- 09.05.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №17 (4 май)
- Рубрика: Аулак өй
Һәркем сәнгать алиһәсе илһамландырган дәрәҗәдә генә яхшы итеп иҗат итә ала.
Платон.
Һәр милләтнең йөзе сәнгать, мәдәният. Бигрәк тә югары сәнгатьле милләт рухи яктан бай була. Казаныбызның уртасында мәһабәт бинада опера һәм балет театры урнашкан. Ул, әлбәттә, республикабызның, милләтебезнең горурлыгы. Анда нинди генә дөньякүләм фестивальләр үтми дә, бөек сәнгать әсәрләре куелмый.
Әлеге театрдан ерак та түгел, нибары 300 генә метр чамасы ераклыкта, данлыклы, тарихи Кәрим Тинчурин театры урнашкан. Бу чын татар театры гына түгел, гомумән, югары сәнгать учагы.
18 – 22нче майда монда кабаттан «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. Бу әсәр Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, шагыйрь Ринат Харис либреттосы буенча, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов тарафыннан язылган. Режиссеры – Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Георгий Ковтун. Монда искиткеч музыка һәм мавыктыргыч сюжет ачыла. Сәхнә бизәлешенә, декорацияләргә карап гаҗәпләнерлек дисәм дә ялгышмам. Ут куелышы да иң югары дәрәҗәдә уйланган. Бу, әлбәттә, кичерешләрнең тирәнлеген арттыра. Арияләр Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрына кушылып башкарылачак. Тере музыка һәрвакытта да күңелләргә үтеп кереп, җаннарны назлый. Чынлап та, спектакльнең башыннан алып ахырына кадәр тере музыка булу сөенечле хәл. Бу күренеш көннән-көн сирәгәя барган чорда театрның үз оркестры булу чын байлык. Безнең милләтебездә бөек сәнгать бар һәм булачак! Ф. Яруллиннарның, Сәйдәшләрнең мирасы дәвам итә, татар сәнгате яши!
Илсур МОРТАЗА,
Татарстанның атказанган артисты
Комментарии