Чүп заводы активистларын ОМОН белән куып тараттылар

Чүп заводы активистларын ОМОН белән куып тараттылар

Газетабызның әле узган санында гына чүп яндыру заводы төзелүгә каршы чыгучыларның басуда палаткалар корып яши башлавын яздык. Ә бу саныбызда лагерьның таратылып ташлавын язарга мәҗбүрбез.

ХАТЫН КЫЗЛАРГА КАРШЫ – ГАСКӘР КИЛДЕ

16нчы декабрьдә, көн яктырыр-яктырмас борын лагерь урнашкан урынга төзелеш техникасы килгән – камазлар һәм экскаваторлар. Берничә көн элек кенә активистлар аларны борып җибәргән иде. Чөнки, активистлар фикеренчә, подрядчы оешма закон бозып, заводка илтәчәк юлны авыл хуҗалыгы җирләре өстендә – басу уртасында ясарга җыена.

Бу юлы заводка юл төзүчеләр үзләре генә булмаган. Алар артыннан ук, лагерьдагы әби-чәбиләр, хатын-кызлар һәм берничә ир-атка каршы тору өчен ОМОН, полиция, Росгвардия хезмәткәрләре дә килгән. Көч структураларының лагерьга таба юл алуы турында интернет аша хәбәр ителгән иде, тик активистларга беркем дә ярдәмгә килергә өлгермәде. Гади халыкны да, журналистларны да ОМОН хезмәткәрләре территориягә якын китермәде. ЮХИДИ инспекторлары палаткалы лагерьга илтә торган юлларны ябып куйды.

Алга таба биредә ниләр булганын карарга да, сөйләргә дә оят.

Лагерьдагы халыкка тыныч юл белән чыгып китү өчен бер сәгать вакыт бирелде. Тик мондагы хатын-кызлар таралышырга уйламады, чатырлы лагерьга таба вак таш эттереп килгән бульдозер каршысына бер рәткә тезелеп бастылар. Көч структураларыннан килүчеләр вакытны артык сузып тормады. Хатын-кызларны һәм әбиләрне ике як кулыннан тотып, сөйри-сөйри автобусларга кертеп төяде. Иң куркыныч җинаятьчеләрне тоткарларга килгән кебек, йөзләренә маска кигәннәр, кулларына күсәкләр тотканнар. Хатын-кызга карата бераз йомшаклык күрсәтү дигән әйбер күренмәде. Активистлар арасында ОМОНлыларның йолыккалаулары аркасында киемнәре ертылучылар да булган. Боларны видеога төшереп, интернетта онлайн режимда тараттылар.

Хатын-кызларны автобуска төяү өчен ОМОН егетләренә ун минуттан да кимрәк вакыт җиткәндер. Соңгы көченә кадәр тыпырчынып та, әзмәвердәй ирләрнең кулыннан ычкына алмауларын аңлап, пенсия яшендәге ханымнар соңга таба автобуска буйсынып, кереп утырдылар.

Росгвардия һәм Омон егетләре әлеге искиткеч катлаулы операцияләрен башкарып чыгуларына үзләре дә ышанмый торганнардыр. Менә бит, андый-мондый хәл булса, нинди көчле «асыл» егетләребез бар. Аларның активистларны автобусларга төяүләре төшерелгән язмаларда шаһитлар бердәм булып «Позор» дип кычкыра. Бер хатын-кыз «Вставай страна огромная на бессмертный бой» дип җырлап җибәрә, аңа башкалар кушыла…

…Палаткаларда яшәүчеләрнең ике атна буе сүндерми яндырып торган учакларын сүндерергә исә махсус янгын сүндерүчеләрне чакырганнар.

Лагерьны тараткан вакытта «батыр» полиция хезмәткәрләре кешеләрнең әйберләрен, палаткаларны, азык-төлекне, шактый нәрсәне бер өемгә өем, кечкенә генә чүплек ясап куйган. Бу әйберләр, һәрберсе протоколда күренергә, Яшел Үзән районы полиция бүлекчәсенә илтелергә тиеш булса да, берсе дә эшләнмәгән.

ПРЕЗИДЕНТ ГАЕПЛЕМЕ?

Автобуска кертеп тутырганнан соң, активистлар белән нәрсәләр булган? Бу хакта 60 яшендәге Фирая ханым Касыймова белән сөйләштек.

– Автобуска безне сөйрәп алып керделәр. Кемне күтәреп, кемне яткырып, дигәндәй… Бу йолыккалаулар вакытында минем пәлтәм ертылды. Керү белән телефоннарны җыеп алдылар. Мин үземнекен бирмәдем. Хәйран гына көтеп утырдык, бәдрәфкә барасыбыз килгәч, башта алып бармыйбыз, диделәр, аннан соң ике яктан ике полиция тотып, йомышларга алып бардылар, анда каравыллап тордылар да, кире автобуска утырттылар. Кешеләр сумкаларын, әйберләрен палаткаларда калдырган иде, аларга әйберләрен барып алырга рөхсәт итмәделәр. Сәгать көндезге 10нарда Яшел Үзәнгә киттек. Һәр автобуста лагерьдан иң күбе биш кеше булгандыр, кайберләрендә өчәр генә иде, автобусларның эчләре, калган утыргычлары ОМОН һәм полиция хезмәткәрләре белән шыгрым тулган. Яшел Үзәнгә баргач, хәйран гына утырдык, су сорадык, бирмәделәр. Өч хатын авырып китте, аларга ашыгыч ярдәм дә килде. Башта яшь кыз, активисткабыз Вера Керпель егылды. Аннан соң 57 яшьлек Валя һәм 63 яшьлек тагын бер хатын авырый башлады. Бер кешегә икешәр суд утырышы үткәрделәр. Бөтенебезгә дә диярлек 10 мең 500 сум штраф салдылар, ә бер егетебезне 7 тәүлеккә изоляторга утырттылар, – ди ул.

Лагерьдагы халыкка штрафны җәмәгать урынында җыелып, тәртип бозулары һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмаулары өчен сукканнар. Тыныч кына яшәгән 19 кеше әнә шулай тоткарланып полиция бүлекчәсенә озатылды, судлары әле газетабыз типографиягә җибәрелгәндә дә тәмамланмаган иде. Сүз уңаеннан, Пермь шәһәреннән килгән кунак егете, безнекеләр белән бергә берничә көн палаткаларда яшәгән Олег Бурылов та – тоткарланучылар исемлегендә. Ул: «Хокук сакчылары тупас рәвештә куллардан каерып тоттылар, аркам авыртты», – дип сөйли.

Әлегә пластик шешәләр, стаканнар тиеп китүдән имгәнгән иминлек саклаучылар турында мәгълүматлар юк, алар киләчәктә барлыкка килергә мөмкин. Мәскәү үрнәге бар бит…

Лагерь санаулы минутлар эчендә таратылса да, активистлар кул селтәргә уйламый. Хәле начарланган активистка Вера Керпель хәзер әлеге суд карарларын үз көченнән чыгарту артыннан йөриячәкләрен белдерде. Палаткалы лагерь кабат булачакмы – монысына төгәл җавап бирә алмады. Ни дисәң дә, заводка юл салырга килгән техника инде бер төн эчендә шактый эш башкарырга җитешкән. Хәзер техникага комачаулыйм дип тору файдасыз…

Шул ук вакытта, интернетта активистларга каршы провокацияләр бара. Алар турында төрле пычрак сүзләр язалар, яла ягалар. Шундыйларның берсе: «Активист булып кыланалар гына, алар акчага сатылган, аларга болай кыланганнары өчен түлиләр», – дигән хәбәр. Вера Керпель бу яла ягуларның кайдан чыгуын чамалавы турында белдерде. «Әле безнең беребезгә дә суд булмаган иде, ә бер социаль челтәрдәге каналда: «Активистларга шундый маддә буенча, шуның кадәр күләмдә штраф сугылды», – дигән хәбәр инде таралып өлгерде. Чынлап та, анда язылган карарны чыгардылар. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, берничә орган, түрәләр һәм ялган таратучы журналистлар бергә эшли. Бу өстән кушылган әйбер», – диде ул.

Журналистлар арасында да, лагерьда яшәүчеләрне ОМОН һәм Росгвардия егетләре куып таратуы турында язарга куркучылар булды. Имеш, Яшел Үзән районының яңа башлыгы Михаил Афанасьев килеп, тыныч кына барысын аңлаткан да, кешеләр палаткаларын ташлап, өйләренә кайтып киткәннәр, ди. Бу хәбәрдә, главаның килүе генә дөрес. Әйе килгән, тик активистларның сорауларына да җавап бирә алмаган, яклап та чыкмаган. Ничек килгән – шулай кайтып киткән. Шуннан соң бит инде тутыра башлаганнар лагерьлыларны автобуска…

Вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмады. Казан янындагы чатыр лагеры куып таратылганы өчен Рөстәм Миңнехановның вазыйфасыннан китүен таләп итүчеләр дә бар. Социолог Искәндәр Ясәвиев урнаштырган бу петицияне.

– Гражданнар белән сөйләшүләр булмавы, бу лагерьның куып таратылуы һәм кешеләрнең хокуклары бозылганы өчен җаваплылыкның иң зурысы – аның өстендә. Шуңа күрә, вазыйфасыннан китүен сорыйбыз, – дип аңлата ул бу адымын. Петиция 16нчы декабрьдә, кичкә таба барлыкка килде, газетабыз типографиягә тапшырылганда, ягъни бер тәүлек эчендә аны 1810 кеше имзаларга өлгергән иде.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии