Якын дустым турында

Бик, бик рәхәт заманда яшибез. Телевизор, радио кабызып җибәрсәк тә җырлыйбыз, биибез. Кайсы гына каналга күчсәк тә, шул ук тамаша. Кибет-базарлар азык-төлек, кием-салым белән тулып тора. Нәрсәдер кирәк булса, телефоныбыздан кирәкле номерны җыябыз да, китереп тә бирәләр. Ис китмәле!

Ни генә яза башласам да, ирексездән, ач-ялангач бала чак искә төшә. Менә шушы бай, мул тормыш үзеннән үзе килмәде. Тормыш, көнкүрешне җайлау, бай итү өчен авыл халкына, колхозчыларга бик нык тырышырга, эшләргә туры килде. Көнне төнгә бәйләп, бөтен яшьлек гомерен колхоз эшенә биргән якын дустым турында язасым килә.

Әтнә районындагы Каенсар исемле бик зур булмаган авылда бердәм һәм эш яратучы авылдашлары янында яшәп ята Шакиров Рәеф Фәйзрахманович. 1937нче елны туган ул. Күп кенә чордашларыбыз кебек, әтисез үскән. Әтисе сугыштан кайтмаган.

– Мәктәптә укыганда ук, әнигә булышыр өчен, колхозның сыерларын көттем, – дип сөйли ул. – 14 яшемдә ДТ тракторында плугарь булып эшләдем. Эштән кайтканда теш белән күз генә ялтырап күренеп торыр иде. Эшләгән өчен нәрсә биргәннәрдер? Анысы онытылган. Үзем механизатор булып эшли башлагач кына өстәлдә ипи булды. Бала вакытта налог җыючы килгәч, әни мине җитәкләп бара иде. Өстәл төеп, әнидән акча сораганнары хәтердә калган. Эшләмәгән эш калмады.

Үрнәктә механизаторлар әзерли торган училищеда укып кайткач, мин үзем дә Казак Үртәме авылы кешесе Сәмигуллин Шәрип абый белән С-4 комбайнында ике ел ярдәмче булып эшләдем. Шул вакытта дуслашып калган идек без Рәеф белән.

Рәеф абый сөйли:

– Ныклы практика алгач, С-6 комбайнын тапшырдылар. 2 сезон Күңгәр ашлыгын урып-җыюда катнаштым. Күпмедер сезон ДТ-73 тракторында эшләдем. Аннан соң яңа гына кайткан ДТ-20 тракторында «Коммунизм таңы» колхозының салам-печәнен җыештырып йөрдем. Мин инде колхозларны өч тапкыр сүтеп, яңадан төзүләрен күзәттем. Беренчесе: «Коммунизм таңы» дип, Казак Үртәме, Каенсар, Әйшияз авыллары кушылды. Берничә елдан соң колхозга «Игенче» исеме биреп, Күәм, Дусым, Җигелде авылларын куштылар. Басуларның иге-чиге юк дип уйларсың. Менә шул басуларда минем аяк басмаган, трактор белән йөрмәгән урын калмагандыр. Миңа, шул басуда эшләргә кирәк, дип эш бирүче булмады. Үзем барып карый идем дә, вакыты җиткән дип, басуны эшкәртә башлый идем. Түрәләр орден-медальләр алдылар. Ул орден-медальләрдә минем дә өлешем бар дип, үзем генә уйлап йөрдем.

Бер елны яңа гына кайткан ДТ-50 тракторы бирделәр. Бер ремонтсыз, запас частьләр куймыйча, 13 ел эшләдем. Шулай озак вакыт ватылмыйча эшләгән кеше турында ишеткәнем булмады. Көне-төне эшлим дип, колхоз җитәкчеләрен борчып йөрмәдем. Биргәннәрен алдым. Аллага шөкер, хатыным белән 2 кыз, 1 малай үстердек. Кызганыч, балаларымның әниләре генә кыска гомерле булды. Хәзер Рәшит улым, Гөлнара киленем һәм оныкларым белән яшим. 7 оныгым бар.

Мин Рәеф дустыма, аның гаиләсенә иминлек телим. Без, сугыш чоры балалары, авылда да күп калмадык инде. Элеккеге «Коммунизм таңы» дип аталган колхозда – өч авылга биш кеше җыела микән? Инде безгә әллә ни күп кирәкми. Шулай да олылар көнендә, Авыл Сабан туе дигән бәйрәмнәрдә искә алсалар, күңелләр булып китә.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии