Полициягә шампан шәрабе

Полициягә шампан шәрабе

Бүген, 15 март көнне сәгать 1дә Эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында хезмәткәрләре башбаштаклыгына каршы митинг оештырылды. Чара башланырга бер сәгать кала, шул тирәдән үткәндә үк, берничә автобуска шыплап тутырылган хезмәткәрләрен, амонлыларны күрергә була иде инде. Сәгать 1 тулганда алар төрле почмакларга таралып басты һәм, өйрәнелгән гадәт буенча, халыкны митинг буласы урынга кертмичә кире бора тордылар. Шунда ашыкканда мине дә хезмәткәре туктатты.

– Анда барырга ярамый, урамны әйләнеп үтегез, – диде берсе.

– Яки пропуск күрсәтегез, – диде икенчесе.

– Урамнан йөрү өчен пропуск аласы мыни хәзер? Аны кайда бирәләр соң? Матбугат хезмәткәре булсаң да керергә ярамыймы?

Документыгызны күрсәтегез башта!

Ни өчен кертмисез? Сәбәбе нәрсәдә?

Монда «учение» үтә.

Менә шунда хәбәрче булуымны раслаучы катыргының файдасы тиде дә инде. Үткәрделәр. «Учение» булган урында шампан шәрабе формасындагы шарлар шәйләнә иде.

Митингка килгән халык күп түгел иде. Күпчелекнең хәбәрче катыргысы юктыр шул, шуңа күрә формалы адәмнәрне узып бетә алмаганнардыр. Нәкъ менә шуңа күрә килүчеләрнең зур өлешен журналистлар тәшкил итте булса кирәк.

Килгән кадәр халык арасында полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән «якыннан» таныш кешеләр дә бар иде.

Әнис абый Зарипов ярсып-ярсып үз оныгын полиция хезмәткәрләре кыйнап гарип калдыруы турында сөйләде. Ул инде прокуратурга да әллә ничә мәртәбә язган, тик файдасы гына булмаган.

– Минем бабам – ике сугышта катнашкан кеше, улым да хәрби кеше булырга теләгән иде. Улым да Мәскәү астында үлеп калган, менә хәзер оныгымны мәктәптән кайтканда көпә-көндез Дәрвишләр бистәсендә тотып кыйнадылар. 15нче больницада дәваламыйлар, 12нчесеннән куып чыгардылар. Имеш, психик авыру. Ул авыру түгел иде! Хәрби хезмәткә барырга хыялланды. Суворов училищесына укырга керергә теләде. Фашистлар бандасы бу! 10 ел буе прокуратурга йөрим. Аларның отпискаларын күрегез, менә! Угаров һәм Исламовлар фамилиясен атарга кирәк монда. Алар мыскыл итеп көлеп ята бездән. Җинаятьчеләрне үзем эзләдем, таптым, мине беркем күрми, ишетми генә! Менә нәрсәгә килеп җиттек, – дип сөйләде Әнис абый. – Әйдәгез, илебезне мәсхәрә итмик! Туктагыз халыкны изүдән!

Дамир исемлесе ЮХИДИ инспекторлары башбаштаклыгы турында хәбәр итте.

– Пушкин урамыннан машинада барганда берсе килеп төртелде. Үземнең гаепсез икәнне беләм. ЮХИДИ инспекторлары килде, алар да мине гаепсез диде. Бераздан, каршы як белән машинага кереп утырып сөйләштеләр дә, мине исереккә калдырырга булдылар. Инспектор үзенең трубкасына өрергә кушты. Сезнең трубкага өрмим, лабораториягә барып, анализлар тапшырам, – дидем һәм шулай эшләдем дә. Сеченова урамындагы халыкара лабораториядә мине аек дип таптылар. Монда чыгуымның сәбәбе дә законсызлыкка каршылык белдерүем. Кешене полиция хезмәткәрләре мыскыл итеп үтерүгә килеп җиткәнбез икән, бу инде соңгы чик. Нәрсә, аларга җинаятьчеләрне табу планын куялар да, алар теләсә-кемне тотып ябамы?!

– Сайлауларда да полиция хезмәткәрләре фальсификация эшен башкарды, – дип сөйләде бер хатын һәм сайлау бүлекчәсендә булган хәлләр белән таныштырды.

Изображение удалено.

– «Старый амбар» кафесыннан чыкканда, 25 декабрьдә, минем улымны полиция хезмәткәрләре тотып, Совет районы бүлекчәсенә алып киткән. Имеш, полиция хезмәткәренә буйсынмаган. Шунда аны кыйнаганнар, инде өч ай урында ята. Умырткасы сынык. Инде президентка да яздым, – дип бер ир-ат сул почмакта сөйләгәндә, икенчесе каршы тарафта үзенең бирегә ни өчен килүен игълан итте.

– Без үз якыннарыбызны, үзебезне, тормышларыбызны, тынычлыгыбызны яклау өчен килдек. Ел саен полиция хезмәткәрләре берничә кешене үтерә. Бу очрак бердәнбер түгел. Юдинода инде алар тарафыннан кеше үтерүнең ике очрагы булды. Питерда бер ирне үтергәннән соң, бүлекчә җитәкчесен отставкага җибәрделәр, ә бездә бары тик «выговор» гына. Гаепле кешеләр тиешле җәзасын алсын дип килдек, – диде бер ир.

Казанның Азино-2 полиция бүлекчәсенә сәламәт килеш барып эләгеп, соңыннан авыр җәрәхәтләрдән үлгән Ринат Фәләхиев турында да сүз булды.

Венок күтәреп килгән ирне министрлык бинасы янына үткәрмәделәр. Олы гына бүксәле полиция хезмәткәре аны, йомшак кына итеп, зиратка «юллады».

– Сез зиратка гына озата беләсез шул. Яңа савин районында узган елны бүлекчәдә асылынып үлгән хатын-кызны хәтерлисезме? Аның баласы ятим калганын беләсезме сез? Шул бүлекчә башлыгының аннары югарырак урынга үрмәләвен дә беләсездер?!

“Мәскәү комиссиясе кайда?”, “Сәфәровны отставкага!”, “Универсиадага байкот!”, “Сәфәров җавап бирсен!” дигән шигарьләр яңгырады. Шампан шәрабе шешәсен полиция хезмәткәренә тапшырып, Сәфәровка бүләк итәргә куштылар. Шампан шәрабе шешәсе формасындагы шарлар да күп иде биредә. Берәүләр полиция намусын чистартырга бәдрәф кәгазе, порошок, сабыннар алып килгән иде.

Тик ул минутларда Сәфәровның эше каты иде шул, халык янына чыгып маташмады. Соңыннан аның Русия Эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимовка аңлама бирүе, коллегиядә катнашуы ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгы интернет сәхифәсендә дә Сәфәровның бу нисбәттән аңлатмасы бар. Анда ул әлеге вакыйганы бөтен министрлыкның йөзен таплаучы хурлык дип атый һәм «кабәхәтләрнең» тиешле җәзасын алачагын вәгъдә итә. Әлбәттә, бу фактлар дәлилләнгән очракта.

Митинг булган көнне үк Тикшерү комитетында полиция хезмәткәрләреннән зыян күргән гражданнарны кабул итү комиссиясе эшли башлады. Анда көн саен 16-18:00 һәм ял көннәрендә 11-13:00 сәгатьтә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Полициягә шампан шәрабе , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии