БЕЗГӘ БАЛЫК ЭЛӘКТЕ!

БЕЗГӘ БАЛЫК ЭЛӘКТЕ!

«Ялың турында сөйлә әле, кердеме?» – диләр. 2001нче елдан бирле иткәнем юк иде, рәхмәт яусын мөфти хәзрәткә, аның турында яза торгач, дусларым ялга җибәрделәр. «Монда ятсаң язасың син, үзеңә «берәр хәл» булмагае», – дип озатып калдылар. Мин исә Казаннан чыгып китеп, башта өч көн Алабугада «Спасс ярминкәсе»ндә йөрдем, үземә яңа «Сираҗи күсәге» сайладым (фотода). Анда дустым Артур Мостаев белән киткән идек. Чөнки ул «Кара тал» үрелгән йорт җиһазлары фабрикасы хуҗасы, ә «Спасс ярминкәсе» бөтен Русиядән шундый һөнәр ияләрен җыя. Алабуга җирлегендә быел ул бишенче тапкыр узды, йөзләгән һөнәрчеләр бергә җыелып, Русиядәге халык сынлы сәнгате үрнәкләрен күрсәтте. Мин икенче ел рәттән барам, рәхәтләнеп йөреп кайтам.

Изображение удалено.

Ярминкәне тәмамладым да, үз-үземә һәм табибыма биргән сүземне үтәргә Зәй якларына киттем. Анда, Шөпкә авылында Мөслимә атлы бер апа исерекне айныта, тәмәкеченең тартуын ташлата, диделәр. Бик күпләр файдасын күрә икән. Мин инде аны күптән тикшергән идем. 20-25әр ел тарту стажы булган өч дустымны җибәреп карадым – өчесе дә ташлап кайттылар. Шуңа күрә Мөслимә апа янына инде тәмәкедән тәмам арындырачак дигән ышаныч белән киттем. Зәйдәге дусларым Халидә һәм Илдар Харисовлар каршы алып, авылга кадәр озата бардылар.

Әле иртә булуга карамастан, Мөслимә апаның йорты янында халык күп, 50ләп кеше җыелган иде. Караңгы күзлегемне, фуражкамны батырып киеп куйдым да, кешеләрне тыңлаштырып йөрим. Күрше-тирә районнардан гына түгел, Башкортстан, Самара, Саратовтан да килүчеләр бар. Кайберәүләр әле айнып та бетмәгән, кайсылары махмырдан… Тәмәке ташлаучылар әллә каян күренеп тора – бертуктаусыз тарталар, күпьеллык юлдашлары вә киңәшчеләре булган сигарет белән саубуллашалар. Мин дә шулай эшләдем – бер-бер артлы ярты пачка тартып, үпкәмне корымга батырып кереп киттем.

«Мөслимә әби» дисәләр дә, әбигә әле күрер күзгә 50ләрдән дә артык яшь биреп булмый, бик энергичный» кеше. Үзе 65 яшьтә диде. Безгә берәр касәгә үләннәр салды, аны су белән бутап эчәргә кушты. Үзе кулы белән башны сыйпап, ниндидер нокталарга кагылып алгандай булды. Куллары бик йомшак, әмма салкын булып истә калган.

«Ике сәгать тәмәкенең төтенен дә иснәмәскә, аннан соң инде үзегезнең үк тартасыгыз килмәс», – дип, кесәдәге тәмәке һәм зажигалкаларны ташлатып чыгарып җибәрде.

Ишегалдында мине озатып килүчеләрне кешеләр бер сорау белән бимазалый: «Сираҗи түгелме ул?» Фуражка белән кара күзлек ярдәм итмәгән. Мөгаен, «запой»дан, аракы ташларга килгән дип уйлаучылары да булгандыр… Ә мин үзем Мөслимә апага бик рәхмәтлемен. Чөнки 20 елга якын кесәмдә өзелеп тормаган тәмәкедән болай җиңел арынырмын дип уйламаган идем инде. Тик төнлә төшкә генә кереп йөдәтә – инде төштә, никтер, Президент Миңнеханов белән дә пыскыттык. Гәрчә Рөстәм Нургали улының тәмәке тартмаганын белсәм дә…

Иртән куркып уянып китәм – ник тарттым инде? Аннан төш кенә икәнен белгәч, җиңел сулап куям. Никадәр җиңел дисәм дә, авыр шул каһәрне ташлавы, ну кирәк!

Ә, әйтергә онытып торам икән. Мөслимә әбинең телефонын сорап редакциягә шалтыратасы түгел, аның телефоны юк. Адресын исә беләсез: Зәй районы, Шөпкә авылы. Шимбә һәм якшәмбе көннәрне кабул итми, башка көннәрдә рәхим итегез, айныгыз, тартуыгызны ташлагыз.

Зәйдә ике-өч көн йөрдем дә, ялымны дәвам итү ниятеннән Арчага – әби-бабайга киттем. Анда балалар белән җәядән, пистолеттан атарга өйрәнеп, урман-кырларны айкап йөрдек тә, «Балыкчылар авылы»на барып, берничә көн кармак салып утырырга булдык. Ләкин түземебез бер тәүлеккә генә җитте.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено. Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Йорты матур, уңайлы үзе, сүз дә юк. Әмма тәүлегенә 6 мең сум түләнгән өйдә мин чебен белән сугышып йөрергә тиеш түгел дип беләм. Аны инде мин килгәнче үк бетереп куярга тиешләр иде. Ресторан һәм кафеда милли ашлар мул дигәнрәк реклама ишетсәк тә, килгәч алай түгеллеге мәгълүм булды. Беренчедән, ризыкның хәләллеге мәсьәләсе шикле булып чыкты. Ә балалар шашлык сорый. Сарык итенең авылдан алынуын, ә анда хәләл булуын белешә торгач, шикләнсәк тә, бер килоны кыздырттык. Яхшылап кыздырып бетерүләрен үтенгән өстенә ярым чи килеш китергәннәр иде. Ярый инде «фри» бәрәңгесен мул алдырган идем, балалар шуның белән кинәнделәр.

Изображение удалено.

Моңа кадәр, килгәч тә ухага биргән заказыбыз аннан да уңышсызрак булып чыккан иде. Бәрәңгесе дә пешеп бетмәгән, җиңелчә генә кетердәп торган килеш китерделәр аны… Кыскасы, вәгъдә ителгән камыр ризыклары да, башкасы да юк, иман мәсьәләсе дә сай – хәләллек шикле булып чыкты. Үзләре исә моның банкеттан соң гына шулай булуын тәкрарладылар. Мин ял итәргә килгән кеше һәм узган банкеттагыларның нәрсә белән сыйлануы мине дә, балаларымны да кызыксындырмый. Арчага барып, кибеттән ризык алып килергә туры килде. Мондый ял итү урыны булмый һәм булырга да тиеш түгел. Күп акчалар түләп йорт алган кешенең һәр теләге үтәлергә тиеш, ул бит аның өчен дә түли. Аның күпме күбрәк теләкләре үтәлә, шулкадәр күбрәк түли, димәк, табыш та шул кадәр күбрәк керә. Нәрсә, хуҗалары Вагыйз Минһаҗев аңлатмаганмы бизнесның бу законын «балыкчылар авылы» җитәкчелегенә. Мин гади генә бер теләгемне – тәмле итеп ашау, балаларымны сыйлау теләген дә үтәтә алмадым. Ял бозылды. Шулай да, бер яхшы ягы бар икән – рәхәтләнеп балык тоттым. Киләчәктә бу авылга балыкка барсам, үзем белән ризык төяп барачакмын.

Шулай итеп, соңгы 11 елдагы беренче ялым узып та китте. Монда халык инде борчыла башлаган, мине кулга алганнар дигән сүз чыккан икән.

Киләчәктә яхшырак яллар да насыйп булсын дигән теләктә, Искәндәр СИРАҖИ.

БЕЗГӘ БАЛЫК ЭЛӘКТЕ! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии