ПОЛИЦИЯ КӨЧЛИ ДӘ БЕЛӘ

ПОЛИЦИЯ КӨЧЛИ ДӘ БЕЛӘ

Газетабызда басылган «Полиция кызларны нигә кыйный?» (25 гыйнвар, 2012 ел) язмасында Алия исемле кызның тарафыннан «» бүлекчәсендә тоткарлануы, аны чәченнән сөйрәп йөртеп кыйнаулары, төрлечә мыскыл итүләре турында язган идек. Кызганыч, ул чакта бүлекчә җитәкчесеннән вакыйгаларга карата аңлатма гына ала алмадык. «» ишек төбендә басып торып, сәркатипкә шалтыратырга (чөнки эчкә кертмәделәр) һәм, аның таләбе буенча, җитәкчене ни өчен күрергә теләвемне аңлатырга туры килде. Шуннан соң аның бөтенләй чыгып китүе ачыкланды. Гәрчә, ишек төбендә сакта утыручы егет җитәкче кешенең тәгаен үз бүлмәсендә булуын, тиздән киңәшмәсе булырга тиешлеген хәбәр итсә дә.

Шушы ук бүлекчә хезмәткәрләренең тагын да куркынычрак җинаяте матбугат вәкилләренә бәйле булды.

9 март көнне 52 яшьлек Сергей Назаровны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Өйдәге киеме белән генә, кибеткә барып киләм дип чыгып киткән ирне, урамда туктатып, паспорт таләп итәләр. Әйтегез әле, кем дә кем йорт каршындагы кибеткә макарон алырга юнәлгәндә дә үзе белән паспортын эләктерә? Сергейда, әлбәттә, бу документ табылмый һәм аны туп-туры бүлекчәгә алып китәләр.

10 март көнне исә, көндезге сәгать 3тә Сергей Назаров больницада була инде. «Дальний» бүлекчәсеннән 18нче больницага китерелгән иргә шунда ук диагноз куела – туры эчәккә зыян килгән! Тиз арада аңа операция дә ясала. Шунда аның башка күп кенә эчке органнары җәрәхәтләнүе дә ачыклана. Сергей реанимациядә вафат була.

Шушы вакыт эчендә ниләр булган соң?

Сергейны тоткарлаган полиция хезмәткәре рапортыннан күренгәнчә, ир лаякыл исерек килеш урамда тәртип бозган: кулларын селкегән, сүгенгән, кисәтүләргә игътибар итмәгән икән. Шул ук вакытта туганнары ирнең кибеткә киткәндә аек булуын ассызыклый.

Бу урында Алия Садыйкова башыннан кичкән хәлләр искә төште. Аны шушы ук «Дальний» бүлекчәсендә кыйнап тотканнан соң, кассадан акча урлавы турындагы аңлатмага имза салуын таләп итәләр. Кыз, әлбәттә, имза салырга теләми. Ахыр чиктә, аны бүлекчәдән туп-туры судка алып китәләр. Имеш, алар кызны урамда исерек килеш табып алган икән. Ул да югарыда әйтелгән Сергей Назаров кебек исерек килеш сүгенгән, үткән-сүткәнгә бәйләнгән, кисәтүләргә игътибар итмәгән дип язганнар иде. Ахыр чиктә, Алиягә шул гаепне тагып, 5 тәүлек рәшәткә артында утырырга да мәҗбүр иттеләр.

Мәрхүмнең абыйсы Игорь сөйләвенчә, Сергей кибеттән әйләнеп кайтмагач, туганнары шунда ук аны эзләтә башлый. Ахырдан исә, ирнең караклыкта шикләнелеп кулга алынуы ачыклана. Монда да ирнең тарихын Алиянеке белән чагыштырып булыр иде. Тик бер аерма бар: Сергейның моңа кадәр дә 8 тапкыр суд каршына басуын бу өлештә билгеләп үтү кирәктер. Җаваплылыкка тартылган кешегә яңа җинаять«кылдыру» авырмыни?! Бүлекчәгә генә алып китәсе. Полиция хезмәткәрләре Сергейны икенче көнне үк иреккә чыгарырга вәгъдә итсә дә, аңа инде исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Табиблар ирнең туганнарына операциянең бик авырлыгын, туры эчәкнең ертылып беткән булуын әйтәләр. Ашыгыч ярдәм машинасындагы шәфкать туташына Сергей үзен полиция хезмәткәрләре кыйнавы һәм шампан шәрабе шешәсе белән көчләвен хәбәр итеп калдырган була. Кызганыч, әлеге күрсәтмәләрне ул судта бирергә өлгерә алмый кала: комага китә һәм реанимациядә җан бирә.

Сергейның туганнары тикшерү комитетына гариза язган инде. Lifenews.ru интернет сәхифәсендә әйтелгәнчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләрен гаепсез дип исәпли икән. Имеш, ир бүлекчәгә китерелгәндә үк аның хроник геморрой булган. Больницага да шул геморройдан кан китү нәтиҗәсендә генә җибәрелгән. Аның белән бер камерада утыручылар да Сергейның үз-үзенә зыян салуын күргән, имеш. Ләкин табиблар кешенең үз-үзенә ул рәвешле зыян сала алуын мөмкин түгел дәрәҗәдә дип исәпли.

12 мартта Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров «Дальний» бүлекчәсе җитәкчесе полковник Сергей Ефремовның һәм тагын 5 хезмәткәрнең эштән алынуын хәбәр итте. Соңгыларының бу җинаятькә турыдан-туры катнашы бар дип шикләнелә. Болар кемнәрме? Бүлекчә җитәкчесе урынбасары Алмаз Васыйлов, мәсәлән, ирне шампан шәрабе шешәсе белән көчләүдә гаепләнә һәм кулга алынган инде. Участковый Илшат Гарифуллин мәрхүмне бер сәбәпсез участокка алып килүен таный. Илнар Ибатуллин, Рамил Әхмәтҗанов һәм Фаил Сабирҗановлар шулай ук кулга алынган һәм хөкем көтә, – дип хәбәр итә Эхо Москвы радиосы. Моннан тыш Эчке эшләр министрлыгы идарәсендәге 8 җитәкче дә дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Мәрхүм Сергей Назаров һәм аның туганнары мәнфәгатьләрен Казан хокук яклау үзәге юристлары яклаячак. Әлеге үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Игорь Назаровтан Русиянең Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров үзе гафу үтенгән.

Моның белән генә бу вакыйгалар тынычланырга уйламый. Мәскәүдә дә Казаннан кимен куймыйлар, дигән рухтагы язмалар федераль матбугат чараларында да бер-бер артлы пәйда була башлады. Полиция хезмәткәрләре башбаштаклыгына каршы Мәскәүдә һәм Казанда митинглар уздыру да планлаштырыла. Бу язманың тулырак вариантын газетабызның киләсе санында укыгыз. Бу интернет сәхифәсе өчен оператив рәвештә язылды. Хәзер Казан полициясе тикшерү үтә. Полиция хезмәткәрләренең башка чатаклыклары да ачылу ихтималы зур.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Фото вести.ру сәхифәсеннән.

ПОЛИЦИЯ КӨЧЛИ ДӘ БЕЛӘ, 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии