Балыкчылар ярышы: «Өйдән чыгып качып булганда – елгага барам»

…Авылга аяк басуга ук борынга коймак исе килеп бәрелде. Бер-ике адым атлауга колакка татарча көй дә ишетелде. Авыл җирендә бары тик Сабантуй алдыннан гына шундый мохит була торган иде. Узган ел анысы да булмагач, сагындырган икән – шул көйле, коймаклы урынга юл тоттым.

Арча районы Кысна авылы шулай каршы алды бит әле мине. Көй һәм исләргә алданып, Кысна буасында бер-бер артлы тезелеп киткән кара тапларга күз ташлаучылар да сирәк булгандыр. Озын сүзнең кыскасы шул – биредә балыкчылар ярышы уза икән. Бәйгене дә кышның соңгы көненә туры китереп сайлаганнар. Кыш белән хушлашып, язга аяк басу бәйрәме кебек.

– Якын тирә авыллар өчен сер түгел: елына ике тапкыр балыкчылар ярышы уздырабыз. Яңа Кенәр балыкчылары клубы моны гадәткә кертеп җибәрде. Кысна буасында балыкчылар ярышы икенче тапкыр үткәрелә, – дип каршы алды әфганчы, балыкчылар клубы әгъзасы Рашат абый Салихҗанов. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да аның сүзләренә кушылды:

– Бик күңелле вакыйга, сеңлем. Гел көтеп алабыз. Моңа кадәр Кенәрдә ике тапкыр, Яңа Ашыт буасында да, Түбән Орыда да үткәрделәр. Кыснада беренче тапкыр 2016нчы елда уздырылган иде, менә быел тагын насыйп булды. Җәйге балык тоту да, кышкысы да күңелле уза. Икенчесе аеруча күңелле инде. Салкыннан туңып, кайнар чәй белән җылыну, күптән күрергә хыялланган якын авылдашларыңны күрү мөмкинлеге дә бит бу, – ди алар, сүзләрен җөпләп.

Шушы авыл җирлегендә яшәүче Ленар Галимуллин, Алмаз Шәрәфиев, Илнар Рәхимов, Ильяс Надыршин һәм Ильназ Сафин, яшь эшмәкәр Дамир Каюмов, районның иң олы әфганчысы Гарифулла Ахметгалиев тырышлыгы белән үткәрелгән әлеге ярышның көтеп алынган бәйрәм икәнлеге әллә кайдан сизелә. Халык та күп җыелган – коймак белән чәйдән авыз итәргә яше-карты да, бала-чагасы да килгән. Бәйрәмнәр тансык шул – сагындырган, күрәсең. Күрше-тирә авыллардан гына түгел, Балтач һәм Биектау районыннан да килүчеләр бар. Өстәвенә, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та бәйрәмгә ямь өстәп, җырлап тора. Авыл халкына тулы бәхет өчен тагын ни кирәк ди! Коймак һәм чәйдән авыз иткәч, мин дә балыкчылар янына юнәлдем. Буада балыкчыларның үз бәйрәме бит: берәүләр эләккән балыгына рәхмәт укыганда, икенчеләре кармагын суга салып, озак күрешмәгән дусты белән гапләшә.

Ярышка Кысна янәшәсендә урнашкан якын-тирә авыллардан 50ләп балыкчы килгән. Хәер, ярыш булганга гына түгел. Бу тирәдә балык тоту белән кечкенәдән кызыксыналар. Балыкчыларның кайсыннан сорасаң да, бер җөмлә белән: «Балык тоту – азартлы уен кебек. Барган саен барасы, балык эләккән саен тагын берне тотасы килә», – дип көлеп җавап кайтаралар. Авылның һәрбер ир-аты балыкка гомерендә бер тапкыр гына бармаган. Шуны истә тотып, буаның нәкъ уртасында утыручы бер балыкчы янына атладым. Карга шап-шоп басып, шуңа юнәлдем. (Балыкчылар шаулаганны яратмый икәнен беләм югыйсә. – Авт.).

– Балык керәме? – дим әкрен генә, балыкны куркытырмын дип куркып.

– Юк, чиртми шул бүген, сеңлем. Кичәле-бүгенле тулган ай иде бит. Фактта балык чиртә торган көн түгел.

– Башкаларга кермәдеме икән? Шатлыклы тавышлар ишетелмәдеме?

– Әнә, берничә кешедә өч-дүрт балык бар ахры, шулай дип гапләштеләр, – ди әңгәмәдәшем ярның икенче ягына төртеп күрсәтеп.

– Сез балыкка еш йөри торган кешегә охшагансыз, – дим аның кармакны кулында уйнатуына карап. Балык тоту җайланмалары да бер көнлек балыкчыныкына охшамаган.

– Әй, сеңлем, ничек дип әйтим икән. Менә салкыннар булды –бармадык, йөрмәдек. Җәй көне вакыт булганда гел йөрим. Бакчада, ишегалдында, йорт тирәсендә эш булмаганда йөрергә тырышам инде. Өйдән чыгып качып булганда – һәрчак елгада, – ди ул көлеп. – Әле монда энекәшем дә бар минем, барыбыз монда.

– Чиртер әле, вакыт бар бит, – дим әңгәмәдәшемнең күңелен күтәрергә тырышып.

– Көтәбез инде, карарбыз. Бер дә керергә охшамаган түлке.

Әлеге әңгәмәдәшем Югары Оры авылында яшәүче Йосыф абый Мәгъсүмов икән. Ул яшь чактан ук балык белән мавыга, җай булган саен елгага бару юлын эзләүчеләр рәтеннән.

Йосып абыйдан ерак түгел, дәррәү көлешеп, гапләшеп торган балыкчылар янына юл тоттым. Шатланганга охшаганнар, берәр балык эләккән, күрәсең, дип шуларга таба борылдым. Болар – Яңа Кенәр авылының атаклы балыкчылары Рәшит Мөсәгыйтов, Равил Фазлыәхмәтов, Фәнис Фәйзрахманов икән. Алар да яшьтән үк балыкка йөргән.

– Без уңышыбыз белән мактана алмыйбыз әле. Яр кырыенда утырганнар яныннан әйләнеп килдем: кемнеңдер – 8, кемнеңдер 12 балыгы бар. Балыкның саны түгел, авырлыгы мөһим. Шуны үлчәп, беренче урынны билгелибез. Тотсыннар инде, бергә-бергә күңелле бит, – дип сүзен башлады Рәшит абый. – Балыкка үземнең бик исем китми минем, эше күп аның, ләкин тотарга яратам. Безнең авыл балыкчыларга бай ул. Әхмәт, Хәмит Сәмигуллиннар – бик борынгы балыкчылар иде.

– Җәй башында чыгып китеп, җәй азагына кайтырлар иде, – ди сүзгә кушылып Равил абый.

– Балык тотарга бабайдан өйрәндек. Авылдагы фронтовик Гәбделхак абыйны яратып, «бабай» дип йөртә идек, шул ачты безгә балык тоту серләрен. Балыкны инде 20-30 еллап тотабыз. Калган гомерне дә шулай уздырырга язсын.

– Балык тотуның серләре дә бар әллә?

– Сере күп инде аның, шуңа да сер бит ул, – диләр көлеп. – Азарт дигән әйбер ул, сеңлем. Бүген суалчанга, иртәгә апарышка керә, өченче көнне – башка бөҗәккә. Кайсы көнне кайда чиртәчәген дә белеп булмый. Менә яшерми бер нәрсә генә әйтәм: бүген балыктан кайтасың ди, хатын мөгезен катырып тора инде, ачуланып. Керми генә бит балык. Шулай алты көн балыкка барасың да, алтынчы көнне зур балык тотып алып кайтасың. Шуны хатынга алып кайтып бирәсең – теге мөгезе шундук төшә.

– Бу тирәдә нинди балыклар керә соң?

– Бу җирлектә алабуга да, чуртан да, сазан, кәрәкә дә бар. Өч ел элек җибәрделәр бу буаны. Балык бетте, диделәр. Балык бетми инде ул, ләм арасына да качып кала, – дип сөйләвен дәвам итте Равил абый. – Яңадан буып куйдылар – бөтен балык бар.

– Керсә дә бар, кермәсә дә бар. Кама Тамагына да, башка зур сулыкларга да йөрибез без, – дип шаулаштылар.

– Балыкчылар арасында мактану бардыр ул? Менә мин мондый зурлыктагыны тоттым дип мактанып та сөйлисездер әле?

– Мактану була инде ул, ләкин гел мактанып кына булмый. Бүген менә бу як күршем белән балыкка барам да, миңа балык эләгә ди, иртәгә аңа керергә мөмкин. Балык күчеп йөри бит.

Ә менә Шушмабаш авылыннан килгән Вадим Александровка уңыш елмайган. Балык чиләгенә өч алабуга салган ул. Ул да балыкка гел йөрим, күңелләр ял итеп кайта монда, дип белдерде.

Иртәнге сигездән 12 сәгатькә кадәр балыкчыларның берсе дә урыныннан кузгалмады. Хәер, балыклы урын булмады дип күченеп йөрүчеләр бар иде. Ләкин берсе дә буадан ярга аяк атламады.

Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, «шәп каптымы?» дип сорама, диләр. Бу ярышта алай булмады. Мактанырга яратабыз, дип сөйләсәләр дә, бер-берсенең уңышына сөенә белә алар. Хәер, һәркем ярышка дип түгел, азартлы уен уйнарга килгән бит, күпләрнең аяклары үзләре үк нәкъ шушы буага алып төшкән. Шуңа да күңел тынычлыгы бүләк итеп, балыкчыларын сөендергән Кысна буасының кунакларын соңгы каршылавы түгелдер әле…

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казан-Арча-Казан

Комментарии