- 10.02.2021
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2021, №05 (10 февраль)
- Рубрика: Ашыгыч
2021нче елның 13нче февралендә Казанда Татар корылтае була. Бу күркәм бәйрәм түгел, чираттан тыш кичектерелмәс Корылтай. Бөтен дөньядан барлык халыкларны, милләтләрне, дин әһелләрен, үзешчән һәм дәүләт оешмалары, фиркаләр һәм дөньякүләм оешмалардан вәкилләр, Евросоюздан һәм БМОдан чакырабыз. Татар халкы бүген бик авыр хәлдә. Татар милләтенә, аның бердәнбер чын үзешчән оешмасы булган Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге аша «ЭКСТРЕМИСТ» дигән ярлык такмакчы булалар.
Без ышанабыз – Аллаһ һәм халкыбызның ярдәме белән, бу Корылтайны уңышлы итеп оештырып һәм үткәреп җибәрербез, иншаллаһ! Аның эшчәнлеге милләтебез һәм башка халыклар өчен дә бик кыйммәтле фикерләр бирер.
Без халыкның ярдәменә мохтаҗ:
– Корылтайны әзерләүдә һәм уңышлы итеп үткәрүдә;
– кунакларны берничә көнгә үзегездә яшәтергә;
– татарларның гореф-гадәте нигезендә эш вакытында чәй эчертү;
– читтән торып катнашучылар белән элемтәне тәэмин итүгә кирәк булган җиһазлар белән ярдәм итү;
– чит телләргә тәрҗемә итүчеләр, зур җыеннар вакытында турыдан-туры тәрҗемә итүне оештыру белгечләре;
– Корылтайны уңышлы башкарып чыгу өчен 500 урынлы мәҗлесләр залы булган бина табуда ярдәм;
– көчегездән килгән чаклы матди ярдәм.
БТИҮ президиумы
Комментарии