«Татарча җырлый торган уенчык ясагыз, дип язалар»

«Татарча җырлый торган уенчык ясагыз, дип язалар»

Әлмәт театры инженеры, 32 яшьлек Рафис Камаловның татар әлифбасына өйрәтүче планшетлар ясап чыгаруы турында бер язган идек инде. («Б.Г.», №28, 4 июль, 2018). Ул балаларны хәрефләр, саннар, төсләр белән таныштыра, кайбер сүзләрне һәм шигырьләрне татар телендә өйрәтә. Баланың белемнәрен сынап карау өчен имтихан бирү мөмкинлеге дә бар. Язма чыкканнан соң, газетабызга бу планшетны кайдан алырга мөмкин булуы турында сорап шалтыратучылар күп булды. Рафис Камалов белән элемтәгә чыктык.

– Рафис, газеталарда сезнең бу уенчыкларыгыз турында язмалар шактый чыкты. Ярдәме тидеме, сату эшләре ничек бара?

– Сату әкрен генә бара, аның кадәр ажиотаж килеп чыкты дип булмый. Берничә кеше шалтыратып кызыксынды, анысы. Әмма төп сату эше интернетта таратылган мәгълүмат аша бара. Безнең бу уенчыкларны аерым кибет ачып сатып булмый, бер генә товар белән кибет тотмыйлар. Ә башка кибетләргә йөреп тарату бик чыгымлы. Үзебез Әлмәттә торгач, Казанга барып кайту өчен бензин бәясен генә исәпләсәң дә, бу шулай. Әмма шулай да, берникадәрен Казанга илттек, анда сатып алучылар булса, курьер хезмәте белән китереп бирерләр. Әгәр Казаннан алырга җае булмаса, миңа шалтырата алалар, почта аша җибәрербез. Бер атна тирәсе көтәсе генә булачак. Телефоным: 8-917-871-95-58. Бәясе – 1200 сум.

Бу уенчыкны сату авыррак булыр дип фаразлаган идегезме?

– Әлбәттә. Шулай булачагын алдан ук белеп тордык. Кешеләргә белдерү өчен бик зур реклама акциясе булырга тиеш. Аның чыгымнары бу уенчыкларны ясатудан да кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин. Шуңа, товар турында кешеләргә стандарт булмаган алымнар ярдәмендә җиткерергә кирәклеген аңладык. Әлегә интернеттагы реклама буенча гына әкренләп сатулар бара. Планшетның бәясе русча сөйләүче уенчыклар белән чагыштырганда кыйммәтрәк, анысы да бер киртәдер. Рус телендәге уенчыкларны ике тапкыр диярлек очсызракка алып була. Ни өчен кыйммәт булуын аңлата алам. Бөтен кеше Кытайда ясатылган уенчыкның бәясе арзан була, дип уйлый. Әйе, бу шулай, әмма моның өчен аның партиясе дә зур булырга тиеш. Бер данәсенең бәясе сатуга куйганда арзанрак булсын өчен, ким дигәндә 8 мең планшет ясатырга кирәк. Ә без мең данә генә ясаттык. Бу мең данә кытайлылар өчен бик аз: алар бөтен дөнья өчен эшли, алар өчен бу чүп кенә. Шуңа мең данәгә заказлары бик аз булган оешмалар гына алына. Танышлар булышты: Кытайда шундый бер оешма табып, ахырына җиткереп чыгардык. Теләгәнчә очсызга төшмәде, барыбер.

Планшетны эшләгән вакытта нәрсәләргә игътибар бирдегез?

– Мин моны бертуган энем белән ясадым. Ясадык дип тә булмый, нибары рус телендәге уенчыкны татарчалаштырдык. Үзебез ясаган әйбер: 4 юллык үзебез язган шигырьләр генә. Кешенең шигырьләрен куйсаң авторлык хокуклары мәсьәләсе килеп туа, гауга чыгарга мөмкин. Шул ук татар Әлифбасыннан шигырьләр алып кую өчен генә дә күпме кәгазь ясатырга, кул куйдырырга, мөһер суктырырга кирәк. Нигә бу каршылыклар аша йөрергә? 4 юллык шигырьне язу авыр түгел бит инде. Үзебез яздык. Мондый принциптан чыгып эш иттек: мәсәлән, әгәр «Т» хәрефенә шигырьләр язабыз икән, ул хәреф беренче торган сүзләр булдыра алганча күбрәк кулланылырга тиеш.

«Түбәдән тамчы тама,

Тынычланмый: «Тып та тып».

Тигән ташны тишеп чыга,

Булмый аны туктатып».

«А» хәрефенә:

«Алсу апа бүген иртән

Аз-маз гына ашыккан.

Алмагачка су сипкәндә

Ак алъяпкычын ерткан».

Шундыйрак, бала аңына җиңелрәк керә торган шигырьләр язарга булдык. Әйе, бөтен хәрефләргә дә мондый сүзләр табып булмый. Әйтик, «һ», «ё» хәрефенә сүзләр күп түгел. Әмма без интеллектуаль белемебез җиткәнчә тырыштык.

Изображение удалено.Мең планшетның бүгенге көндә ничәсе сатылды?

– 3 ай вакыт үтте. Бу сорауны күп кеше бирә, нигәдер бөтен кешене саннар кызыксындыра. Бу хакта төгәл әйтәсем килми, бик күп тә сатылмады, бик аз да түгел. Әлегә планшетлар җитәрлек, кирәк кеше шалтыратсын, дип кенә җавап бирим.

Рафис, ә бу уенчык ничә яшьлек балалар өчен дип эшләнде?

– 3 яшьтән дип киңәш итәләр, әмма, әйтик минем улыма 2 яшь. Ул инде сөйләшә башлады. 2 яшендәге бала уйнап утырса да, 1 яшьлеге дә – аның бер зыяны да юк. Барыбер телевизор кабызып куялар, бер яшеннән карап утыра. Аермасы юк. Татарча планшет бирсәң дә, шулай ук – уйнасын, тик баскалап утырсын шунда татар хәрефләрен.

Сезнеңчә, планшетыгыз балаларга татарча өйрәнергә ярдәм итәме?

– Беләсезме, бернинди уенчык та баланы татарча сөйләштерә алмый. Бу әйбер белән генә проблеманы чишеп булмый. Татарча планшет – рус уенчыкларына бер альтернатива гына. Болай да балалар күп мәгълүматны рус телендә ала. Бу нисбәттән, аз булса да үз өлешебезне кертәсебез килде – татарча мәгълүмат алырлык бер өстәмә әйберләре булсын, дидек. Әйтик, машинада барганда бала көйсезләнде – татар планшетын тоттырдың. Баскалап тик барсын шунда, татар шигыре тыңласын. Әмма балаларның телдән ераклашуы проблемасын болай гына хәл итеп булмый. Рус телендә мондый уенчыклар күптән чыккан, бу бары тик бушлыкларны тутыру гына. Мондый әйбер күптән булырга тиеш иде бездә.

Башка беркайчан да татар уенчыклары белән шөгыльләнмәячәкмен дигән ваз кичү тумадымы күңелегездә?

– Ваз кичү дип… Икътисади яктан табышлы яки табышсыз дигән төшенчә бар. Гаиләдә акчаңны мондый әйберләргә тотуыңны аңлап та бетермәскә мөмкиннәр, чөнки аз чыгымнар тотылмады. Язганнар иде миңа: татарча җырлар җырлый торган уенчыклар да чыгарыгыз әле, дип. Әмма монда кабат сорау килеп туа: авторлык хокуклары бозылмаслык итеп, нинди җыр яздырырга мөмкин? Ярар, татар халык җырын булсын. Кем җырлаячак инде ул җырны? Бер ун ел элек шундый хәл булган иде: Витас дигән җырчының тавышын машина сигнализациясенә куйганнар һәм ул машина хуҗасын шушының өчен судка бирде. Үзең җырласаң гына беркем бәйләнми бездә. Бәлки, танылмаган җырчыны җырлатып куйсаң, проблема килеп чыкмас. Әмма без шул ягын уйларга тиеш: замана алга бара. Уенчыклардан «Әпипә»ләрне җырлатып кына, балада милли аң тәрбияләп булмый. Нигәдер бездә шундый фикер яши, янәсе, татар уенчыгы булса, ул һичшиксез түбәтәйдән вә камзулдан булырга тиеш. Алай түгел. Заман белән бергә атларга кирәк. Без камзуллар заманына кире кайтмадык бит, димәк һәр нәрсә шушы көнгә яраклаштырылган булырга тиеш. Шул ук җыр мәсьәләсенә килсәк тә, хәзер яшьләр, балалар Эльвин Грейны ярата. Уенчыкларда аның җырлары булса, бәлки яхшы булыр иде. Аны ерып чыгып була, ләкин эше күп: алар артыннан йөрергә кирәк, килештерергә… Мин ялынып йөргән кебек килеп чыгам. Планшет проектын эшләгәндә генә дә берничә артистка мөрәҗәгать иттем: «Әйдәгез бергә эшлик, сезнең белән эшләсәк сезгә дә файда була, җәмгыятькә дә, таратырга да җиңелрәк булачак», – дидем. Ләкин егылып китеп: «Әйдә, булышабыз, бергә эшлик», – дигән кеше бик булмады. Шулай да, бу планшетлардан соң татарча җырлый торган уенчыклар турында уйлый башларбыз, бәлки. Башта монысының эшен бетерергә кирәк.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии