Гүзәл генә алар, димәгез...

Гүзәл генә алар, димәгез...

Алар турында чәче озын, акылы кыска, диләр. Әмма алар гел киресен дәлилләп килә. Хатын-кызлар турында сүзем. Үзләренең хокуклары өчен көрәшкән хатын-кызлар 8нче март бәйрәмен генә түгел, үзләре турында горурланып сөйләрлек сүзләр дә калдыра. Алар турында тарих битләреннән укып-беләбез. Татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә Мөхлисә Бубый, ил белән идарә иткән беренче мөселман ханбикәсе Сөембикә турында ишетеп, аларга сокланабыз бит. Хатын-кызларның урыны чыннан да аш-су бүлмәсендә генәме? Хатын-кыз җәмгыятьтә бүген нинди роль үти? Алар үзләренең нәфислекләрен югалтмаганмы? 8нче март – бәйрәм көнеме? Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавап эзләдек.

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА (Татарстанның атказанган артисты): «ХАТЫН-КЫЗ КӨРӘШӘ БЕЛӘ»

– 8нче Март бәйрәме безнең өчен кечкенәдән әниләр бәйрәме булып кабул ителә. Бала чакта кулъяулыкка матур бизәк төшереп, әниләргә бүләк итә идек. Хәзер бу көн – яз бәйрәме. Яз килгәнен тагын бер тапкыр искә төшерә торган көн.

– Хатын-кызның урыны аш-су бүлмәсендә генәме?

– Хатын-кыз җәмгыятьтә дә зур урын били дип уйлыйм. Беренче чиратта, хатын-кызның иң зур роле – ана булуында. Аннары иленә, Ватанына тугры була алырдай бала үстерү дә ана вазыйфасы. Хәзерге хатын-кызлар бала карап, тәмле ризык кына пешереп калмый, ә гаилә тормышын да үз җилкәләрендә алып бара. Хатын-кызлар тирәсендә бик күп стереотиплар яши, алар белән килешеп булмый. Тарих хатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешелек җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтү өчен көрәшләрне яхшы хәтерли. Алар үзләренең дә буш урын булмауларын, сүзләренең дә бушка әйтелмәгәнлеген дәлилләгәннәр. Хәзерге хатын-кызлар барысын да булдыра ала. Тик ул ничек кенә көчле булса да, ягымлы, йомшак, нечкә күңелле булып кала.

Люция МУСИНА (җырчы): «ИКЕЛӘТӘ БӘЙРӘМ»

– Минем өчен язның бу матур бәйрәме бик зур әһәмияткә ия. Беренчедән, 8нче март көнне әтием белән әнием өйләнешкән. Икенчедән, дөньядагы иң изге, гүзәл затларны, хөрмәтле әниләребезне, хатын-кызларыбызны котлау, аларга ныграк игътибар итү, аларны тагын да зурлау көне. Безнең гаиләдә бу бәйрәмне үткәрү гадәткә кергән. Тәмле бәйрәм ризыклары пешереп, якыннарым янәшәсендә каршылыйм аны. Әниләребезне, якыннарыбызны котлыйбыз. Егетләребез безне чәчәк бәйләмнәре белән шатландыра. Безгә кирәкле булган бүләкләрне бирәләр. Бу бәйрәмнең әһәмияте беркайчан да кимемәячәк, киресенчә, артачак кына.

Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН («Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы): «АЛАР НӘФИСЛЕГЕН ЮГАЛТТЫ»

– Хатын-кызлар игътибар үзәгендә булырга тырыша хәзер. Бу һәр өлкәдә дә күренә. Хатын-кыз – бөтен җирдә: сәхнәдә дә, тракторда да, төзелештә дә. Ә элеккеге хатын-кызлар үзләренең тыйнаклыгы белән аерылып торган. Алар ир-атлар белән йоклау түгел, үз иренә дә оялып кына сүз каткан. Хәзер хатын-кыз белән ир-атның рольләре алмашына дияргә була. Хатын-кыз күптән үзенең нәфислеген югалтты. Менә киенү рәвешен генә карыйк: хәзер кызлар чалбар кия, ә элек чалбар киюче хатын-кызлар сирәк очраган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәләл җефете Хәдичәне генә алыйк. Алар өйләнешкәндә пәйгамбәребез (с.г.в.) 25 яшь, Хәдичәгә 40 яшь була. Хәдичәнең сату-алуга бәйле шөгыле барлыгы билгеле. Әлбәттә, барлык хатын-кызларда да мондый мавыгулар булмаган. Мәккә шәһәрендә ул чакта гүзәл затларның игътибар үзәгендә булуы күзәтелми. Киресенчә, ул вакыттагы хатын-кызлар чит ирнең аларга кагылуына да юл куймаган. Алар өчен бу бик куркыныч гөнаһ саналган. Сәясәт, җитәкчелек итү кебек эшләрдә хатын-кыз катнашмаган. Ә хәзер хатын-кыз эшләмәгән бер өлкә дә юк.

Алинә САФИУЛЛИНА (Татарстанның атказанган артисты): «ТЫНЫЧЛЫК КИРӘК»

– Гадәти бәйрәм инде ул, ләкин еллар узган саен бәйрәмнәргә ияләшәсең икән. Язның бу матур көне хатын-кызларны күбрәк елмаерга, шатланырга мәҗбүр итә. Быел андый бәйрәм кәефе юк әле. Әле күптән түгел, социаль челтәрләрдә бер матур җөмлә укыдым. «Ир-атлар, хатын-кызларга тыныч күк йөзе бүләк итегез. Аларга бүтән берни дә кирәкми». Менә бу фикер белән килешәм, тынычлык – иң зур бүләк.

Лилия ГӘРӘЕВА («Безнең гәҗит»нең хатлар бүлеге мөдире): «АНЫҢ УРЫНЫ ГАЛӘМДӘ ДӘ»

– Хатын-кызның бүгенге җәмгыятьтәге роле ирләрнекеннән күпкә зуррак. Ирләр ирләр ролен генә башкарса, хатын-кызлар үзләренекен дә, күп очракта ирләренекен дә үти. Алар – җитәкче дә, сәясәтче дә, эшче дә, әни дә. Дөресен генә әйткәндә, алар ирләр белән идарә итеп, дөнья белән идарә итүчеләр. Тарих битләреннән беләбез: һәрбер император артында ул яраткан хатын-кыз торган һәм шушы хатын-кыз үзенең теләкләре нигезендә ире белән идарә иткән. Ир-ат, үз чиратында, хатын-кызның теләген канәгатьләндерү һәм шул максатка ирешү өчен ил белән идарә иткән.

Хатын-кызның урыны күптәннән аш бүлмәсендә генә түгел. Аның урыны галәмдә дә, су астында да, станок артында да, хәтта сугыш кырында да. Кеше гомере өчен алгы сафта көрәшүдә, адәм балаларына белем һәм тәрбия бирүдә, яңа законнар чыгаруда, ил тынычлыгын саклауда, яңалыклар уйлап табуда, кешеләрне мәгълүмат белән таныштыруда – хатын-кыз булмаган бер генә өлкә дә юк. Шул өлкәдән хатын-кызларны куып чыгарсаң, алып ташласаң, нәрсә булачагын күз алдына китерүе дә кыен.

Хатын-кыз көчсез дигән стереотип белән килешмим. Миңа 44 яшь. Элек мин дә хатын-кыз көчсез дип уйлый идем, ләкин иң көчлесе ул. Ирләр андый көчле түгел. Әйе, ирләрдә физик көч бар, ләкин хатын-кызда түземлек, сабырлык, үҗәтлек, омтылыш, тырышлык күбрәк. Бүтән милләтләр турында әйтә алмыйм, әмма татарда шулай. Нинди яңалык бар, шуның алдында – хатын-кыз. Менә динне алыйк, аны хатын-кыз кайтарды. Башлап йөрүче – хатын-кызлар.

Хатын-кызлар җәмгыятьтә шундый мөһим роль уйнагач, аларның бәйрәмнәре дә булырга тиеш. Ләкин аларны 8нче мартта гына зурлау, мактау дөрес түгел, әмма шул бер көнне булса да аларның әһәмиятлеген күрсәтү мөһим.

Фәнзилә МОСТАФИНА («Безнең гәҗит» журналисты): «ДӨНЬЯНЫ КҮБЕСЕНЧӘ ХАТЫН-КЫЗ ӨСТЕРИ»

– Үземне чамадан тыш феминист димәс идем. Әйе, хатын-кыз ирләр белән тигез хокуклы булырга, үзе теләгән эшне башкарырга тиеш дип саныйм. Җенес буенча аерганда, әйтик, хатын-кызны фәкать хатын-кыз булганы өчен ниндидер эшкә алудан баш тартканда, берәр җыенга кертмәгәндә ачуым чыга. Гаиләдә хатын-кызга карата көч кулланган өчен җәза бирә торган законны безнең илдә һаман кабул итмәүләре дә эчемне пошыра. Ләкин шул ук вакытта, кайбер феминистлар кебек, хатын-кызга карата «нәфис зат» дигән билгеләмәне куллануга каршы түгелмен. Бүген дөньяны болай да күбесенчә хатын-кыз өстерәп бара, нигә әле вакыт-вакыт нәфис зат булып алмаска? Бүген моңа ихтыяҗ зур дип саныйм. 8нче Март бәйрәме безнең өчен кечкенәдән әниләр, кызлар бәйрәме инде ул. Чын тарихы онытылса да, елга бер мәртәбә үзебезгә игътибар җәлеп итү, котлаулар, бүләкләр кабул итү бик рәхәт бит.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии