МӘСКӘҮДӘ БӘЙРӘМ…

МӘСКӘҮДӘ БӘЙРӘМ…

Август аеның 28ендә Мәскәүдә зур вакыйга булып алды. Музыка йорты дигән мәһабәт бинада Татарстан көне уңаеннан зур концерт оештырылган иде. Шушы кичәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин, Марат Хөснуллин, Татарстан Вәкиллегеннән Равил Әхмәтшин һәм бүтән түрәләр килде. Узган елдагыга караганда халык шактый аз иде. Шушы кичә башланыр алдыннан, зур тавыш кубарып, билетлар эзләдек бит әле. Имештер билетлар «беткән»! Концертка килгәч исә, буш урыннарны күреп хәйран калдык. Балкон бөтенләй диярлек буш, сул як амфитеатрдагы урыннарның яртысыннан артыгында да кеше күренми. Халык демократик «Ватан» фиркасенә 20 билет сорап, алдан ук гариза язган идек, ләкин концертка берничә көн кала шалтыраткач:«Сезгә ике генә билет бирелә», – дип җавап бирделәр. Аптырап, әле кабат сорадым: «Ничек инде ике билет кына, безгә, кимендә 20 билет кирәк!» Вәкиллектән болай диделәр: «Зал резиналы түгел, Мәскәүдә 2 миллион татар бар, ә залда, нибары, 1700 генә урын. Ничек бүлеп бетерик?» Шулай, Мәскәүдә чынлап та татарлар күп, тик бүген Татарстаннан концерт киләсен барчасы да беләме икән? Менә шушы ике миллион Мәскәү татарын аралаштырып, берләштереп маташуыма да инде ярты гасырдан артык вакыт узып бара, ләкин ул татарлар гына берләшми, әле һаман да «йоклап ята» шикелле…

Зур тавышлар аша, «Ватан» фиркасенә 4 билет бирделәр. Ике билет – балконга, ике билет – бельэтаж.

Кереп утырдык бельэтажга Әскәр әфәнде белән. Урыннар нәкъ сәхнә арты белән янәшә икән бит. Утырабыз шулай аптырашып, сәхнәнең яртысы күренми, артистларның арткы яклары белән башлары гына күз алдында, ә торып бассаң, арткы рәткә комачаулаячакбыз, чөнки без 1нче рәттә утырган. Басып та карап булмый, утырып та берни күренми… Ә Римма ханым (Вәкиллек хезмәткәре), җитмәсә, шушы урынны бик мактады: «Мөхәммәт абый, урыны бик шәп, нәкъ сәхнә янында гына», – дигән иде…

Менә шул «сәхнә янында» азапланып утырырга туры килде. Ачуым чыкты: ник болар мине шулкадәр мәсхәрәли икән, дим. Әле җитмәсә, Татарстан Вәкиллеген Мәскәүдә ачтыруда минем дә өлешем бар бит!? Без Мәскәү татарлары тырышлыгы һәм ТАССР түрәләре ярдәме белән, узган гасырның 80нче елларында, Мәскәүдә Татарстан Вәкиллеге ачылды. Без КПССның Үзәк комитетына: «Ник Татарстан вәкиллеге юк, ә Якутиянеке бар», дип хатлар яудырмаган булсак, бу вәкиллек булмаячак та иде бит. Яза торгач, көрәшә торгач, илдә үзгәрешләр барлыкка килде, демократия башланып китте, ниһаять вәкиллек ачылды. Ә бүген бу «шома татарлар» бездән көлә, ә үзләре татарга бәйле эшләрдә бармак та селкетми. Балконда 300-350 урын буш иде. Миңа күренгән амфитеатрда (сул як) 90% буш урын чамаладым. Шактый буш урыннар партерда да күзәтелде. Шуңа карамастан, «Ватан» фиркасы өчен 20 билет тапмады Вәкиллек хезмәткәрләре. Бәлки, аларга ФСБ хезмәткәрләре кушмагандыр. Шундый шигем бар шул, чөнки бу органнар 1980нче елдан бирле мине һәм кардәшләремне эзәрлекли. Әле быел, китабымны чыгарыр өчен, Интернеттан акча җыймакчы булдым, Русия Сбербанкында исәп-хисап счеты ачкан идем… Татарстаннан берничә кеше шалтыратып: «Счетыгызга акча күчереп булмый», – дип хәбәр итте. Оныгым армиядән кайткач, аспирантурага керә алмады. ФСБның кайсыдыр бүлегенә эшкә урнашырга теләгәч тә, эшкә алмадылар. Сәбәбе: сәләмәтлеге начар, имеш. Ә ул 190 сантиметрлы әзмәвердәй егет армиядә ОМОНда хезмәт итте. Күрәсең менә, Вәкиллек аша миңа комачау итәргә булганнар. 2009нчы елда, Чаллыдан килеп тентү ясап, процессорымны, Әскәр Бикбаевның ноутбугын алып киткән иделәр. Өч-дүрт айдан кайтардылар. Ә быел Сабантуй вакытында Наил Нәбиуллин белән Фәнил Гыйләҗевне бер дә юкка полиция бүлегенә алдылар, араларында мин дә эләктем. Көне буе участокта тотып, Сабантуй бетәр алдыннан гына чыгарып җибәрделәр. Күрәсез, туганнар, сүзләрем юкка түгел. Үзләре үк сөйләшкән чакта: «Бу сүзләр ике арада калсын», – дип кисәтәләр. Ә нинди уртак сер була ала ФСБ хезмәткәре белән без татарлар арасында? Бернинди дә уртак фикер була алмый, уртак сер дә юк һәм булырга да тиеш түгел. Татарлар – гади эштә, ә болары – дәүләт иминлеге сагында. Икесенең дә вазифалары аерым, һәркайсы үз эшендә.

Кичә Гаяр әфәнде Искәндәрев шалтыратты. «Без Ринат Хафиз белән бергә балконда утырдык. Урыннар бик югарыда иде. Башым тонды тавыштан, колакларым берни ишетмәс булдылар, ә мин балалар белән идем», – ди. Р. Хафиз (ХД «Ватан» фиркасы рәисе) хатыны белән килгән иде, ә Г. Искәндәрев хатыны һәм ике оныгы белән.

Бу сүзләрем Вәкиллекә һәм аларның хезмәткәрләренә барып җитәр һәм алар моны дөрес аңлар дигән теләк белән язуым! Минем бер милләттәшкә дә начарлык ясыйсым килми, язсам да, язмам аларга зыян китерсен дип язмыйм. Бу язмам да аларны искәртү һәм начар юлдан саклау өчен генә. Берәр файдасы тияр, бәлки.

Татар милләте өчен берни эшләмәгән күпчелек кешеләр шушы кичәдә партерда утырдылар дип исәплим. Менә боларның барчасын «на галеру-балконга» куарга кирәк, ә «Ватан» фиркасы кешеләрен – партерга утыртырга! Мәскәүдә, татарның киләчәге өчен, курыкмыйча көрәшкән кешеләрне партерга җыясы иде иң беренче! Алар күп булмады, әмма шулай да бар иделәр. Берни эшләмәүче, эшләгәннәргә аяк чалучы автономистлар нигә кирәк? Лема Исхаковага мәктәп ачып бирдек, ә ул аннан урыс мәктәбе ясады. Партерга Роза Хабибуллинаны, Найлә Фатехованы, Нәзифә Каримованы, Илдар Шиһаповны, Сәйяр Хәбибуллинны, Акалаевларны, Апанаевларны утыртырга кирәк! Шамил «Ватан» өчен плакатларны 20 ел бушлай язды, мәсәлән! Менә кемнәр залда утырырга тиеш! Ә минем туганнарыма улым, оныкларым, хатынымның туганнарына урыннар ни өчен юк, ә җәберләүләр бар? Шушы концертларга билетлар таратуны үзгәртергә кирәк, бу яктан Вәкиллек гадел эшләргә тиеш. Ярый, партерда Татарстан Вәкиллеге хезмәткәрләре белән утырсын да ди, татар галимнәре, морзалары, генераллары, эшмәкәрләре утырсын – сүз дә юк. Ә нигә түргә «шома татарларны» утыртырга? Аларның бит татар өчен салам да селкеткәннәре юк? Аларның барчасын балконга! Шулай эшләсә иде Вәкиллек! Мәскәүдә һәр татар үзенең лаеклы урынын табар иде.

Кичәдә матур күренешләр дә булды, башта Мәскәү Мэры, С.С. Собянин безнең татарларны Ринат Акчурин белән Роберт Нигъмәтуллины бүләкләде.

Аннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребезгә лаеклы исемнәр тапшырды. Кемдер Татарстанның атказанган җырчысы, кемдер атказанган мәдәният хезмәткәре булды. Бик яхшы һәм күркәм күренеш. Менә шулар арасына Әскәр Бикбаевны да кертергә кирәк иде. Ул бит Мәскәүдә татар азатлыгы, татарларны дәүләт оешмалары җәберләвенә каршы көрәш алып баручы кешеләрнең берсе, 23 ел буе, туктаусыз, шушы вахтада. Бәлки, милли көрәшчене дә бүләкләргә вакыт җиткәндер? Татарлар аның көрәшен күрә һәм ул да үзенең юкка көрәшмәвен аңласын иде. Аның гаиләсе бар, улы үсеп килә. Улына менә нинди зур үрнәк булыр иде ул. Мәскәү мактаганын көтәргә кирәкми. Мәскәү ул аның сүзеннән чыкмаган татарны гына мактый. Ә Әскәр татар телен, татарның үзен яклый. Билгеле, Мәскүгә ул кирәк түгел. Ә Татарстанга кирәкме татарны яклаучы татар?

Концерт турында тагын берничә сүзем бар. Ул урыс номерлары белән башланып китте. Беренче дүрт номеры русча булды. Соңыннан «Подмосковные вечера» җырын да җырладылар. Ярый әле кичәне Тукайның «Туган тел»е белән бетерделәр, юкса бик күңелсез булган булыр иде.

Бу концерт өчен җаваплы кешегә эше өчен икеле билгесе куябыз һәм башка бу урында «йөрмә» дип киңәш бирәбез! Татарны шулкадәр яратмаучылар, безне гомерлек коллыкта тотарга омтылучылар башка бар микән?!

Мөхәммәт МИНАЧЕВ.

Мәскәү шәһәре.

Комментарии