- 08.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Мин Казан тимер юлының Буа бүлегендә җиде ел сатучы булып эшләдем. Елына ике тапкыр Казанга машина белән товарга килә идем. Казанның бер башыннан икенче башына кадәр барабыз. Барганда да кайтканда да шоферларга: «Әй, хәлемнән килсә, мин шушы Казан шәһәрен яңадан төзер идем», – дип әйтә идем. Шоферлар көлә иделәр. Бер дә көлке түгел, андагы җимереклекләрне күреп йөрәгем әрни иде. Матур итеп күрәсем килә иде Республикабыз башкаласын.
Теләгем кабул булды. Үзем исән чакта күрергә насыйп булды. Казан шәһәре кабат сүтеп җыйган кебек матур. Бәлки илебезне дә киләчәктә яхшы якка үзгәртерләр.
Суфия ӘХМӘТОВА.
Буа районы.
Комментарии