Утырып уйлар уйладым

Без, өлкән буын вәкилләре, телевизион тапшыруларны яратып карыйбыз. Әйтик, «Кара-каршы» бик күркәм тапшыру, анда мөһим темаларны күтәрәләр. «Адәм белән Һәва»ны да бик матур алып бара Ләйләбез. «Башваткыч» та күңелле, тик Җәвитне бик каты мактый башладылар, җете кызылга әйләнеп, тиз уңа күрмәсен дигән уйга калдым. Мактаганны һәркем ярата анысы, шулай да, артыгы кирәкми. «Аулак өй» тапшыруын бик матур алып баралар, яшь вакытлар искә төшә. Барысына зур рәхмәт әйтәм.

Әле өйдә генә утырмыйм. Мәсәлән, узган ел ахырында «Татар җыры 2012» концертында булдым. Андагы яшь җырчыларны каян гына тапканнар икән? Бүләк бирерлек түгел алар, берәр хуҗа балаларыдыр инде дип уйладык. Концерт беткәч тә бер кешенең йөзендә шатлык, канәгатьлек күрмәдем. Җырчылар артында биючеләре эчке киемнәрдән генә, рәхәтләнеп сикереп торалар, шул булдымы концерт? Яшьләргә дә кызык түгел, әлбәттә.

Җырчы җырлый, ә артында мәтәлчек аталар. Җырчыны тыңлаучы юк, шул арттагыларны карап, акыллыраклар гыйбрәт алып, әстәгъфируллаһ дип утыра инде. Кая бара бу сәнгать? Хәзерге яшь язучыларның пьесаларын карагыз: йә өстәлдә аракы куелган, йә исерекне уйныйлар, нәрсәсе кызык инде моның? Менә Йосыф-Зөләйха пьесасы 300 ел бара, ә хәзергеләре бер дә карарлык түгел.

Фәүзия ЗАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии