«Мин бу апаны беләм – ул радиода эшли!»

Татарстан радиосы тыңлаучыларын 25 елга якын йомшак тавышы белән иркәләгән, күпләргә «Тел күрке – сүз» тапшыруы аша таныш булган, атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы Мәрьям апа АРСЛАНОВА бүген 91 яшендә. Аның белән күрешеп, радиода эшләгән чорын искә төшердек:

– Казан театр училищесында укыганда ук безне Татарстан радиосында сөйләргә чакыргалый торганнар иде. Укып бетергәч, мине дә, төркемдәшем – булачак ирем Айрат Арслановны да Камал театрына эшкә алдылар. Тик бераздан театрны калдырырга туры килде. Айрат Татарстан радиосына барып урнашты, мин бер мәктәпкә укытучы булып эшкә кердем. Унике еллап анда эшләгәннән соң гына мин дә Айрат янына – радиога килдем. Бергәләп «Тел күрке – сүз» тапшыруын алып бару насыйп булды.

Айрат һәр сүзгә бик игътибарлы иде. Дөресрәк әйтмәсәң, төзәтеп җибәрә, өйрәтеп тә куя. Эфир вакытында берничә тапкыр ялгышканым булды минем – ниндидер сүзне дөрес әйтмәдем. И аңа борчылганнарым инде! Шөкер, җитәкчелектән шелтә булмады, тик ул төнне йоклый алмыйча, үз-үземне гаепләп чыктым.

Ул елларда безгә җитәкчеләрнең докладларын да укырга туры килә иде. Миңа эләксә, бик нык каушыйм инде. Ничек тә хата җибәрмәсәм генә ярар иде, дип борчылам. Ул борчылу тавышыма да чыга – үзем сизәм шуны, тик барыбер җиңә алмыйм. Ә Айрат андый докладларны укыганда да бер дә борчылмый, шома гына укый да чыга торган иде.

Безне Мәскәүгә Бөтенсоюз дикторлар курсына җибәрә торганнар иде. Мин дә булып кайттым анда. Юрий Левитан, Ольга Высоцкая, Георгий Шумаков кебек данлыклы диктор-ораторлардан торган жюри каршына чыгып, текст укырга кирәк. Урысча да укыйсы. Моңарчы башларын аска иеп утырган жюри әгъзалары, мин чыгып укый башлауга, дәррәү башларын күтәрделәр бит. Нәрсәне дөрес әйтмәдем икән, дип котым калмады. Ә алар минем урысча текстны акцентсыз укуыма гаҗәпләнгәннәр икән. Урыс мәктәбендә укыгач, урысчам әйбәт иде шул минем. Ул дикторлардан бик югары бәя алып кайткан идем.

Без эшләгән заманда радио дикторлары абруйлы иде. Бервакыт шулай трамвайда кем беләндер сөйләшеп барам. Кинәт бер малай: «Әни, мин бу апаны беләм бит, ул радиода эшли», – дип кычкырып җибәрде. Бу малайның күзләре күрми икән, мине тавышымнан танып алган балакаем. Баланы кочаклап, елап җибәргәнемне сизми дә калдым.

***

Изображение удалено.Татарстанның халык артисты, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль абый ИЛЬЯСОВ гомеренең 44 елын Татарстан радиосына багышлый. Радио белән танышкан көннәрен болай дип исенә төшерде ул:

– Мин дөньяда радио дигән могҗиза барлыгын 1954нче елда Казанга килгәч кенә белдем. Чөнки безнең авылда радио юк иде. Кая ул радио, электр лампалары да 1960нчы еллар башында гына кабынды безнең авылда. Казан музыка училищесының икенче курсын тәмамлагач, укытучым Мөбарәк Батталов мине радиога алып килде. Татарстанның атказанган артисткасы Екатерина Соколова – фортепьянода, мин гобойда халык көйләрен башкарып, тапшыруларда катнаша башладык.

Ә 1964нче елда радионың музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башладым. Мин радиога килгәндә анда тавыш яздыру студиясе тулы куәтенә эшли иде. Көннәр буе халык көйләреннән алып, абруйлы сәнгать осталары башкаруындагы катлаулы арияләргә кадәр яздырылды. Тавыш режиссеры (тонмейстер) Исмай абый Шәмсетдинов шул кадәр зур нагрузкага ничек түзгәндер, әйтүе кыен. Аңа бит тәҗрибәсез яшь башкаручылар белән 3 минутлык җырны берничә сәгать дәвамында эшләргә туры килә, еш кына бөтенләй яздыра да алмыйча таралалар иде. Бүген фондта татар музыкасы язмалары бихисап, дибез. Ә бит ул язмаларның һәр минутына никадәр хезмәт салынган!

***

Изображение удалено.Икътисад фәннәре докторы, танылган бакчачы Фарсель абый ЗЫЯТДИНОВ та радиога 1964нче елда килә. Ул вакытта әле студент – 4нче курста гына укый. Имтиханнарын алдан тапшыра да, радионың авыл хуҗалыгы редакциясендә эшли башлый.

– Озакламый мин яшьләр редакциясенә күчтем. Бу чор радиода яңарыш чоры иде. Мәкаләләр укудан арынып, югары зәвык белән әзерләнгән композицияле тапшырулар тәкъдим итә башладык. Безнең «Яшьлек радиодулкынында» тапшырулары да халык күңеленә хуш килде. Аеруча «Безнең көннәр Корчагины» дип исемләнгән тапшыруны яраттылар. Шагыйрь Фәнис Яруллинның фаҗигале язмышы турындагы ул тапшыруны кат-кат яңгыраттык.

Ә Флера Сөләйманова ул чакта радиода оператор булып эшли иде. Аның турында кечкенә генә бер язма әзерләп, үзе башкаруында берничә җыр тапшыргач, редакциябезгә йөзләрчә хуплау хаты килде. Шуннан соң аңа радио бинасы гына тар булып тоела башлады һәм ул филармониягә күчте.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии