафа улы – «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә, Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә дә лаек булган затлы замандашыбыз. Бер үк вакытта ул – Бөтендөнья Язучылар ассоциациясе әгъзасы, Русия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең, Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең дә мөхбир-әгъзасы.

Нур өстенә нур өстәп, шушы елның 4нче апрелендә Шаһинур Әхмәтсафа улына «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге тарафыннан «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Шул уңайдан, мөхтәрәм юбилярны кукмаралы якташлары исеменнән дә ихлас күңелдән кайнар котлап, әлеге язмамны аңа багышланган шигъри юллар белән төгәллисем килә:

Картаюны белми торган

Олуг талант – Шаһинур!

Рәхмәтле шәхес булганга

Күзләрендә балкый нур!

Үзе – гади, үзе – гали,

Тынгысыз җан –Мостафин!

Әйтәләр: «Хәтер сакчысы,

Һәрвакытта постта Син!»

Шәһитләрне терелткәнгә –

Халкымның хөрмәте зур!

… Тирә-юньгә нурлар сибеп,

Озак яшә, Шаһинур!..

«Ак калфак» оешмасы һәм

«Салават күпере» иҗат берләшмәсе әгъзасы Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии