«Хәзерге татар сәүдәгәрләре дә милләткә хезмәт итсен иде, дибез»

«Хәзерге татар сәүдәгәрләре дә милләткә хезмәт итсен иде, дибез»

Мондый мәдәни үзәк башка бер уку йортында да юк! Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре, горурланып, үзләре дә шулай ди, биредә булып киткәч, үзең дә шулай икәненә ышанасың.

3нче июньдә Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флера Абдуллина блогерларга экскурсия оештырды. Шунысын да әйтергә кирәк: институтта, гомумән, халыклар дуслыгына зур игътибар бирелә. Дәүләтләр арасында сәүдә итәчәк белгечләр әзерлиләр бит. Мәсәлән, «Таможня эше» юнәлеше буенча белем алучы студентлар икенче тел буларак төрек телен өйрәнә, студентлар Төркиядә практика уза. Шуңа күрә монда төрек, үзбәк, венгр мәдәнияте үзәкләре дә оештырылган.

Ә Татар мәдәнияте үзәге, беренчедән, уникаль экспонатларга бай музей буларак таң калдырса, икенчедән төрле чаралар оештыруы белән дә мәгълүм. «Безнең гәҗит»нең шундый берничә чарада катнашканы да бар.

Үзәк 2019нчы елның 27нче февраленнән эшли башлаган. «Русия кооперация университеты ректоры, шул ук вакытта Казан кооператив институты ректоры Алсу Рөстәм кызы Нәбиева татар җанлы. Ул шундый булганга күрә, безнең менә шушындый зур күләмле, дәрәҗәле татар мәдәнияте үзәге эшли», – дип сөйли Флера Абдуллина. Сүз уңаеннан, Алсу Нәбиева – Әлки якташлары җәмгыяте рәисе дә. Узган ел якташ әдипләре Нәби Дәүлинең 110 еллыгына багышлап, Татар мәдәнияте үзәгендә даими экспозиция ачканнар. Монда әдипнең шәхси әйберләре тупланган. Мәсәлән, фронттан үз кулы белән язган бердәнбер хаты, мандолинасы, үзе ясаган картиналары саклана. Нәби Дәүлинең кызлары Наилә белән Гөлфия ханымнар үзәктә бик еш кунакта булып торалар, экспозициядә алар бүләк итеп биргән әйберләр дә үз урынын тапкан. Әле бу арада гына тагын бер сөенечле хәл булган: Казан кооператив институтында студентларга татар һәм төрек телләрен укытучы педагог, фәннәр кандидаты Асия Рәхимова Нәби Дәүли турында язма әзерләп, Төркиядә нәшер ителә торган «Кардәш каләмнәр» дигән журналга җибәргән булган – шул басылып чыккан, почта аша килеп тә ирешкән. Анысы да Нәби Дәүлигә багышланган күргәзмәдә урын алды.

Татар мәдәнияте үзәгендә 300дән күбрәк экспонат бар, ди. Мәсәлән, Апанаевларның нәсел дәвамчылары бер Коръән китергән. Кайчан нәшер ителгәнен белмибез, дигәннәр. Изге китапның бик борынгы булуы күренеп тора. Шулай ук биредә Якуб Апанаевның сәгате саклана, ул XIX гасыр ахыры-XX гасыр башына карый. Гаяз Исхакыйның тавышы, аның кызы Сәгадәт Чагатайның язган хатлары, Һади Такташның әнисенең балаларына язган хатлары, шигырьләре, әлбәттә инде, бик күп фотолар, китаплар… Бу үзәктә рәхәтләнеп татар әдәбияты тарихы буенча да дәресләр, экскурсияләр үткәрергә була! Хәтта Габдулла Тукай чәй эчкән чынаяк саклана, дип, горурланып сөйләде Флера Абдуллина.

Заманында телевидениедә «Татарлар» тапшыруын эшләтеп җибәргән һәм озак еллар алып барган Флера ханым бүген дә шул юнәлештә эшләвен дәвам итә. Әнә дөньяда татарларга куелган бердәнбер һәйкәл – Польшаның Гданьск шәһәрендәге атлы татар һәйкәленең фотосын да зурайтып чыгарып элеп куйган. «Бу һәйкәл 2010нчы елда куелган һәм ул дөньяда бердәнбер! Яшьләр күрсен, горурлансын дип элеп куйдык. Бу һәйкәлнең ни өчен куелганы да язылган. Аны ачканда, Польшаның ул вакыттагы президенты Бронислав Коморовский: «Мин чын күңелемнән Польшага 600 ел хезмәт иткән Польша татарларының күп нәселләренә хөрмәтемне һәм ихтирамымны белдерәм. Татар ат өстендә туа, менә бу һәйкәл – моңа дәлил», – дигән сүзләр әйтә. Билгеле булганча, ул президентның әнисе татар булган», – дип сөйләде Флера ханым.

«Килер бер көн, бүгенге яшьләребез дә элекке татар сәүдәгәрләре, меценатлары кебек үк татар халкына хезмәт итәрләр, дигән максатта эшне алып барабыз, шуңа ышанабыз. Без бүген аларның күңелләренә орлык салабыз», – ди Флера Абдуллина. Блогерларны җыюлары да юкка булмаган: үзәктә «Татар блогерлары студиясе» оештырып җибәрү теләге булуын белдерделәр, блогерлар да моны хуплап кабул итте. Димәк, якын арада Татар мәдәнияте үзәге башкара торган эшләр исемлегенә тагын берәү өстәләчәк.

Сүз уңаеннан. Казан кооператив институты 1нче июньнән абитуриентлардан документлар кабул итә башлады. Бакалавриат юнәлешләре: сервис, туризм, бизнес-информатика, кунакханә эше, товар белеме, менеджмент, икътисад, продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру. Белгечлек (специалитет) юнәлешләре: таможня эше, икътисади куркынычсызлык. «Икътисад» юнәлеше буенча белемне магистратура һәм аспирантурада дәвам итәргә мөмкин. Шулай ук монда урта һөнәри белем дә алып була. Юнәлешләре: банк эше; коммерция; хокук һәм социаль тәэминатны оештыру; товар белеме һәм товарлар сыйфаты экспертизасы; икътисад һәм хисапчы учеты; икмәк, кондитер ризыклары һәм токмач продукциясе технологияләре; пешерүче һәм кондитер эше; кунакханә эше. Тулырак мәгълүматны институтның сайтында карарга мөмкин: kazan.ruc.su.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии