Изге күңелле кешеләр булуы үзе бер бәхет!

Изге күңелле кешеләр булуы үзе бер бәхет!

2020нче ел безнең гаилә өчен сагышка бай булса да, куанычлы вакыйгалар да урап узмады. Бигрәк тә декабрь ае бик тә истәлекле булды. Кыскача гына әйтеп үтим әле: кечкенә Эльвирыбызга хәзерге көндә 4 яшь. Ике яшь тә сигез айлык вакытыннан шикәр авыруы белән авырый, бабасы һәм дәү әнисе тәрбиясендә яши.

Декабрь башында мәдәният йортында уздырылган «Изге эшләр» марафоны чарасына безне дә чакырдылар. Бу чара сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылган иде. Шул чарада Алабуга муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Нургаянов Ленар Фәрит улы нәниебезгә радио белән идарә итешле машина бүләк итсә, балага кирәкле дарулар алу өчен акчалата ярдәмне миңа бирде. Бу нәниебез өчен дә, безнең өчен дә көтелмәгән бүләк булды.

Изображение удалено.Шуңа куанып йөргән арада декабрь ае да азагына якынлашкан. Алда Яңа ел бәйрәме, Кыш бабайдан бүләк көткән могҗизалы көннәрнең берсендә Ленар Фәритович белән тагын очраштык.

Бу юлы Ленар абыйсы Кыш бабай белән бергә килде нәни Эльвирыбыз янына. Яңа ел бүләге итеп бер сумка тутырылган җиләк-җимешне кулына алып, рәхмәтен әйтергә авызын ачкан мәлдә Ленар абыйсы баланың каршына велосипед китереп куйгач, Эльвирның сөенгәнен күрсәгез… Сүз белән генә аңлатып булмыйдыр бу шатлыклы мизгелен баланың…

Яңа 2021нче елда элемтә җепләрен өзмичә, кирәк вакытта балага ярдәм итәрмен дип планнары белән уртаклашкан арада, Эльвирның авыруы турында да сорашырга өлгерде. Тирә-ягыбызда изге күңелле кешеләр яшәве үзе үк зур бәхет.

Нәниебезне шулай зурлап килгәне өчен Ленар Нургаяновка яраткан гәҗитем аша рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

Комментарии