Дурычмак

Кибеткә ипигә кергән идем. Өстәл тулы камыр ризыклары. Бер бик озын, буяулы тырнаклы хатын эченә сосиска кыстырып пешерелгән күмәч алды. Үзе пешерсә, күпкә тәмлерәк булыр иде дә, кая инде, мондый тырнаклар белән пешеренсен, ди. Сатуда шәнге дә бар. Безнең якларда аның исеме дурычмак иде. Дурычмак күп вакыт бәрәңгедән пешерелде. Сирәк кенә эремчектән, елга бер-ике тапкыр, кунак-төшем вакытында киндер орлыгыннан да пешерәләр иде. Киндерне авылга ераграк урнашкан колхоз басуына чәчәләр. Авылга якын булса, халык тынгылык бирми. Без, 13-14 яшьлек балалар шул басуга барып, уртасынарак кереп утырып, өлгергәч уып алып кайткалый торган идек. Әле ул басуны колхоз каравылчысы атка утырып көненә 2-3 карап йөри иде. Андый чакта җиргә сузылып ятып, җыя башлаган орлыклы янчыкны күлмәк эченә, култык астына яшерәсең. Алай тоткан очракта да ормады, сукмады үзе, куып кына чыгара иде басудан. Ул да белә бит халыкның хәлен.

Без үскәндә дурычмак, кыстыбый, бәрәңге тәкәсе пешерә белмәгән кызлар юк иде. Бәләкәйрәк чакларда әнкәйгә, апаларга ияреп пешерергә өйрәндек. Андый ризык пешкән көн өйдә бәйрәм кебек була иде. Җәй айларында камыр ризыклары бик сирәк пешерелде. Бердән утын чутлы, икенчедән, өй кыза. Дүртпочмаклы гына, бер генә бүлмәле кечкенә йортлар иде бит. Аннары җылы, тәмле мич ризыгы пешкән өйне чебеннәр бик ярата иде.

Көзнең бер көнендә иптәш кызым белән бездә дурычмак пешерергә уйладык. Аңа кадәр аларда кыстыбый пешереп, алар гаиләсен сыйлаган идек. Дурычмакка кирәкле әйберләрне әнкәйдән сорап алдым да, үзен этә-төртә биләмгә чыгарып җибәрдем. Бераз гына бодай оны, 2-3 күкәй, әзрәк май. Бу 1953нче еллар. 2 сәгатьтән дурычмак белән чәй эчәргә кайтырсың дип озаттым әнкәйне. Бәрәңгене әрчеп, төеп, камыр басып җәйдек. Мич яна тора. Әнкәй шул елны гына йомырка тапшырып, өстәлгә яңа клеенка алып җәйгән иде. 16 кисәк камырны шул клеенка өстенә тезеп барып, әзер кайнар бәрәңге боламыгын өсләренә салып тигезләдек. Әз генә сөт кушып туглаган бер йомырканы канат белән бәрәңге өстенә сылап чыктык. Мич тартылды. Мич төбен пумалалап, инде дурычмакларны тыгасы гына калды. Менә син агай, камырларыбыз клеенкага чат ябышканнар бит. Өстәлгә әзрәк чүпрәк заты җәя белмәгәнбез яисә бераз он сипмәгәнбез. Пычаклар белән куптара торгач, ризыкның формасы бөтенләй бетте, камыр белән бәрәңге катнашмасы барлыкка килде. Шулай да мич көрәге белән урнаштырдык инде аларны. Мич калайлары әле беркемдә дә юк, хәтта ипине дә шулай мич төбенә сала торган еллар. Мич төбен дә яхшылап пумалаламаганбыз. Вакыт җиткәч, алдык инде «дурычмак»ларны. Аларны күреп, әни: «И-и, мин җүләр, сезгә ышанып күпме ризыкны әрәм иткәнмен», – дип әрләде. Шулай да ашадык. Дустым белән үзебезгә бик ошады. Чөнки күпме тир түгеп пешердек бит. Аннары остардык инде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии