«Көтү көтмәгән кеше бәхетенең бер кырые китек»

«Көтү көтмәгән кеше бәхетенең бер кырые китек»

Йокыдан ачылып бетмәгән күзеңне уып, авыл урамы буйлап атлыйсың. Аркаңда – букча, кулыңда таяк яки чыбыркы. Һәр очраган кеше сиңа сәлам биреп, уңышлы көн тели. Нәкъ шушы вакытта бүген үзеңнең бик «мөһим» роль үтәгәнеңне аңлыйсың. Әйе, бүген син – көтүче. Бүген син авылдашларыңның һәр сыеры өчен җавап тотачаксың...

КӨТҮНЕҢ КӨТҮЧЕСЕ ЮК

...Авылда үскән һәркем көтүнең нәрсә икәнен белә. Кояш әле офыктан гына күтәрелеп килә, ә син инде алгы сафта: сыер көтүе алдыннан барасың. Көтү артыннан әтиең, абыең атлый. Аларга эшнең иң кызуы эләккән – уңга-сулга, әрәмәлеккә кереп киткән сыерларны куып чыгарасы, бер «сафка» тезәсе. Җәй айларын көтүгә чыгар өчен ярата идем. Кыз кеше булсам да, җәйгә ике тапкыр басу-кырларны әйләнеп, табигатькә хозурланып кайтуны үз иттем. Авылыбыз кечкенә, 56 хуҗалыктан гына торса да, көтүгә элегрәк 80гә якын сыер йөри иде, шуңа күрә бер көтү чиратын үткәреп җибәргәч, ул ике айсыз сиңа әйләнеп килмәячәк иде. Рәхәт чаклар, диген! Ә хәзер... Хәзер авылда мал-туар асраучылар сирәгәйде. Сыер тотучылар бар-барын, әмма аларның саны да ел саен кими. Кимегән саен көтү дигән сүзнең мәгънәсе югала. Хәер, күп кенә авылларның көтүенә хәзер электрон көтүче хуҗа!

Моннан бер биш еллар элек «Авито.ру» сайтында көтүчеләр кирәк дигән игъланнар бар иде. Аеруча колхоз көтүен көтәр өчен кеше эзләделәр. Көненә 500 сум гына түгел, 1000 тәңкә бирергә әзер торучылар да бар иде. Бүген исә, бу көтүчеләрне – электрон көтүче алыштырды. Рәхәт бит: кояш кызуында тирләп-пешеп, арып сыер артыннан куып йөрисе юк, билгеләп куйган электр чыбыклары аркылы маллар чыгып китми. Әкренләп һәр авыл да шул уңайлылыкны сайлый бара. Әйтик, Арча районы Казанбаш авылы халкы бер тапкыр акча җыешып алган электр-көтүчесенең файдасын инде дүртенче ел күрә. Авылның ике көтүе бар. Икесенә бергә – 70ләп сыер. Көтү чираты буенча һәркем үз көнендә килеп, электр чыбыкларын карап, төзәтеп, рәтләп тора. Әмма шунысы рәхәт – сыер артыннан куасы, качар бу дип куркасы юк. Дүрт ел эчендә маллар да шуңа ияләнгән – сузылган чыбык янына якын да килми, әйләнеп узалар. «Сыер – акыллы хайван ул. Ашыйсын ашый, эчәсен эчә, арса ял итә. Артыннан куучы юк, үз көнен үзе күрә», – ди көлеп авыл халкы.

Кукмара районының Зур Сәрдек авылы көтүен дә шул электрон көтүче көтә. Көтүгә 70ләп сыер йөри. Сезон башлангач та, «электропастух»ны күзәтеп, рәтләп торырга ике малай билгелиләр дә, көтү сезоны ябылганчы – эш тәмам. Чирмешән районының Туймәт авылы халкы да инде күптән электрон көтүчегә күчкән. «Электрон көтүче булса да, аны карап торырга кирәк. Урынын да алыштыру таләп ителә. Әмма аяк ардырып көтүгә чыгасы юк, рәхәт нәрсә», – ди авыл халкы. Кечерәк авылларда әлегә чын көтүчеләр яши, әмма авыл халкының телендә еш кына: «Электронга күчәсе иде», – дигән сүзләр йөри.

АВЫЛДА ЯШӘП, КӨТҮ ДӘ КӨТМӘГӘЧ...

Көтүгә чыгу – балачакның иң матур һәм хатирәләргә бай мизгеле. Нәкъ балачакта арып эшләүдән соң тәмле ашауның кадерен аңлыйсың. Авылда яшәп тә, көтүгә чыкмаган егет – егет түгел, диләр. Ә тумышлары белән авылдан булган ир-егетләребез бу сүз белән килешәме икән? Үзләреннән сораштык.

Рамил МӨХЕТДИНОВ (Арча районы Наласа авылы): «ЧЫБЫРКЫСЫЗ КӨТҮЧЕ БУЛМЫЙ»

– Авылдагы һәр малай да көтү көтәргә яратадыр инде, чөнки кечкенә вакытта көтүгә чыгу – зур горурлык. Иртәгә чыгасы көтүгә бүгеннән әзерләнә башлыйсың. Без гаиләдә 4 малай үскәч, көтү – безнең өчен зур вакыйга иде. Кичтән чыбыркыларыбызны әзерләп куябыз. Кемдә нинди чыбыркы, кемнеке яхшырак шартлый – шуны тикшерәбез. Иртәгә ничәдә торабыз, кем алдан бара, кем көтүне арттан куа, букчаны аркага асабызмы, анда нәрсә тутырабыз – барысын да кичтән хәл итәбез.

Чыбыркысыз көтүче – көтүче түгел инде. Өстәвенә, чын көтүченең пәкесе дә булырга тиеш. Көтүдә тик утырып булмый бит, шөгыль дә табарга, вакытны файдалы итеп уздырырга кирәк. Барысы хәл ителгәч, йокларга ятабыз һәм иртәнге 5тә торып, көтүгә чыгып китәбез. Авылыбызда Югары оч һәм Түбән оч көтүе бар, без Югарыныкына чыга идек.

Иртәдән тәртип шундый: кемдер арттан куып килә, кемдер каршысына чыгып көтүне җыеп тора. Җыелып беткәч, авылны чыгып, яткылыкка (аны көтү базасы дип тә атыйлар) юл тота идек. Анда сыер, сарыклар урнашалар.

Көтүдә тагын бер шөгыль – чыбыркы шартлатырга өйрәнү. Бу зур осталык таләп итә. Егет кеше моны белергә тиеш. Көтүдә гел хәрәкәттә булырга кирәк. Җиләк ашап, малайлар белән пәке атыш уйнап, чыбыркыга кыл үреп, гәпләшеп үтә иде көтү чираты. Ул чакта телефоннар юк, бер-берең белән күзгә-күз карашып аралашасың, учакта бәрәңге пешерәсең, ипи кыздырасың...

– Хәзер көтүченең үз хакы да бар...

– Без кечкенә вакытта түләү юк иде. Бушлай көтә идек, иң яхшы түләү – тәмле сый. Көтүченең ризыгы иң тәмлесе бит ул. Бигрәк тә әбәт ашавы. Яткылыкка төшәсең, син дә, мал да арыган була. Алар йә ята, йә елгага кереп баса. Ә син әби яки әниең алып төшкән тәмле ризыклардан авыз итәсең. Табигатьтә ризык икеләтә тәмле була бит ул. Арыганнан соң бигрәк тә! Ә көтү кайтканда тәмле ризык сине табында көтеп тора. Чыбыркыңны кулыңа тотып авыл буйлап атлау – зур дәрәҗә. Артыңнан: «Әәә, бүген болар идемени көтүдә», – дигән сүзләр кала. Ә әйбәт көткәнеңне сыерның җилеменә карап беләләр.

– Хәзер авылда сыер асраучылар күпме?

– Бер дә юк түгел. Элек бер Югары оч көтүендә генә дә 100ләп сыер булгандыр, хәзер ике очка 100ләп җыеламы икән. Өстәвенә, элек сарыгы да, кәҗәсе дә шул көтүдә йөргән. Хәзер электрон көтүче инде. Шулай да минем малайлар көтүгә чыга әле. Электр-көтүче артыннан гел карап торырга кирәк бит. Көненә 500 сум түлиләр. Менә алар өчен көтү – акча эшләү ысулы. Мин: «Пәке атыш уйнагыз, аралашыгыз», – дип өйрәтеп җибәрәм инде.

– Авылда яшәүче үз гомерендә бер тапкыр булса да көтүгә чыгып карарга тиешме?

– Хәзер көтү җайлаштырылды. Тик авылда яшәп көтү көтмәгән кеше бәхетенең бер кырые китек була. Чыбыркы шартлатмаган егет – егет түгел. Авыл егетләре, малайлары көтүгә чыгу бәхетен татып карарга тиеш. Туган авылыңа мәхәббәт тәрбияләүнең бер ысулы да бит ул.

Салават ХӘБИБУЛЛИН (Актаныш районы Актаныш авылы): «ЭЛЕКТРОН КӨТҮЧЕНЕ ӨНӘП БЕТЕРМИМ»

– Балачакның иң гүзәл хатирәсе нәкъ менә көтүгә чыгу белән бәйле. Табигать кочагына чыгып ашау, учакта бәрәңге кыздыру... Көн кызу булганда су коену аеручы рәхәт. Кызу көнне сыерлар да судан чыкмый, гел күләгәдә тора. Шуңа күрә үзең дә ял итә аласың. Бездә акча түләп көтүгә чыгу юк иде. Авыл кешесе үз чираты җиткәч, үзе көтү көтте.

Хәзер авылда сыер асраучылар сирәк. Көтү дә электрлаштырылды. Бер сүзсез, бу – җайлы һәм уңайлы, тик башка җәнлекләр турында да уйларга кирәк. Төлке, поши, куян да азык эзләп кырга чыга, электр чыбыкларына эләгә. Электрон көтүченең әле срогы да чыга. Срогы чыккач аны ташлап калдыру очраклары да бар. Шуңа күрә бу җайланманы өнәп бетермим.

Алмаз МИРЗАЯНОВ (Мөслим районы Татар Бүләре авылы): «КӨТҮГӘ ЧЫГУ – ГОРЕФ-ГАДӘТКӘ ӘЙЛӘНЕР, КҮРӘСЕҢ»

– 2023нче ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителү уңаеннан, бу елгы концерт сезонында мин бу теманы кузгатам. Үзебезнең күркәм милли йолаларыбыз хакында сөйләгәннән соң, берничә ел элек кенә көндәлек тормышның матур күренеше булган көтүгә чыгу гадәте бары тик бер гореф-гадәткә әйләнеп бара бугай инде, дип сөйлим мин аны. Тамаша залындагы кешеләрдән дә бу хакта сорыйм. «Бездә көтү юк», «Бездә электр-көтүче», – дип җавап бирәләр. Көтүгә чыгуның үз рәхәтлеге бит аның. Клубтан яңа гына кич чыгып кайтып ятасың, озак та үтми, уятып торгызалар. Көтүгә чыгар вакыт җиткән икән. Шул вакытта сыерларны жәллисең: ник болай иртүк уятып алып чыгарга кирәк икән аларны, төштән соң алып чыгар идек әле дип уйлыйсың.

Көтүнең иртәнге ягы – иң рәхәт булмаган чак. Беренчедән, йокы килә, күзләр йомыла. Икенчедән, чирәмгә ятып торып булмый – чык кибеп бетмәгән. Иң рәхәте – әбәт вакыты. Кайбер районнарда яткылык диләр, бездә ул – туклау өлеше. Менә шунда сыерларны алып төшәсең, алар да, син дә рәхәтләнеп ял итәсең, тамак ялгыйсың. Ә көтүнең иң аңлашылмый торган вакыты – ахыргы сәгате. Бөтен сыерлар да, көтүчеләр дә авылга карап басалар. Көтү каршы алырга җыелган кешеләр авыл башында сыерларын көтә. Бер сәгать буе шулай карашып торганнан соң, сыерларны авылга куа башлыйсың. Менә алар авылга керә... Һәркем үз сыерын каршылый: берсе чаба, берсе акыра, икенчесе белән өченчесе талаша. Авылга «тәмле ис» тарала. Шул «тәмле исне» машиналар авылның бер башыннан икенче башына таптап тарата. Авылның шау-гөр килеп торган вакыты менә шул.

Көтүгә чыгу безне хезмәткә өйрәтте. Безнең үз шөгылебез бар иде. Мәктәптән кайткач та мал астын җыештырырга, сыерларга су эчерергә, башак бирергә чыгып китә идек. Дөрес, элек мал тоту җиңелрәк булган, хәзер бу өлкә кысыла. Элек кеше фермасында да эшләгән, әзме-күпме кыстыргалап та кайткан, хәзер мондый әйбер юк. Малларны асрау кыйммәткә төшә. Сыерлар өчен яңа кануннар чыгаралар. Хәтта мал сую өчен дә аерым урыннар билгелиләр. Көтүгә чыгу да гореф-гадәткә әйләнеп кала бара.

Авыл баласы көтүгә чыгарга тиеш. Беренчедән, ул – дисциплина. Икенчедән, авылны берләштереп, җанландырып тора. Аның аерым җыелышлары була, җитәкчесе билгеләнә. Бездә сыеры, сарыгы, кәҗәсе бергә чыга торган иде. Без, балаларга, әйләнә-тирәне өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек иде ул. Өстәвенә, туганың, күршең чираты өчен көтүгә чыкканга азмы-күпме акчасы да тия торган иде. Хәзер «Кая бара?» – дип кычкырулар Тямаев концертында гына калды бугай, дип концертымда да әйтәм. Көтүнең телне үстерүдә дә роле зур булган. Көтүдә аралашу күп: бергә җыелып, әти-бабайлар балачак хатирәләрен барлый иде, хәзер бу хатирәләр белән без уртаклашабыз. Минемчә, киләчәктә «Авылда бер көн» дигән махсус программалар да булдырырлар. Махсус авылларга барып, бер көн авыл тормышы белән яшәргә теләк белдерүчеләр табылыр. Иртән торып, сыер савып, көтүгә чыгып, авыл тормышы белән яшәп карарлар.

КӨЛДЕРМЕШ

Берсенең йөзгә берәү тулып җитмәгән, икенчесенең тулып чак кына артып киткән ике кеше бар иде авылда. Ягъни, берсе кыска буйлы, юаш холыклы юләр, берсе озын буйлы, дуамалрак юләр иде. Болар җәй көннәрендә икәүләп авылның сарык көтүен көттеләр.

Юләр-юләр дә, озыны кыскасыннан өстенрәк, баш кеше булырга тели икән боларның. Җае чыккан саен иптәшен түбәнрәк дәрәҗәгә куярга тырыша ди. Әйтик, туплауга төшкәч моны суга җибәрә дә, артыннан кычкырып кала:

– Каюм, ищи вода! Ищи вода!

Теге кире килгәндә тагын кычкыра:

– Иди ко мня! Иди ко мня!

Әмма, Каюм да тыштан гына юләр, ә эчтән бик төпле фикер йөртә, һәм туплаудагы хурлыкның үчен артыгы белән кайтара ди. Көтүнең гел җайлырак ягыннан йөри, кыен якны иптәшенә калдыра. Сарыклар басуга керә башлап, тегеңә озын сыйраклары белән торып чабарга туры килгәндә, җитмәсә, артыннан кычкырып кала:

– Һайт! Тот шуны! Һайт! Тот шуны!

(Зөбәер Мифтахов мәзәге)

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии