Өй юу – үзе бер йола

Барлык дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, атна уртасында сеңлем белән авылга кайтып киттек. Күптән инде өй юарга талпынып йөрсәк тә, әле бер эш, әле икенче эш килеп чыгып кына торды. Җәй көне үзегез беләсез – иң кызу чор, һич кенә дә вакытны җиткерәм димә! Әле урманга җиләк җыярга йөгерәсең, әле бакчада чүп утыйсың, әле бәрәңге кәтмәнлисең, әле печән җыясың... Кыскасы, эшлисе эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел! Кичтән үк кайтасыны әнигә әйтеп тормадык, сөендерик әле үзен бер, дидек. Чыннан да, әни безне икенче көнне иртә белән кайтырлар дип уйлаган, безне күргәч куанычының иге-чиге булмады, күп кирәкмени, ялгызы гына гомер кичергән кешегә... Өйгә кергәч, өчәүләп әнинең тәм-томнары һәм үзебез алып кайткан күчтәнәчләр белән чөкердәшеп чәйләр эчтек. Аннары иртәгә буласы бик тә җаваплы эшкә әзерләнә башладык.

Өй юу дигәннәре авыл кешесе өчен килде-китте генә эш түгел шул ул! Ул – үзенә күрә бер йола, традиция. Безнең татар халкы инде ул болай да үзенең пөхтәлеге, тырышлыгы белән башка милләтләрдән гомер-гомергә аерылып торган. Кемдер яз башы белән, кемдер җәйге эссе көннәрне көтебрәк өй юарга әзерләнә. Өйдәге бөтен ятак кирәк-яраклары, тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр, урын-җир япмалары – барысы-барысы да юыла, киптерелә, селкелә. Бүлмә гөлләре тышка алып чыгып яхшылап тузаннарыннан арындырыла, коендырыла. Өйне юганчы, өйдәге барлык әйбер бушатыла. Кагасын кагып, ташлыйсын ташлап, барысы тагын бер кат күздән кичерелә. Түшәмнәрне юар өчен гадәттә озынрак буйлы, көчлерәк кешегә дәшәргә тырышалар. Чөнки күпчелек авыл өйләре шыгырдап торган бүрәнәләрдән биек итеп салына. Аскы як бүрәнәләрне юу исә кыскарак буйлыларга йөкләнә. Алдан ук мунчага ягып, су җылытыла, чөнки ел буена сеңгән тузаннардан тиешенчә арыну өчен су да күп кирәк. Беренче кабатын юкә мунчалалар белән ышкып югач, икенчегә чиста су белән юып алып, корытып чыгасың. Бүрәнәләр юганнан соң сап-сары булып, чистарып, пакьләнеп кала. Өйгә үзгә бер тәмле агач исе тарала.

Без авылда туып үссәк тә, шәһәрдә яши-яши, йокы тәмен белергә өйрәнгәнлектән, иртә белән әни дәшкәч кенә сикереп тордык. Ә ул, инде олы яшьтә булуына карамастан, иртә таңнан торып утырган, чөнки канына яшьтән үк тынгысызлык сеңгән. Без торуга мунчасын да ягып җибәргән, бәлешкә итен, бәрәңгесен дә турарга өлгергән бәгырькәем! Тиз генә юынгалап, әнинең тәмле чәйләрен эчүгә, «өмәчеләребез» дә килә башлады. Ул яктан күршеләребез дә, туганнарыбыз да бик ярдәмчел безнең. Бәлешне мичкә озатуга, барыбыз да бердәм рәвештә эшкә дә тотындык. Чыннан да, «күз курка, кул эшли» дигән дөрес икән! Ике-өч сәгать эчендә без инде ялт иттереп өйне юып та чыгарган идек. Бергә-бергә гөр килеп, шаярыша-көлешә юып бетергәнне сизми дә калдык. Аннан бергәләп тәмле бәлештән, аштан сыйланып, мунча кереп, арыганнарны бастык. Чип-чиста тәрәзә пәрдәләрен элеп җибәргәч, өй тагын да нурланып китте.

Әлбәттә, әйберләрне кагу, су ташу, суларны түгү кебек эшләрдә ирем дә ярдәм итеп торды. «Ир-ат кулы тигән җиргә фәрештәләр канатын кыстыра» дигәннәренә шуннан соң ышанмый кара!

Шулай итеп, тагын бер елга бу олы эштән котылдык без. Мондый эшләрне күмәк башкарганда бик рәхәт шул. Без шулай әле беребезгә, әле икенчебезгә ярдәмләшеп, тату яшәргә тырышабыз. Күмәк эшнең таулар күчерергә мөмкин икәнлеген бер дә онытмыйбыз!

 Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии