Менә «мондый» кыяр, яки Артист бакчасында ниләр бар?

Менә «мондый» кыяр, яки Артист бакчасында ниләр бар?

Җәйне кемдер ял итәр өчен, кемдер бакчада казыну өчен көтеп ала. Үзең хезмәт куеп, мул уңыш алудан да рәхәт әйбер юктыр да шул. Танылган шәхесләребез арасында да җәй айларында диңгез буенда түгел, бакчада кызынучылар шактый икән. Алар быел нәрсәләр утырткан? Мул уңыш алырга өлгергәнме? Бу һәм башка сорауларны үзләренә бирдек.

Люция МУСИНА (җырчы): «ӘТИЕМ ВИНОГРАД ҮСТЕРДЕ»

– Бакча эшләрен бик яратып башкарам. Безнең бакчалар авылда. Лениногорск районы Урдалы авылында һәм Арча районы Урта Пошалым авылында. Әти исән чакта виноград үстерә иде, алар бик тәмле була торган иде. Уңыш яңгыр яуган җирдә генә әйбәт, әлбәттә, яумаган урыннары да бар бит. Әйтик, бездә быел урманда җиләк булмады диярлек. Яңгыр яумагач, булганы да кибеп-корып беткән. Чия, карлыган, крыжовник кебек җимешләрдән уңдык, Аллаһка шөкер. Алардан кайнатмалар ябып куйдым. Мул уңышның сере – күбрәк эшләүдә, шуңа күрә сәламәтлек булганда, үз көчеңне куеп, уңыш алырга кирәк.

Ләйсән ГЫЙМАЕВА (җырчы): «КАРЛЫГАН КҮП БУЛДЫ»

– Бакча эшләрен үз итәм, әмма көне буе өйгә кермичә түтәлләр арасында казынып ятмыйм. Яшь барган саен, бәлки, шундыйга әверелермен. Безнең үзебезнең бакча бар, ләкин анда әлегә күп яшелчә һәм җиләк-җимеш үсми. Быел гына теплица куйдык. Анда помидор, кыяр, борыч үстерәбез. Аларның уңышына сөенергә өлгердек тә инде. Кыяр һәм помидорны тозладым һәм бүген салат та ясап куйдым. Слива бар иде, җимешен дә бирде, тик язын кирәкле вакытта агуларга, тәрбияләргә җитешмәдек, өйдә тормаган вакытлар да күп булды. Узган ел үзизоляция вакытында моның барысына да өлгергән идек, шуңа күрә алма да күп булды, уңыш та мулрак иде. Ирем Булат белән кура җиләгенең тәмле сортларын утырту хыялы белән янып йөрибез.

Быел карлыган әйбәт булды, ә менә виктория җиләк бирмәде. Чүбен дә утадым, ашламалар да сиптек, тик уңмады. Кишер, суган елдагыча үсә дияр идем. Аннары, мин яшеллек яратам: укроп, петрушка кебекләрне күп итеп чәчтем. Җиләк-җимешләрне күбрәк суыткычта туңдырам. Компотны безнең балалар да, үзебез дә бик эчмибез. Менә кыш көне шул туңдырылганны алып, кайнатып алабыз. Карлыган һәм абрикос кайнатмасы ясадым. Бакча күп вакыт, тырышлык һәм хезмәт сорый. Туганнар һәм таныш-белешләр арасында да иртән бакчага чыгып, кич кенә керүчеләр бар. Менә шундыйлар бакча уңышына сөенәдер. Ә без әле бакчачылыкның башлангыч этабында гына, бала үстерү һәм башка эшләр белән мәшгульбез. Шуңа күрә әлегә ул икенче планда гына.

Алинә САФИУЛЛИНА (җырчы): «МАРИ ИЛЕНӘ ҖИЛӘККӘ ЙӨРИБЕЗ»

– Кызганычка каршы, безнең бакчабыз юк. Икенче ел рәттән Марига җиләккә йөрибез. Аны да кайнатмыйбыз, туңдырып куябыз. Витамины кала, диләр бит. Ә кышка помидор һәм кыярдан «Тещин язык», ә ташкабактан икра ясыйм.

Зөлфирә ШӘЙДУЛЛИНА (җырчы): «КАВЫН ҺӘМ КАРБЫЗ КҮП БУЛДЫ»

– Без гаиләдә ике кыз үстек. Кечкенәдән әни бакча эшләрен яратырга өйрәтте. Авыл кызлары булгангамы икән, электән урамда, саф һавада эшләргә яраттым. Рәхәт тә, башны да ял иттерәм. Дөресен генә әйткәндә, авылдан киткән дә юк. Концерт, банкетларга гына китеп алабыз. Көздән ничек эшкәртәсең, җәен шундый уңыш аласың. Моны инде бик күп кеше беләдер. Әнинең әллә нинди экзотик җиләк-җимеш агачларын утыртканы бар. Менә быел карбыз белән кавын, помидорлар искиткеч күп уңыш бирде. Чия агачы сыгылып торды. Чияне җыеп, кайнатма ясадык, компот яптык. Шул килеш суыткычка сакларга да тыгып куйдык әле.

Аллаһка шөкер, бакчабызны гөлләр иле, дип әйтсәм дә бер дә ялганламам. Күңел күзе матурлыкны ярата, шуңа чәчәкләрен дә, үсә торган җиләк-җимешләрен, суганын, сарымсагын – барысын утыртып зур уңышлар алабыз.

Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА (җырчы): «БАКЧАДА ЯЛ ИТӘМ»

– Бөтен арганнарым нәкъ менә бакчада бетә, җирдән көч алам. Бакча – күңел көзгесе. Бакчага килеп кергәч, сине чүп түгел, ә матур чәчәкләр каршы алса, күңелгә рәхәт. Авылга кайтып, ике атна тордым. Кура җиләге җыеп, ашап, витамин җыеп килдем. Кыяр тозладым. Кура җиләгенең сарысы үсә бездә. Сортын белмим дә. Аның җиләгенең формасы пирамиданы хәтерләтә, гади кура җиләгеннән аерыла. Бер үзгә карлыган сорты да бар. Аны иҗатташ дустым бүләк иткән иде. Быел җимеш бирмәде, ял итте. Тик ул ятрак җимеш дип әйтимме, чөнки карлыган һәм крыжовник катнашмасы ул, тәме дә ятрак.

– Быел уңыш мулданмы?

– Әйе, бигрәк тә кыярныкы. Шашып-шашып үсә. Помидорлар да кызара. «Бычье сердце»ны яратып үстерәм. Шул салат ясау өчен генә, помидорны күп итеп тозламыйм. Көзен вагракларын гына җыеп, тутырып куям. Чия компотын ясадым, кызыл карлыганнан да ясап куясы булыр. «Анкл бенс»ны яратып ашыйбыз. Ел да шул әйберләр инде, артыгы ашалмый. Гомумән, бакча уңыш бирсен дисәң, аны яратырга кирәк. Җаныңны биреп эшләргә. Яшелчәләр синең мәхәббәтеңне сизә. Күп нәрсә һава торышыннан да торадыр. Менә быел үзебездә дә нәкъ Төркиядәге кебек бит.

Җәвит ШАКИРОВ (җырчы, алып баручы): «КЫЯРНЫ КҮРШЕЛӘРГӘ ТАРАТТЫК»

– Зөлфия дә, мин дә бакча эшләрен яратабыз. Ике бакчабыз бар. Яратмасак, икене үк тотмас та идек. Без бакчада казынырга ярата торган кешеләр. Иртән торып җиргә баскач ук рәхәт, шуңа күрә Аллаһка шөкер, бакчада бөтен кирәк-ярак та үсә. Күпләр кебек авылга кайтып, бакча утыртмыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, вакыт та юк. Инде хәзер җимешләр өлгерде, аларны җыеп куйдык. Быел яңгыр булмаса да, уңыш мулдан булды.

– Нинди ятрак җиләк-җимеш үстерәсез?

– Бар кешедә булганы инде. Чия, кура җиләге. Төче чия бар тагын, ул бик сирәк кешедә генә үсә. Быел аның җимеше бик татлы, баллы булды, ләкин күп булмады. Авыз итәргә ярады. Кыярны күршеләргә тараттык. Зөлфия тозлады да. Ә җиләк-җимешләрдән кайнатма ясамый, иттарткычтан чыгарып яки блендер ярдәмендә ваклап, әз генә шикәр комы кушып болгатып куя ул. Шуны суыткычта саклыйбыз. Балалар да, үзебез дә шулай яратабыз.

– Мул уңыш алуның сере нидә икән?

– Җирне яратуда. Аны яратасың икән, уңышы да яхшы булыр. Язда ук күңелеңне биреп орлык чәчәсең икән, уңышы мулдан була. Без – авыл балалары һәм җирнең адәм баласы өчен мөһим роль уйнаганын беләбез, аңлыйбыз. Шуңа күрә барыбызга да исән-сау булып, уңышка сөенергә язсын.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии