ТУРЫ СҮЗЛЕ ЗӨБӘЙДӘ

Мин аны Казанга күченгәнче үк ишетеп, телевизор экраныннан күреп белә идем. Хәер, аны белмәгән кеше булмагандыр. Телевидение дикторларыннан ким түгел иде популярлыгы. Зөбәйдә Яхина диюгә, “Ә, теге адвокатмы?” дигән сорау яңгырый. Инде телевидениесендә эшли башлагач, үзе белән танышу бәхетенә ирештем. Дөресрәге, таныштырдылар. Ул чакта татарча интервью алырлык кешеләр табу үтә кыен иде, белгәннәре дә сөйләргә читенсенә. Чөнки татарча сөйләшү түбәнлек, культурасызлык дигән юләр караш туып килә иде җәмгыятьтә. Фикерен татарча белдерүче кирәк булды да, миңа прокуратурадан Зөбәйдә Яхинаны тәкъдим иттеләр. Шул танышудан дуслашып киттек.

Телевидениедә 22 ел эшләдем һәм Зөбәйдә Нургалиевна телевизион тапшырулар буенча гына түгел, тормышымда да иң якын киңәшчемә, дустыма әйләнде. Гаиләмә кыенлык килсә, мин аңа әле дә җиде төн уртасында да шалтырата алам. Ә ул читенсенми. “Миңа ярдәм кирәк”, – дигән сүзен ишеткәнем юк, “Ничек ярдәм итим”, – ди ул һәрчак. Туганнары, якыннары өчен борчылуларын күреп, шулкадәр туган җанлы кеше булыр икән дип сокланам аңа. Туры сүзле ул. Ялганны дөрес дип әйттерә алмыйсың аннан. Шуңа яратмаучылары да күп. Ниндидер зур чиннарга хезмәт итсә, принципларсыз булса, аның зур-зур бүләкләре өелеп торыр иде. Бүген ул халык мәхәббәте белән яши. Аны таныйлар. Редакциябезгә гел шалтыраталар. “Зөбәйдә Яхинаны ничек табарга? Бары аңа гына ышанабыз, бары ул гына ярдәм итә ала”, – дип бездән аның телефоннарын сорап алалар.

Коллегалары арасында да абруе зур Яхинаның. Әле күптән түгел генә Федерациясе Федераль адвокатлар палатасының “Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклаудагы казанышлары өчен” 1нче дәрәҗә медаль белән бүләкләнде ул.

Сәяси-икътисадый тапшыруларыбызда ул даими киңәшче иде, ә инде “Әйбәт гайбәт” ток-шоу программасы тәкъдим ителгәч, аның студиядәге алыштыргысыз экспертына әйләнде. Бу тапшыруларны Яхинаның тормыштан алынган, җанлы, гыйбрәтле мисалларыннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде.

Зөбәйдә Яхинаның суд процессларында ничек эшләгәнен күргәнем бар. Ул эленке-салынкы йөрүче, арба ватылса – утын, дип яшәүче юрист түгел. “Кеше язмышы хәл ителә бит, ничек битараф булырга мөмкин”, – ди ул, бүгенге яшьләрдәге сансызлыкка борчылып. Аның игътибарыннан бер генә нечкәлек тә читтә калмый. Ул яклаучысын юридик яктан гына түгел, психологик яктан да аңлап эшли. Аның ярдәме белән ялгыш абынып, туры юлга чыккан кешеләр никадәр?! Алар Зөбәйдә апаларын әле дә онытмый. Бу үзе үк зур горурлык түгелмени?! Зөбәйдә Яхина яклаган кешеләренең язган хатларын кадерләп саклый, аларның язмышы белән кызыксынып тора, һаман да килеп рәхмәт әйтүләре турында горурланып сөйли. Чынлап та, изге эшләр онытылмый бит ул. Бәлагә тарганда, еш кына берүзең каласың. Шунда яныңда Зөбәйдә булмаса, ниләр килеп чыгар иде… Изгелекне онытмаганнар үзләре дә бәхетле була.

Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина нинди генә кешеләрне якламаган да, ничәмә мең кеше аның ярдәме белән гадел суд хөкеменә ирешмәгән икән?! Зөбәйдә Нургалиевна аның хисабын үзе дә белми.

Бу кеше турында озак сөйләп булыр иде. Тормыш юлын укытучы булып башлаган кыз (укучылары әле һаман аны олы укытучылары итеп хөрмәтләп, очрашуларга чакыра), юридик белем алып, эшен үзгәртә… Мин аның үзенә дә гел әйтәм: синнән бик яхшы журналист чыгар иде. Чөнки татарча да, русча да теләсә нинди тел белгечен уздырырлык итеп камил сөйләшүче кеше бүген сирәк. Ләкин ул чагында юриспруденция ким булыр иде сыман. Суд, юриспруденциягә татар телен кертү өчен тырышкан юристларның берсе дә бит әле ул Зөбәйдә Яхина.

Шушы көннәрдә аны туганнары, хезмәттәшләре, дуслары юбилее белән котлый. Бу котлауларга без дә кушылабыз. Бергә-бергә иңгә-иң куеп озак эшләргә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Язмыш Зөбәйдә Яхинаны да төрлечә сынады, сынавын дәвам итә. Ләкин сынмый ул. Гел шулай нык бул! Озын бәхетле гомер сиңа якын дустыбыз, Зөбәйдә Нургалиевна. Бар котлауларга “БГ” редакциясе дә ихластан кушыла.

Бәйрәм котлаулары белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Зөбәйдә Яхинадан яхшы журналист чыгар иде, дидем. Бүген шуның бер мисалын, аның тормыш дәфтәреннән алынган бер хатирәсен тәкъдим итәбез… Укып карагыз әле, анда нинди җылылык?! Хак Тәгалә кушып, Зөбәйдә Яхина шундый бай истәлекләрдән торган тормышын китап итеп тә язар әле. Ул бик мавыктыргыч, гыйбрәтле китап булыр иде…

Сиздем, тоймадым гына…

Һәр авылның телдән-телгә сөйләнеп килгән, һәр буынга җиткерелеп бара торган вакыйгалары була. Туган авылым Әтнә районындагы Түбән Көек тә андый хатирәләргә бай. Әнием җор телле, хәтере яхшы булгангадыр, кич утырганда төрле истәлекләрне шулкадәр матур итеп тасвирлый, хәтта үзең дә шул вакытларга әйләнеп кайткандай буласың. Шулай беркөнне авыл кешеләрен хәтерендә барлап утырганда, әни болай сүз башлый:

– Менә син юрист инде, кызым. Әйт әле миңа шуны, җинаять дип саналмаган караклык буламы?

Бу сорауны биргәндә күзләре хәйләкәр елмая әнинең. Тәгаен бер шуклык бар инде бу сорауда, дип уйлап куйдым эчтән генә. Әллә ни баш ватып тормый гына:

– Юк инде, әни. Караклык һәрвакыт җинаять инде ул.

Урланган әйбернең күләме, җинаятьнең объектив, субъектив яклары турындагы бәхәскә кереп китә алмыйм бит инде аның белән. Шуңа күрә җавабым да шулай гомуми яңгырый:

– Бар шул андый караклык, – ди әни, – ул – капка урлау.

Һәр елны яз җитүгә, авыл егетләре чыш-пыш сөйләшеп, нәрсәгәдер хәзерләнә башлый. Баксаң, элекке заманнардан ук килгән «капка урлау» бәйрәменә, дөресрәге, төненә әзерләнәләр икән. Бу төннең кайсы вакытта булачагын берәү дә белми, ел саен үзгәртеп торалар.

Йортларында җиткән кызлары булган абый-апалар көннәрдән беркөнне иртән торып ишегалдына чыксалар – капка юк, баганалары гына тырпаеп тора. Менә шуннан китә инде ыгы-зыгы. Югары очта яшәүчеләр капкаларын эзләп түбән очка йөгерә, аларга ярты юлда түбән очлылар очрый, алар да капка эзли. Китә сөйләшү, кемнең кайда, кем капкасын күрүен ачыклау, кайдан эзләп карарга дигән фаразлаулар. Шунысы кызык: берәү дә каракларны эзләми, капкалары гына кирәк. Кайда инде ул анда милициягә гариза язу! Капка урлатучылар бер-берсеннән көлә башлый. Капкалары урланмаган авыл кешеләре дә шулар арасында мәш килә. Шулай итеп, бу иртә бәйрәм төсе ала. Чынлап та, авыл егетләре төнге шуклыклары белән авыр хезмәт белән яшәп ятучы авылдашларына декретларда да, Коръәндә дә язылмаган бер бәйрәм көне бүләк итә. Ә капкалар… капкалар кичкә һәрберсе үз урынына кайтарыла. Бәйрәм бәйрәм белән, ә шулай да капкалар урлатасы килмәгән агайлар да ишегалдыннан килгән тавышка колак салып, сак йоклап маташалар. Тавыш ишетелгән саен ишек алдына чыгып, каралты-кураны әйләнәләр. Төннәр бик суык булмаса, шунда ук черем итеп калучылар да булгалый.

Менә Галимҗан абзый да агач эскәмиясен капканың эчке ягына ук терәп куеп, тун ябынып, капка саклый башлый. Авыл тып-тын, шылт иткән тавыш та ишетелми. Тун җылысына изрәгән абый күзгә төшкән йокы белән көрәшә-көрәшә бераз утыргач: «Бер-ике минут кына черем итеп алыйм әле, ул арада берни булмас”, – дип авырайган башын эскәмиягә төртә. Күп тә үтми, бөтен ишегалдын абзыебызның гырлаган тавышы яңгырата. Кинәт кенә алдында тынсыз шәүләләр йөри башлый. Галимҗан абзыйны эскәмиясе-ние белән капкадан читкә алып куялар да капканы тупсасыннан салдырып, тунга төренгән абзыйны бик ипләп кенә капка өстенә урнаштыралар. Шәүләләр шулкадәр сак кылана ки, аларның сулаган тавышлары да ишетелми. Абзыебыз селкенмичә дә капка өстендә ята. Шул капканы урамның түбән су буена караган өлешенә, болын итәгенә урнаштырып куя егетләр. Үзләре тиз генә тал арасына яшеренеп, вакыйганың дәвамын күзәтә башлыйлар. Менә беренче әтәч кычкыра, аңа башкалары кушыла. Таң ата. Капкалар шыгырдый. Иртәнге йокының нәрсә икәнен белмәгән эшчән авыл апалары көтү озатырга дип, капка төпләренә чыгып баса. Болары инде капкалары урланмаган «бәхетлеләр». «Карак» егетләр яшеренгән урыннарыннан чыгып, авызларына бармакларын куеп, аларны тавышланмаска өнди, су буена чакыралар.

Галимҗан абзый үзенең каты капкасында түгел, мамык түшәктә яткандай гырлавын дәвам итә.

Җыелган халык арасыннан бер түти: «Галимҗан, Галимҗан, тор әйдә, ни эшләп ятасың болай?” – дип эндәшкәч, абзыебыз уянып китә. Сикереп торып саклаган капкасы өстенә баскан Галимҗан абый:

– Ну егетләр, сиздем-сизүен, тоймадым гына, – ди.

Халык аның килеш-килбәтеннән, сүзләреннән тәгәрәп көлде. Шул көннән башлап, «Сиздем”, – сүзе Галимҗан аганың аерылгысыз юлдашы – кушаматына әйләнә.

“Сиздем сизүен, тоймадым гына» диюе халык әйтеменә әйләнеп, безнең төбәктә бүгенгә кадәр кулланыла.

– Менә шундый, җинаятькә саналмаган урлаулар да була ул, юрист кызым, – дип тәмамлый әни сүзен.

ТУРЫ СҮЗЛЕ ЗӨБӘЙДӘ, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии