«Радионың нинди тарту көче булган!»

«Радионың нинди тарту көче булган!»

90 еллык Татарстан радиосында нинди генә хатирәләр сакланмый! Аларны укучыларыбыз белән дә уртаклашуны дәвам итәбез. Бүгенгеләре – әдәбият-сәнгать редакциясе хезмәткәрләренеке.

«БУШКА ЭШЛӘП ЙӨРДЕК»

Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать редакциясендә шеф-редактор вазифасын Нәсим АКМАЛ башкара. Радио коллективына 1989нчы елда килеп кушылган ул. Гомер буена тупланып килгән истәлекләрен безнең белән дә бүлеште:

– Әткәй белән әнкәй колхоз үзәге Янурыста мәктәптә укыта иде. Атна буе шушы авылда укытучылар өчен салынган йортта яшиләр дә, ял көннәрендә үзебезнең Каташ-Каран авылына әбекәй янына кайтып китәләр. Нәҗип абыемның бәләкәй вакыты. Атна азагында әниләр белән авылга кайтмыйча, колхоз үзәгендәге йортта калган бу. Татарстан радиосын тыңлар өчен! Бер үзе! Колхоз үзәге булгач, ул авылда чыбыклы радиолар булган, ә безнең авылга әле кереп җитмәгән. Шуңа күрә, анда кайтса, радио тыңламый каласы икән бит! Менә нинди тарту көче булган радионың!

Мин бәләкәй чакта безнең Сарман ягында башта Башкортстан радиосы сөйли башлый иде, ике сәгать үткәч – Татарстанныкы. Башта башкортча концерт тыңлыйбыз, ике сәгатьтән соң – татарча. Ул вакытта башкорт теле белән татар теленең аермасы зур түгел иде әле. Шуңа күрә безгә радио көнозын татарча сөйләп торадыр кебек иде.

Татарстан радиосы белән бәйләнеп китүем Нияз абый аша булды (шагыйрь Нияз АКМАЛ. – Авт.). Яшүсмер чакта музыка язгалый башладым мин. Көйләремне нота итеп яздым да абыйга җибәрдем. Ә абый ул вакытта Татарстан радиосына практикага йөри, яшьләр редакциясе өчен тапшырулар әзерли. Минем көйләрне Мәсгуть Имашевка күрсәткән бу. Ә Мәсгуть абый үземне Казанга чакырткан. Самолетка утырып, «зур композитор» булып Казанга килеп төштем. Көйләремне үзем җырлап күрсәткәч, Мәсгуть абый: «Карале, ярыйсы гына икән бит болар», – диде. Һәм Татарстан радиосы өчен минем турыда тапшыру ясадылар. Мәсгуть абый минем җырны җырлады, Марс Макаров бер көемне баянда уйнады. Сабан туе көнне кичке якта бирделәр бу тапшыруны. Аны бик күп кеше тыңлаган булып чыкты, икенче көнне урамга чыгарга оялып йөрдем әле мин.

Хәзер үзем радиода эшли башлаган чорга әйләнеп кайтыйк. Бервакыт «Нурлы Казан» дигән тапшыру ачтылар (хәзерге «Татарстан дулкынында» тапшыруы). Безне җыеп алдылар да: «Егетләр, кайсыгыз эшли? Ләкин гонорар түләнмәячәк», – диләр. Тапшыруга дәүләт тарафыннан финанслау каралмаган икән. Ике ыштансыз малай – Заһит Мәхмүди белән мин алындык бу эшкә. Чиратлашып алып барабыз. Бер ай бушка эшлибез, ике ай. Калганнар бездән көлеп йөри. Берзаман безнең җитәкчеләр тапшыруга финанслау ала алдылар бит. Бушка эшләгән айлар өчен диптер инде, безгә акчаны чүт кенә күбрәк түли башладылар. Калганнар безнең артыграк алганны белә, күпмегә артык алганны белмиләр. Егетләр янына кереп утырабыз да Заһит сүз башлый: «Карале, Нәсим, узган айда 20 мең биргәннәр иде, бу айда 17 генә». «Минеке дә шулай гына булган», – дип күтәреп алам. Ә калганнар 10 мең ала. Безнеке дә шуннан әллә ни артык түгел инде. Тик күпертеп сөйләү рәхәт бит. Шуннан бу егетләр җитәкчелеккә кергән. Нишләп алар күп ала, янәсе. Шуннан соң гына ялганыбыз тотылды.

«ЭФИРГА БИРЕРГӘ ЯРАМЫЙ…»

Шигырь яратучыларга Акъегет тәхәллүсе белән таныш булган Рөстәм ФӘЙЗУЛЛИН радиода 1974нче елдан бирле эшли. Бүген дә эфирда яңгырый торган «Тел күрке – сүз» тапшыруын оештырып җибәрүчеләрнең берсе ул. Радио белән бәйле кызыклы истәлекләр анда да байтак булып чыкты.

– Мин эшкә килгән чорда һәр тапшыруны, һәр чыгышны «шифровать» итә идек (сүзен-сүзгә кәгазьгә төшереп бару). Кеше радиога килеп сөйләп китә, без ул сөйләгәнне шифрлыйбыз, ягъни кәгазьгә төшерәбез, аннары цензорга күрсәтәбез, ул кул куйгач кына җитәкчелек карап чыга иде. Ә 90нчы елларда абсолют ирек бирелде. Һәр кешенең эчке цензоры була инде, әлбәттә, тик эфирда үз фикеребезне курыкмыйча әйтергә мөмкинлек тудырылды.

Радиога килгән генә вакытым. Атилла Расихның юбилее. Моның белән тапшыру әзерләдек. Шунда җитәкчелек әйтеп куймасынмы: бу кешене эфирга бирергә ярамый! Ичмасам алданрак та кисәтмәделәр бит мине. Җитәкче кул куймагач, мин моны эфирга бирә алмыйм. Шул килеш калды бу. Берзаман Атилла Расих редакциягә килде. «Нигә тапшыру чыкмады?» – ди. Ачыктан-ачык әйттем моңа: рөхсәт итмәделәр, дидем. Хәзерге акылым булса, башкачарак, җайлабрак әйткән булыр идем, бәлки. Ә ул вакытта яшь чак бит. Шуннан Атилла абый тоткан да обкомга киткән, тапшыруны ник бирдертмәдегез, дигән. Бераздан мине дә обкомга чакырттылар. Шелтәләделәр, «рөхсәт итмәделәр» дип туры бәреп әйтергә ярамаганлыгын аңлаттылар.

70нче елларда Кәрим Тинчуринның хатыны янына истәлекләр сөйләтергә бардым. Ул мондый хәлне сөйләде. 1956нчы елларда Заһидә ханым авиация техникумында эшләгән. Беркөнне укытучылар бүлмәсендә военрук белән икесе генә калган болар. Шунда военрук: «Заһидә ханым, нигә үз тормышыгызны җайламыйсыз, ник кияүгә чыкмыйсыз?» – дип куйган. «Минем ирем бар бит», – дип гаҗәпләнгән Заһидә ханым. Кулга алынган Кәрим Тинчуринны төрмәдә утыра дип уйлаган ул. Ә бу военрук 30нчы елларда Пләтән төрмәсенең җитәкчесе булган икән. Һәм сөйләп күрсәткән: беркөнне 200 кешене атарга күрсәтмә килгән, шулар арасында Кәрим Тинчурин исеме дә булган. Заһидә ханым иренең атып үтерелгәнлеген менә шул вакытта гына белгән. Боларны ул миңа сөйләде, мин яздырып алдым. Моны эфирга биреп булмый. Фондка бирмәкче булган идем, бик игътибарлы оператор эләкте – кабул итәргә теләмәде. Шулай итеп, Заһидә Тинчурин сөйләгән куркыныч хакыйкать миндә ятты. 80нче еллар азагында гына фондка тапшыра алдым мин аны.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии