«Җитәкчелек бәйрәме», «Кытай Сабантуе», «шайтан туе»: Татарстан нинди бәйрәмгә әзерләнә?

«Җитәкчелек бәйрәме», «Кытай Сабантуе», «шайтан туе»: Татарстан нинди бәйрәмгә әзерләнә?

10-11нче июнь көннәрендә Татарстанның күп кенә авыл һәм районнарында Сабан туйлары гөрләячәк. «Милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу...», – дип сыйфатлый аны республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ләкин бу бәйрәм бүген сүзләрдәге шул үзенчәлеген саклыймы икән соң?..

«САБАНТУЙГА ДИГӘН АКЧАНЫ ЕГЕТЛӘРГӘ ҖИБӘРСЕННӘР»

Халык арасында Сабан туен үткәрү-үткәрмәүгә карата каршылыклы фикерләр яши. Бу хакта безгә дә хәбәр итеп торалар. Әйтик, узган атнада Алексеевск районыннан Фәнзия апа шалтыратты. «Күршем телевизордан Әстерханда узган Сабан туен елый-елый карады. Аның улы Украинада. Мондый чорда кыйммәтле Сабан туен үткәрмәсәләр дә була иде. Акчаны егетләргә ярдәмгә җибәрсеннәр», – диде ул.

Сер юк, Русия халкы бәйрәм итәргә ярата. Коронавирус пандемиясе чорында бәйрәм үткәрелмәде – «эх, барысы да элеккечә булса иде», дип теләдек. Маскалы бәйрәмгә дә ризалаштык, көрәш батырларын маска аша күзәттек. Быел балаларын махсус хәрби операциягә озаткан аналар: «бәйрәм кирәкми», – дигәндә дә, «Бөек Ватан сугышы елларында да әлеге бәйрәмне үткәргәннәр», – дип җавап бирдек. Тик ул чордагы бәйрәмнең хәзергесе белән аермасын аңлыйбызмы икән соң без? Бәйрәмнең асылы төптән үзгәреп, бизнес корбанына әйләнде түгелме?

– 1930нчы еллардан башлап Сабантуй идеологик коралга әйләнгән. Шулай кулланылмаса, без Сабантуйны оныткан булыр идек. Аның асыл билгесе – җир эшкәртү. Йолаларны гореф-гадәтләргә туры китереп үткәрсәң, яхшырак уңыш алуга өмет зуррак. Колхозлашканнан соң, «колхоз малы – мал түгел, әтинеке жәл түгел» дигән җырдагы кебек, халык өчен колхоз җирләре зур әһәмият уйнамаган, ә үз җирләре булмаган. Ә инде 1930нчы еллардан соң аңа бәйле рәвештә парадлар үткәрелә башлый. Халыкның күңеле идеологиягә ияләнә. Сабантуйның төп җаваплы кешесе – партоешма сәркатипләре, идеология бүлеге. Сабантуй ничек үткәрелергә тиешлеге хакында күрсәтмәләр барлыкка килә, – дигән 2020нче елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова «Интертат»ка биргән шәрехләмәсендә. – Сабантуй Бөек Ватан сугышы елларында да үткәрелгән. Аның төп мәгънәсе – «без исән, безнең көчебез бар». Көрәш, ат чабышы булмаган, ләкин халык мөмкин булганча уеннарын үткәргән, җыя алган бүләген җыйган.

БЕРӘҮЛӘР – АКЧА, ИКЕНЧЕЛӘР СӨЛГЕ ҖЫЯ

Сабан туена кадәр тагын бер бәйрәмне яратып көтеп ала халык. Сабантуйга бирнә-бүләк җыю йоласы турында сүзем. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы «яулык бәйрәме», «сөлге җыю», «сөрән сугу» дип атаучы авыллар да бар. Нәниләр телендә бу көн «кәнфит бәйрәме» дип атала. Бизәлгән атларны җигеп, гармун тартып, милли киемнәрне киеп урам әйләнү бәйрәм рухын иртәрәк тоярга мөмкинлек бирә. Кемнәрдер бүләккә сөлге, яулык бирсә, кемнәрдер сатып алынган савыт-саба бирү яклы. Кайбер авылларда бүләккә фәкать акча гына бирүчеләр дә табыла. Кайберләрендә сорап ук алалар...

Сер түгел, бүген Сабантуй үткәрү кыйммәткә төшә. Авыл халкының үз көче һәм җыелган яулык, сөлгеләр генә «шоу» ясарга мөмкинлек бирми, билгеле. Сабан туе фәлән датада үткәрелә икән, дигән хәбәрне ишетүгә үк, авызыбыздан чыккан иң беренче сорауга аптырарлык та: «Нинди артист килә икән?..». Өметең акланмаса, кәефне төшерәсе юк – күрше авылда яшәүче дустыңа шалтыратып кара. Бәлки, анда «текә» артист киләдер.

Сабантуйга нинди җырчы килүенә карап, бу бәйрәмгә бәя бирү дөрес булмаса да, кайсы авылның калын кесәле булуын нәкъ шушы билге күрсәтә. «Фәлән авылга Фирдүс Тямаев килә», – дисәләр, «Бу авылның спонсорлары яхшы», – диләр. Ә бер тиен акча түкми уздырылган авыл Сабантуйлары хакында сөйләүче дә юк. «Сабантуй шәп булды, Тямаев дер селкетте», – диләр. Ә ник соң аркан тартышуда катнаштым, безнең як җиңде, дип искә алмыйлар?

Бөтен нәрсәне кесә калынлыгы хәл иткән һәм һәр селкенгән нәрсәдән шоу ясарга мөмкин булган заманда, сөлге җыю күренешенең әле дә яшәве күңелгә бераз җылы өсти анысы. Сөлге астыннан акча бирергә кирәклеген исәпкә алмаганда, әлбәттә.

Кукмара районының Зур Сәрдек авылында сөлге җыю йоласыннан баш тартмаганнар әле. Авыл яшьләре, бала-чагалары җыелып, җигүле тимер атка төялеп, ел саен Сабан туена бүләк җыя. Милли киемнәр, гармунга кушылып җырлау да онытылмый. Бу – сөлге җыю йоласының тагын бер матур күренеше. Өстәвенә, Саба һәм Кукмара районнары өчен булганча, бу якларда авылга килен булып төшкән яшь хатын-кызлар бүләккә сөлге чигеп бирәләр икән. Килен сөлгесе – бүләкләрнең иң кадерлесе.

Бүләк җыйсалар да, Зур Сәрдектәге һәр гаиләдән 500 сум күләмендә акча да җыйганнар. «Сабан туена бармыйм, акча бирмим», – дип, капкасын ябып куючылар да булмаган түгел. Ә менә Балтач районының Алан авылында һәр гаиләдән 1000 сум акча җыйганнар, ди. Бу сумманың 2000гә җиткән еллары да булган икән. Шул авылда яшәүче берәүнең сүзләре бу. Бу сүзләрне исбатлар өчен ничек кенә тырышсак та, Алан авылының җирлек идарәсе белән элемтәгә керә алмадык.

Арчалылар Сабан туена бүләк җыйды (Ләйлә Хәкимова фотосы)

Акча җыялармы, сөлгеме, йомыркамы – әллә-ни мөһим түгел. Шунысы куандыра: халык әби-бабаларыбыздан калган әлеге йолага хөрмәт белән карый, балаларга аны үрнәк итеп куя. Бүләкләрен соңгы килгән атка, туры баганага җитез менүчегә дип махсус атап бирүче авыл халкы да юк түгел әле.

Менә Арча районы Наласа авылында атап бүләк бирү күренеше саклана икән әле. Быел акча да җыймыйлар. Сөлге, йомырка – Сабантуйның төп күрке, ди авыл халкы.

– Сабантуйга бүләк җыю – бәйрәмнең төп чараларының берсе. Бу – татар халкының гореф-гадәте. Кайберәүләр Сабантуйга адарынып бүләк алып куя. Мин махсус менә бу уенга бүләк бирер идем, дип бүләк бирүчеләр дә очрый, – дип сөйләде Наласа авылында яшәүче Рамил Мөхетдинов. – Бүләк җыю дигәндә, гадәттә күлмәк, тукыма, йомырка җыю күз алдына килә. Элек йомырка күп җыела иде, чөнки аны кулланучылар саны күп булган. Әйтик, хәзер көрәшчеләрнең: «Хәлем бетте әле, йомырка сытып эчим», – дип, кулларына йомырка алганнарын күргәнем юк. Авылларда ике-өчәр чиләк йомырка җыела анысы. Күп очракта аны сатып, башка бүләк алалар. Кайберләрен йомырка кабып йөгерү ише уеннарга сарыф итәләр. Ә район үзәкләрендә әзрәк. Әйтик, Арчада бүләк җыйганда бер урамнан өч дистә йомырка җыелгандыр.

– Әлеге йола «ыргак» өчен генә үткәрелә кебек тоелмыймы?

– Шуның өчен генә үткәргән авыллар да бардыр. Әмма безнең Наласада алай түгел. Җыелган бүләк уеннарда кулланыла, катнашучыларга бирелә. Күп кенә авылдашларым сөлге, күлмәк белән генә чикләнми, кыйммәтрәк бүләкләр дә тапшыра. Иң беренче чиратта, бүләк җыю – матур һәм күркәм йола. Ул Сабантуйга дәшә, халыкны берләштерә.

– Кайбер авылларда сөлге урынына фәкать акча гына җыялар бит.

– Әйе, андый авыллар бар. Бу – әлеге йоланы тулысынча онытуга китерә торган нәрсә. Хәзер болай да Интернет заманында яшибез. Матур, асыл гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерергә кирәк, дибез икән, без бүләк җыюның ничек башкарылганлыгын яшьләргә күрсәтергә тиешбез. Хәзер машина, кечкенә тракторлар белән сөлге җыярга чыгалар. Без яшь чакта чабышкы атларга утырып, урам әйләнә идек. Аларга адарынып махсус бүләкләр дә тапшыралар иде. Акчаның артыгы юк, җыйсыннар, тик бүләк җыю гадәтен онытырга ярамый. Дөрес, һәр чорның үз бәйрәме. Безнең балачакта туңдырманы фәкать Сабан туенда гына ашый идек. Ул дефицит товар иде. Хәзер юк нәрсә юк, шуңа күрә балаларны да, өлкәннәрне дә кызыксындыру өчен Сабантуйдан «шоу» ясыйлар. Ә бит милли уеннарыбызны саклау мөһим. Аркан тартыш дисеңме, капчык сугышымы, ат чабышымы. Хәзер мотоблок ярышы ише уеннар уйнатыла. Чүлмәк вату уены да сүздә генә калды, чөнки чүлмәк урынына гөл савыты, чиләк куела. Кеше күбрәк катнашсын дип, спорт уеннары кертәбез: турникта тартылу, кул көрәше. Элеккеге уеннарны күбрәк куеп, аларны мәйдан уртасында уйнатсак, Сабантуйның бөтен матурлыгы сакланыр иде.

Бәйрәмгә күп итеп артистлар дәшәбез. Шул артистлар мәйданга чыгып җырлаганда, милли көрәш тә игътибардан читтә кала. Артистлар үзләренә тамашачы җыя. Халык шуңа күрә Сабантуйга артист карарга дип килә. Ә бит ул бирегә кызык карар өчен түгел, уеннарда катнашам, дип килергә тиеш, – ди Рамил.

Кызык дигәннән, быел Казанда беренче тапкыр Кытай Сабан туе үткәреләчәк. 25нче июньдә узачак әлеге бәйрәм үзенең кунакларын Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә каршы алачак. Ник дигәндә, бирегә Кытай халкының «аҗдаһа көймәләре» китереләчәк икән. Бәйрәмне оештыру идеясе – Татарстанның вице-премьеры, республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченконыкы.

«Татарстан халкын Кытай Халык Республикасы мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру өчен милли бәйрәм уздырачакбыз. Кытайда бу көн җәйнең башы дип санала. Ә бездә язгы кыр эшләре тәмамлану көне билгеләп үтелә. Менә шундый Кытай Сабан туе булачак», – дигән Олег Коробченко. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренчә, бәйрәмдә Кытай музыкасы һәм кухнясы, сувенирлар ярминкәсе белән танышу мөмкинлеге тудырылачак. Кунаклар өчен һава еланнары, кытай фонарьлары, веер һәм кәгазьдән иероглифлар кисү буенча мастер-класслар оештырыла. Татарның «милли»легеннән туйганнар өчен Кытайныкын карап кайту форсаты тудырыла менә.

Гомумән алганда, Казанның Киров, Мәскәү һәм Совет районнарында Сабантуй бәйрәмен билгеләп итү өчен 30,2 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында пәйда булды. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте Аккош күле янында 25 мең кешегә бәйрәм оештырачак. Совет районында Сабантуй Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында узачак.

СОРАШТЫРУ

«Сабантуй» сүзен кулланмыйча гына, бәйрәмне ничек атарга мөмкин булыр иде икән? Берничә фикер тәкъдим итәбез.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА (Саба районы, Яулаштау авылы): «ХАЛЫК БӘЙРӘМГӘ АРТИСТЛАРНЫ КҮРЕРГӘ ЙӨРИ КЕБЕК»

– «Сабантуй» сүзенең кулланылыштан төшеп калуын гомумән күз алдына китерә алмыйм. Ни кызганыч, хәзер авылларда да гореф-гадәтләр югалып бара. Безнең алмашка килгән яшьләр инде кайбер йолалар турында белми. Шуңа күрә һичъюгы шушы «Сабантуй» сүзе кулланылыштан төшмәсен иде. Бу сүз зур мәгънәгә ия бит. Ә сорауга җавап итеп әйткәндә, хәзер «фестиваль» тәрҗемәсендәге «Фест» инглиз сүзе модага кереп китте. Нинди сүз бар – барысының ахырына да шул «Фест»ны кушалар. Яшьләр телендә аны «МиллиФест» дип атап булыр иде. Сабантуйда хәзер сату-алу, бизнес алгы планга чыкты. Сабан туен эстрада җырчылары белән бәйлиләр. Мин мондый җырчылар белән Сабантуйны гомумән янәшә куя алмыйм. Минем өчен Сабантуй ул – матур итеп бизәлгән җигүле ат, авылдашлар, колхозчылар. Ә хәзер халыкны шаккаттырам дип, акча түгеп яңа уеннар уйлап чыгаралар, сәхнәгә кыска итәкле биючеләрне бастыралар. Замана таләп итә, дип акланалар. Сабантуй сәхнәсендә авыл халкын, яшьләрне, балаларны күрсәтсеннәр иде. Алар элеккеге заманда Сабан туеның ничек үткәрелгәнлеге турында күренешләр тәкъдим итсеннәр иде. Кызганыч, бүгенге Сабан туе – ялтыравык. Мин аны чын фестиваль итеп кенә күрәм. Хәтта МиллиФест дияргә дә тел әйләнми.

Дөресен әйткәндә, хәзерге Сабан туе шайтан туена әйләнә башлады. Минемчә, әби-бабайлар моны күреп ояладыр. Алар ничә еллар гореф-гадәтләр саклансын-калсын диеп тырышканнар, буыннан-буынга күчүен теләгәннәр. Ә хәзер алардан нәрсә калды? Шул ук район Сабан туена барсак та, матур гореф-гадәтләрне бәйрәм башында күрәбез дә, аннары җырчылар биләп ала. Шул рәвешле халыкны җәлеп итәләр. Ә икенче яктан карасак, халык милли гореф-гадәт диеп киләме соң ул Сабан туена? Юк, билгеле! Ул шул артистларны күрергә, туганнарын очратырга киләдер. Туганнар белән күрешү өчен әйбәт мөмкинлек, сүз дә юк. Әмма шул рәвешле тарих эзе югалып бара кебек. Әле безнең буында милли үзаң, авыл киләчәге турында уйлану бар ул. Менә бездән соң киләчәк буын бу сүзне ничек кулланыр? Шунысы уйландыра.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА (Кайбыч районы, Кошман авылы): «ХАЛЫК ӨЧЕН УЗА ТОРГАН БӘЙРӘМНӘР СИРӘК»

– «Җыр бәйрәме», «шашлык бәйрәме», «батут бәйрәме», «базар көне»... Сабан туе дигән сүз юкка чыкса, аның урынына әнә шушы сүзләрне кулланып булыр иде. Милли бәйрәм, халык бәйрәме дигән сүзләр түгел һич кенә дә. Хәзерге заман Сабантуйларын күздә тотабыз икән, «җитәкчелек бәйрәме» дияр идем, чөнки халык өчен уза торган бәйрәмнәр бик сирәк. Сабан туе түгел, «җыр бәйрәме» инде ул. Җырчы дәшеп, шау-шу оештыру гына ул хәзерге көндә. Аннан «көч сынашу бәйрәме», чөнки уеннар елдан-ел гаҗәпләндерә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии