«Газетаны ял итә-итә укыйм»

«Газетаны ял итә-итә укыйм»

– «Безнең гәҗит» белән 2012нче елларда таныштым. Минем «Безнең гәҗит»кә яза башлавым да кызык тарих бит. Беренче җибәргән материалым «Теш нәрсәгә?» дип атала иде, 2016нчы елның 19нчы гыйнварында җибәрелгән. Нигә безнең газеталар шулкадәр «тешсез» икән, дигән фикер иде анда. Илфат әфәнде Фәйзрахманов миңа җавап язды: «Нигә алай дисез, барысы да андый түгел бит. Берсе басмаса, икенчесе баса. Газеталар бик күп хәзер, менә без төрле фикерне басабыз». Шуннан соң мин бер генә газета да басмаячак бер мәкаләмне сезгә җибәрергә булдым. «Нинди ил бу?» дип атала иде ул. Анда илебезнең бик күп кимчелекләре турында сүз бара иде. Мәкалә җиде көннән басылып та чыкты. Менә шуннан башланды инде минем сезгә ышаныч...

«Безнең гәҗит»нең даими укучысы һәм язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, бүген Чаллыда гомер итүче Марс абый ЯҺУДИНның сүзләре бу. «Әлеге ышанычымны һаман аклыйсыз», – ди ул.

– Газетаны китапханәдә күрдем, шуннан укый башладым. Һәр битендә – кызык-кызык материаллар. Һәркем үзенең фикерен яза. Бернинди төзәтүсез бастырыла. Мөхәррир дә үз фикерен кертми, кеше ничек фикерләгән, шулай кала. Менә шул ягы белән җәлеп итте ул мине. Шуңа күрә үзем дә еш язам. Темаларның барысы да тормыштан алынган. Әтинең язмалары да, фронт дәфтәрләрен укып, фактлар белән туры китереп язган мәкаләләрем дә шактый. Шуннан соң Чаллыда яшәгән фронтовиклар белән сөйләшкән бар. Әлеге язмаларны туплап, китап та басылды. Төрле очрашуларга йөргәндә, халык арасында булганда, әллә нинди кызык хәлләр турында ишетергә туры килә. Язма тиз генә әзерләнми. Теге яки бу сүз, вакыйга миңа тәэсир итә икән, мин ул турыда озак уйланып йөрим. Башка фактлар белән чагыштырам, шуннан соң тема туа. Язарга утыргач, тагын сузыла. Бер-ике утыруда гына булмый, чөнки кичәге фикергә бүгенгесе, бүгенгесенә иртәгә дигәне өстәлә.

Хатларны компьютерда үзем пичәтләп җибәрәм. Пенсионерлар өчен махсус курсларга йөрдем, шунда өйрәндем дә. Күнегүләр белән шомарасың, диделәр. Шулай да башта кәгазьгә язам, аннары компьютерга күчерәм. Компьютер каршында уйлап утыруы кыенрак. Без шуңа да китап, басма матбугатны үз итәбез. Алар бетсә, тормышыбызда бушлык хасил булыр. Ә бушлык нәрсә беләндер тулырга тиеш. Газеталарны алыштырыр нәрсә бармы соң ул? Электр энергиясе бетте дип күз алдына китерсәк, тормышта бөтенләй дә мәгълүмат алырлык чара калмый бит. Шуңа да газета-журналларның гомере озын булсын!

***

Аны бүген авылдашлары «язучы» дип атый. Район газетасына гына түгел, республика буенча тарала торган газета-журналларга актив язып торганы өчен шулай диләр аңа. Сарман районының Җәлил бистәсендә гомер итүче Халисә апа ШӘЙДУЛЛИНА турында сүзем.

– Миңа 84 яшь тулды. Көчкә йөрим, тик хәл булганда язгалыйм әле. Минем махсус белемем дә юк, мин гади карчык. Читтән торып укыдым. Белемле карчык түгел, әмма язарга яратам. Безнең үзебезнең районда «Җәлил чаткылары» дигән әдәби-иҗат берләшмәсе бар. Мине шунда алдылар. Анда эләккәнемә дә 20 ел булды. Коллектив белән аралашып, бәйрәмнәрдә җыелып чәй эчеп алабыз үзе. Кызганыч, анда актив йөрүчеләр саны да 5-6га гына калды инде.

Мин гомерем буе китап укыдым. Китапханә юлын таптадым. Мәктәптә укыганда, дәрес тә әзерләмичә китап укый торган идем. Керосин лампасын яндырып, әнкәйгә уты төшмәсен дип каплап, китап укый идем. Китапны тиз генә укыйм да, алыштырырга дип китапханәгә йөгерәм. Аптырагач, Сарман китапханәсендә эшләүче миннән имтихан ала башлады. Алып килгән китапны кулына тота да: «Сөйлә, бу китапта сүз нәрсә турында бара. Аның геройлары кем?» – ди. Мин тиз генә сөйләп бирәм. Баксаң, китапханәче минем китапны шулай тиз укып бетерүемә ышанмаган икән. Бөтен сәләтем шуннан. Нәселебездә кулына ручка тоткан кеше юк. Ә мин китап укырга яратуым белән беррәттән язарга да ярата башладым. Хәзер авылда, якын-тирәдә танып белүчеләр миңа «язучы» дип эндәшә.

84ем тулса да, төрле иҗади очрашуларга дәшеп торалар. Чакырган җиргә барырга тырышам. Килә алмыйм, аякларым авырта дисәм, алып китәләр – кайтарып та куялар әле.

Үзем газета журналлар алдырам. Малаем да ике төрле гәҗит алдыра. Анда кайткач, аларын да алып киләм. Авылда да алыштырып укый торган кешем бар. Укымыйча тора алмыйм. Ипекәй кебек кирәк ул. «Безнең гәҗит»не дә ял итә-итә укыйм. Ярты сәгать укыйм, ярты сәгать ял итәм.

Хәзер яшьләр компьютер, телефонда инде. Мин үзем андый техникага мөкиббән китмим. Газеталарда чыккан язмаларны туплап, өч китап чыгардым. 78 мең сумга төште, бер китап – 780 сум. Шул китапны авылдашларга да тәкъдим итеп карадым. Ярты бәясеннән дә алмыйлар. «Китапханәдә бар ич ул», – диләр. Хәзер китап, газеталар укучылар сирәк. Шуңа күрә Сарман район китапханәсенә 30 китабымны тапшырып кайттым. Райондагы авылларга таратыгыз, дидем. Һәркем басма матбугатны, китапларны укып үсәргә тиеш. Шуңа да яшьләрдә газета-журналларга мәхәббәт тәрбияләсәк иде. Ә сезнең кебек газеталар моңа булышлык итсен!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии