- 08.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
30нчы август көнне Камал театры каршында Тукай премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Һәр елны бу бүләкне Фәүзия Бәйрәмовага да бирерләр дип көтәм, ләкин ел да бу өмет акланмый. Фәүзия ханым – бу бүләккә бик лаек шәхес. Аның кырыклап китабы басылып чыкты. Ул:
– Шушы яшькә җиттем, хәзер халкым өчен үлсәм дә, үкенмим, – диде. Бар хатын-кызлар да аның кебек булсын иде. Милләтебез, телебез яшәр иде.
Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылының татар мәктәбен ябарга дип торганда, Фәүзия Бәйрәмованы чакырып мәктәпне саклап калдылар. Район түрәләре халыкны куркытып, кыскарту белән яныйлар. Тик без бергә булсак кына җиңеп чыгарбыз дип ышанам.
Флюра БӘДРЕТДИНОВА.
Казан шәһәре.
Комментарии